Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
10 декабрь 2023, 12:00

Шомырт кара күзләре

(Булган хәл) Ачы, зәмһәрир гыйнвар суыгында туып, өч ай гына ана сөте имгән, өч айдан соң әнисеннән әбисенә әманәт итеп тапшырылган шомырт кара күзле нәниен нишләтергә дә белми бүген Шәмсениса карчык.

Кичә генә ул бергә гомер иткән, утны- суны бергә кичкән, итәк тулы балалар үстерешкән картын җирләде. Ике улы - сугышта, тагы да ике улы хезмәт армиясендә, ике кызы - күрше авылларда кияүдә. Свердловский заводында хәрби корал җитештерүче ике улы төпчек сеңелләрен дә үзләре белән алып киттеләр. Түшәктәге әтиләренең хәлен белеп киткән иде алар, соңгы юлга озатырга кайталмадылар. Күрше - күлән, киленнәр, кызлар белән бергә соңгы юлга озаттылар картын.

Киленнәр, кызлар көнтөн эштә, балалары да ишле. Илдә сугыш бара, өйдә ачлык хөкем сөрә. Күпләр агулы бодай башагы ашап, гүр иясе булдылар. Җәренгә ниләр булыр, билгесез. Әле тышта март бураннары. Алты айлык бала туктаусыз елый. Ашарга сорыймы, бабасын юксынамы, белмәссең. Гыйльметдинен җирләгәндә бер улының йортында туганнары белән торган иде. Кире кайтаргач, туктаусыз елый инде менә. Күзсендеме соң?

Муса киявенең чегән Назардан туганын белә иде Шәмсениса. Алар һәрчак таборлары белән туктап, күрше авылның Текәяр чокырында озак кына җәйләп китүчән иде. Назар шул авылның кызына өйләнеп, Муса дөньяга килгән, үскәч, егет аның Зәринәсенә өйләнде, чегәнчә дә, татарча да бик матур итеп туй ясадылар.

Бу табор авыл халкы белән дус, тату яшәде. Каһәр суккан сугыш җимерде бит бәхетләрен балакайларының.

Туктаусыз елап, хәлдән тайган алты айлык сабыена алабута икмәге чәйнәп каптырып карады карчык, әмма бала туктамады. Гомер иткән ирен югалту, сугыш, ачлык, аның кулына калган нәни, картлык галәмәте, менә-менә килергә торган үлем ачысы… Тәмам аптырап калган Шәмсениса карчык әрле-бирле йөрде дә, сабыйны март бураны кереп – чыгып йөргән такта чоланга, сәке өстенә чыгарды да утыртты. Бер мәшәкать булса да ким булыр, ичмасам. Алай да шәрә килеш утыртырга батырчылык итмәде, иске одеялга булса да төрде. “Безнең кан түгел, чегән каны, чегән каны”…, дип юатты үз-үзен.

Карчык, бала елавын ишетмәс өчен колакларын томалап куеп, үз мәшәкатьләренә чумды. Гыйльметдине соңгы сулышында кулына тапшырган серле ачкычны тотып, түр яктагы сандыкка омтылды. Бәләкәйрәк, җыйнак кына сандыгы иде бу картының. Анда ниндидер документлар, кәгазьләр алыштырганын күргәне бар иде картының, әмма бик якын барырга җөръәт итмәде. Бик күркәм холыклы булса да, үз эшләренә борын тыкканны яратып бетми иде шул карты, шуңа ир иркәсе булып кына яшәгән

Шәмсенисага ул сандыкта ни ятканы бик мөһим булмады.

Бар максаты шул гына сыман, кабалана - кабалана ачкычын борды. Нинди хәзинә калдырды икән, телдән калганда да, кул изәп алып, ачкыч тоттырырлык?!

Тик барыбер, эш башлаганчы, чолан ягына колакларын торгызып алды. Һаман елау. Көч тә бар икән үзендә. Ни дисәң дә, чегән каны шул. Туктале, тукта. Чегән каны, дип ни, үз кызының, газизенең, Зәринәсенең дә йөрәк парәсе түгелме соң ул. Чегән булса ни, Муса кияве аңа ни явызлык кылган? Иии, җүләр Шәмсениса, ни уйлап үз оныгының гомеренә кул суза әле ул, Аллаһ Тәгаләдән дә курыкмыйча. Киленнәре, кызлары, башка оныклары килеп керсә, ни әйтер. «Сабыйны мин туңдырып үтердем, артык кашык ул» диярме. Карчыкның аяк буыннары тотмый башлады. Нинди дәһшәтле эш эшләгәне аңына барып җиткәндә чоланда тавыш тынган иде инде.

Куыклы лампасын яндырып, ашыга-кабалана уктай атылды карчык һәм чоландагы күренешкә исен җуя язды. Алты айлык Сылу, сынаулы шомырт кара күзләрен тутырып, әбисенә карап каткан. Еламый да, көлми дә, нәни кулларын да сузмый карчыкка. Ә аның янында … Түшәккә егылганнан бирле Гыйльметдиненең аяк очында уралган песиләре - Мыраубай, баланы җылытырга теләгәндәй, шул хәтле сыенып утырган ки, әйтерсең икесе бер бөтен. Карале, кара, ал тәпиләре белән әллә кочаклап ук алган инде баланы?!

– Иии, Ходаем, кичер мин җүләрне, гафу ит, - дип ачыргаланып кычкырып җибәрде дә Шәмсениса карчык, очып барып нәниен кочып алды, ашыгакабалана мич башына салып куйды. Тал гына ягылса да, җылысы бар бит әле. Артыннан сикереп төшкән Мыраубайны да кертте. Мәче дә мич башына, Сылу янына сикерде. Алабута икмәген йомшартып, бәбекәченә каптырырга җыенса да, тагы зиһене таркалып китте, тиз-тиз эшен тәмамларга теләгәндәй, сандык янына килеп, ачкычын борды. Анда кәгазьләр, кечкенә төенчекләрдә бераз он, бераз тары ярмасы, 3 тәңкә акча һәм Корьән китабы ята иде.

- Ии, Ходаем, һәркем үз ризыгы белән туа бит. Нишләдем соң мин, нишләдем. Нинди зур гөнаһ кылдым. Иртәнгә үлеп китсә, ни йөзләре белән кеше күзләренә күренер? Туңдырып, ачка үтердем сабыемны, диярме. Карчык, тагы да ушына килеп, икмәкле марлясын тотып, бала янына ашыкты. Тәненең җылылыгын тойгач, бер кулына икмәген, икенче кулына сабыен кочаклап, карчык та тирән йокыга талды.

Һәм менә бүген, йөзяшәр Шәмсениса карчык, хәлен белергә кайткан кызы Зәринә белән оныгы Сылуга, оныкчыгы Сөембикәгә үзенең гөнаһлы төнен бәян итә, кичерүләрен сорый. 9 яшенә кадәр әбисе янында үсеп ныгынган, чирнең ни икәнен белмәгән Сылу күптән белә инде бу вакыйганы, әнисе белән кызы гына белми иде. Ачулы да түгел аңа Сылу, карт булса да, нинди генә һөнәрләргә өйрәтмәде ул аны бәләкәйдән. Тегү, чигү, бәйләм, балык тоту, җимешләрдән как кою, кайнатмалар эшләү. Җәйге каникулларда да авылга, әбисе янына атлыгып тора иде кыз.

Кәҗә савып, сөтеннән май, каймак, эремчек, катык ясаулар дисеңме. Сөн буенда керләр юу, су кергәндә малайлар белән бер-берсенең киемнәренә “каз ботлары” ясау, дисеңме. Ямьле чаклар. Сылу уйларына бирелгән, Ә 100 яшенә кадәр ушында булып, инде өлкәнрәк балаларын җир куенына берәм -берәм тапшырган, күпне күргән, кичергән карчык соңгы сәгатьләре якынлашуын тоеп, кызыннан, оныгыннан, оныкчыгыннан гафу үтенеп, бәхиллекләрен алырга омтылып ята. Ә теле «Шомырт кара күзләре, шомырт кара күзләре, сабыемны коткарган шомырт кара күзләре”, дип кабатлый. Ходай Тәгалә каршысына барасы бар бит. Сандыктан чыккан Корьән китабы әманәт буларак, Сылу кулында иде.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: