Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
4 ноябрь 2023, 12:15

Күңел яктылыгыннан туган яхшылык

(Дәвамы. Башы 43 нче санда). Сентябрь кояшы көн үзәгендә кыздырса да, иртәле-кичле саранланучан, салкын җилләр дә уйнаштыра. Бүген дә мәктәп ишеген ачып чыгуга, Фәниянең арка үзәген, күңелендә дулаган давылга иш булып, салкын җил кисеп үтте. Кигән йон кофтасының төймәләрен каптыра-каптыра, хәтта мәктәп алдында үскән чәчәкләргә дә күз сирпеми, кызу-кызу атлавын дәвам итте.

Фатирына кайтып,тамак ялгап алды да, уйга чумды. Әлиянең Илһам хакында әйткән сүзләре тынгылык бирмәде. Җәһәт кенә киенде дә, мәктәпкә китте. Илһам турында кем беләндер сөйләшүне әлегә урынсыз дип, секретарьдан мәктәп архивына ачкыч алды. Анда сыйныф укучыларының «личное дело»ларын табып, Илһам Сабиров турындагы язмалар белән таныша башлады. Башлангыч сыйныф укытучыларының: «Сабиров Илһам – нурлы бала, балкып тора, акыллы. Һәрчак таза итеп, матур яза, пөхтә киенә, ягымлы, игътибарлы, үрнәкле бала», дигән язмаларын укыды. Ә бишенче сыйныф җитәкчесенең Илһам Сабиров турындагы язмалары белән ныграк кызыксынды. «Илһам Сабиров – иң яхшы укучы, инициатор, кыз балалар белән күбрәк аралаша иде. Тик уку елы барышында бала кинәт үзгәрде, моңсуланды, дәрескә еш кына соңлый, сыйныфтан тыш чараларда катнашмый. Сәбәп, әлбәттә,әнисенең көтмәгәндә каты авырып китүендә. Бәла кыңгырау тагып килми бит. Кинәт килеп чыккан авыр чирдән җанын кая куярга белмәгән әнисе янында булырга ашыкты ул. Ә әнисе вафат булганнан соң, беркем белән аралашмый, эндәшми, сорауларга җавап бирми, сөйләшмәс булды. Иптәшләреннән дә читләшә. Әтисе дә бик борчыла. «Бала күңеле пыяла, җиргә төшсә уала», дип дөрес әйтәләр».

Бу язманы укыгач, мөгаллимә сыкранып уйга батты. Боларны язган укытучы икенче мәктәпкә күчкәнлектән, алтынчы сыйныфны аңа бирделәр. Ничек итеп бала күңеленә ачкыч табарга, балалар арасындагы дуслыкны көчәйтергә? Шушындый уйлар белән өенә ничек кайтып кергәнен дә сизми калды Фәния. Илһамны һәрчак күздән ычкындырмаска булды.

Уку елы барышында сыйныфта «Дуслык», «Пөхтәлек» дигән тәрбия сәгатьләре, бергәләп урманга чыгу, укучыларның туган көннәрен билгеләп үтүләр, Илһамның әтисе белән, баланың үзе белән генә еш кына аерым сөйләшүләрне планнаштырып, үткәреп барырга тырышты яшь укытучы.

Беркөнне дәресләр башланганчы, кулына бик матур рюкзак тотып, Фәния Мөхәммәт кызы сыйныф бүлмәсенә елмаеп килеп керде дә:

– Бүген бездә бик матур бәйрәм, беләсезме? – дип сорады укучылардан, ләкин эндәшүче булмады.

– Их, сез... Бүген бит Сабировның туган көне. Илһам, кил әле минем яныма, бергәләп котлыйк үзеңне!

Ләкин бала урыныннан кыймылдамый, таш кебек, катып калды. Укытучы аптырап тормады: «Котлап синең туган көнеңне, алтын кояш сибә нурларын», – дип такмаклый-такмаклый Илһам янына барып, кочаклап үпте дә, котлап, рюкзак сузды. – Аның эчендә тәмлүшкәләр һәм бик кызыклы китап та бар. Ләкин Илһам:

– Кирәкми, минем сумкам бар, – дип кырт кисте.

– Барын беләм, тик бу – яңа, Илһам.

– Беләм, миңа сумканы әнием алып биргән иде, башкасы миңа кирәкми...

– Ярый, үскәчрәк йөртерсең, мә, ал, бүләкне кире кагу килешми, Илһам. Ә әниеңнең истәлеген шулай күз карасы кебек саклаганың өчен зур рәхмәт. Дөрес, әнидән дә изге зат юк! Соңгы дәрес беткәч, мәктәп ашханәсенә керәбез, яме. Укучылар, барыбыз да керәбез!

Укытучы еш кына Илһам янына, өенә бара башлады. Шуның берсендә өстәл өстендәге шигъри юлларны шәйләп алды ул. «Әникәем минем! Күз алдында – назлы карашларың, моңлы, уйчан күзләрең», дип язылган иде. Укыгач, Фәнияне авыр тойгы – баланы кызгану тойгысы басты. Шул ук вакытта күңелендә өмет чаткысы да кабынды. Димәк, балада шигъри омтылыш бар.

– Илһам, син шигырьләр укырга яратасыңмы? – дип сорагач,

– Әйе,- дип башын какты ул.

– Бигрәк тә кайсы шагыйрьне яратасың?

–Һади Такташ, Әнгам Атнабаев,Назар Нәҗми шигырьләрен яратам, – дип киштәдәге китапларга күз салды малай, ә йөзенә горурлык нуры сибелде.

– Мин дә шигъри әсәрләрне ныграк яратам. Үзем дә языштырам, укыганда әдәби берләшмәгә йөреп өйрәндем. Әйдә, син дә мәктәптәге иҗат түгәрәгенә языл. Бергәләп шигырьләр язарбыз, мәктәптәге әдәби гәзиткә урнаштырырбыз. Ә аннан– матбугатка. Сизәм, син иҗатны яратачаксың, күзләреңнән күренеп тора. Сөйләштек. Малай дәшми генә елмаеп куйды.

Давыллы бураннары, йомшак карлары белән килгән Яңа ел алдыннан балалар чыршы бәйрәменә җыелдылар. Барысы да маскарад киемендәге балаларны тану кыенрак булса да, Фәния Мөхәммәт кызы һәрберсен барлап чыкты, Илһамны гына таба алмады. Балалардан сорашты, әмма берсе дә әле аны күрмәгән. Укытучы бераз көтте дә, янәшә басып торган укытучыдан балаларга күзколак булуын үтенеп, Илһамның өенә китте. Барса, өй эченнән уен-көлке, җыр тавышлары ишетелә. Ишек ачкан кешедән Илһамның өйдә юклыгын белгәч, килгәнен әйтмәскә кушып, урамга чыкты Фәния. Капка төбендә тирә-якны күзәтеп бераз басып торды да мәктәпкә китте. Балаларга әйтеп, бәйрәмнәрен бозарга теләмәде, ишек төбендә торган дежурдан:

– Илһам Сабировның килгәне күренмәдеме? – дип сорады.

–Юк, күренмәде. Өендәдер, бүген әтисе өйләнә бит, – дигәч, Фәния алардагы мәҗлес тавышын исенә төшереп, тынычланды да укучылар белән бәйрәмне дәвам итте.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: