Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
28 апрель , 10:30

Иманга бер адым

Сүлте мәхәлләсе имам хатибы Мөнәвис хәзрәт НИЗАМЕТДИНОВ исеме райондашларга яхшы таныш. Мөнәвис Зөфәр улы безгә иң беренче чиратта шагыйрь һәм язучы буларак билгеле. Райондашыбыз кеше күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтүче, иң тирән уйларын чагылдыручы, кырыс чынбарлыктан сихри дәрьяга әйдәүче шигърият дигән тылсымлы дөньяда яши.

Иманга бер адым
Иманга бер адым

Билгеле, шагыйрьне тулысынча шагыйрь итүдә аның үз укучылар аудиториясе булуы мөһим роль уйный. Аның Башкортстан “Китап” нәшриятында чыккан беренче шигырьләр җыентыгы “Сөям синетормыш” китабы заманында райондашларны, китап сөючеләрне битараф калдырмады. Соңрак иҗат ителгән “Олы юлның хәтере” шигырьләр һәм поэмалар китабы, “Син яшәргә тиеш” дигән хикәяләр җыентыгы да укучылар тарафыннан бик җылы һәм ихлас кабул ителде. Мөнәвис Зөфәр улының шигырьләре дә, хикәяләре дә гади тел стиле белән языла, әмма бер үк вакытта тирән хисләргә этәрүче дә, тормышчан да, аның иҗаты тулысынча тормышны ярату белән сугарылган. Әсәрләренең тиз арада халык күңелен яулавы, шушы телгә алынган сыйфатларга бәйледер дә. Мөнәвис Зөфәр улы әлеге вакытта имам хатиб буларак, халыкка дини хезмәтләр, төрле дини мәрәсимнәр башкара. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәттә булуына карамастан, ул бүген дә иҗат белән шөгыльләнергә вакыт таба. Шушы көннәрдә аның Уфада басылган “Рәхмәт, Раббым, җирдә булганыма!” дигән чираттагы китабы моның ачык мисалы булып тора. Әлеге китап үз тормышын динебез кушканча алып барырга омтылучылар өчен - олы бүләк. Анда Аллаһ хакын хаклау, динебезгә хезмәт итү, иманлы булып яшәү төшенчәләрен яктырткан аһәңле һәм хикмәтле шигъри әсәрләр тупланган. Китапның изге Коръән аятләре һәм Пәйгамбәребез хәдисләре белән үрелеп алып барылуы аны укымлы итә. Бу басма, һичшиксез, мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләр өчен дә, дин әһелләренә халык алдында вәгазь сөйләгәндә куллану өчен дә, иманлы тормышларын динебез кушканча алып барырга омтылучы мөселман кардәшләребез һәм райондашларыбыз өчен дә файдалы китап булыр дип ышанабыз.

Райондашыбыз Үрнәк авылында Зөфәр һәм Гадәвиянең җиде балалы гаиләсендә икенче бала булып якты дөньяга аваз салган. Әти-әнисе гомере буе урындагы колхозда эшләгән гади авыл кешеләре. Мөнәвис Бакалы районының Туктагул урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Пермь өлкәсе Березники шәһәренең һөнәрчелек техник училищесында электромонтер һөнәренә ия була. Шушы шәһәрнең казылма байлыклар чыгару шахталарында электровоз машинисты булып, берничә ел хезмәт салгач, ул армия хезмәтенә алына. Хәрби хезмәтен Кавказ яклары Кара диңгез буенда үтәп кайтканнан соң, 1984 елда БДУ ның филология факультетына укырга керә һәм журналистлык темасы буенча диплом яклый. Югары белемгә ия булгач, республиканың Зилаир, Илеш районнарында, Нефтекама шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча балаларга белем бирә. Югары категорияле укытучы республика күләмендә ачык дәресләр күрсәтеп, төрле уңышларга ирешә. Арытаба ул район “Маяк” гәзитендә социаль-көнкүреш бүлеге мөдире, республикабызның төрле гәзитләрендә, «Юлдаш» телевидениесендә хәбәрче булып эшләде. Илеш районы мөхтәсибәте белән берлектә “Нурлы Илеш” мөселман гәзитен оештыруда катнашып, аның мөхәррире булды.

Мөнәвис Зөфәр улы бүгенге көндә дә актив тормыш алып бара. Ул 2015 елда Русия ислам университетын тәмамлап, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенән алынган Указга ярашлы, Сүлте мәхәлләсенең имам-хатибы вазифасын башкара. Дин өлкәсендәге хезмәтләре өчен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең югары бүләге “Аль-Игтисам- Бердәмлек” медаленә лаек булды. Тормыш иптәше - Баймак районы Буранбай авылы кызы Вәзилә белән өч кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар, бүгенге көндә җиде оныклары бар. Укытучы, имам һәм шагыйрь Мөнәвис Низаминың шигырьләре Башкортстан китап нәшриятендә һәм үзнәшер ысулы белән аерым китаплар булып басылып чыкты. Ул хикәяләр дә иҗат итә. Алар республикабызның төрле гәзит- журналларында басылып тора. “Йолдызкай бәхиллеге” дигән хикәясе белән республика татар яшьләре гәзитенең “Ел лауреаты” исеменә лаек булды. 2021 елда “Син яшәргә тиеш” исемле хикәяләр җыентыгы үзнәшер белән аерым китап итеп басылды. Бүгенге көндә ул район иҗатчыларын туплаган “Балкыш” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булып тора.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: