Маяк
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
28 апрель , 10:45

Яңа китап чыкты

Мөнәвис хәзрәт Низаметдиновның “Рәхмәт, Раббым, җирдә булганыма!” дигән чираттагы китабы тормышны динебез кушканча алып барырга омтылучылар өчен - олы бүләк.

Яңа китап чыкты
Яңа китап чыкты

Хакла Аллаһның хакын

 

Әлхәмдулилләһи шөкер, без телле, илле халык.

Бер кавемнән кәм булмаган иманлы, динле халык.

Безнең милләт горурлыгынамаздагы бабайлар,

Иман белән үсеп килгән түбәтәйле малайлар.

Зур горурлык- тыйнак кызлар, яшь киленнәр, әниләр.

Үз милләтен аклый бүген ак яулыклы әбиләр.

Иман нурында коена кем тели шул шатланып.

Миллионлаган мөселманнар хаҗдан кайта сафланып.

Иң нурлы кич- Кадер киче, бәйрәм ае- Рамазан.

Күккә ашкан манарадан яңгырый моңлы азан.

Мәдрәсәләр, мәчетләрнең ишеге һәрчак ачык,

Дин кушканча намазга бас, гыйлем алырга ашык.

Кыл гыйбадәт, ит изгелек, хакла Аллаһның хакын,

Гомер бакый иманыңнан читкә тайпылма халкым.

 

Биш әйбернең кадерен бел

Биш әйбернең кадерен белче – дигән,

Пәйгамбәрдән килгән хәдистә.

Без аларны фани дөньяларда

Тотыйк, кардәшләрем, гел истә.

Үлем килеп ишек шакыганчы,

Гомереңнең бел, син, кадерен.

Кыерсытма, кичер, гафу әйлә,

Бәхиллектә - яшәү әҗерең.

Сәламәтлек – Аллаһ биргән бүләк.

“Бүләк” алып һәркем савыксын.

Берчак килеп чиргә тарыганчы,

Кадерләрен белик саулыкның.

Гомереңне бушка сарыф итеп,

Йөрәгеңә хәсрәт кермәсен.

Мәшәкатьләр баскач, чарасыздан

Буш вакытлар эзләп йөрмә син.

Яшьлегеңнең кадерен белерсеңме

Тәкъдир язганнарың килгәндә?

Бушка үткән яшьлек артларыннан,

Чал картлыгың килеп кергәндә.

Бай чагыңның бел, син, кадерләрен,

Тормыш сикәлтәле, болгавыр.

Бурычларга батма, хәсрәт алма,

Фәкыйрьлектә яшәү бик авыр.

 

Ак мәчетләр

Әлхәмдулилләһи шөкер, дин кардәшләр!

Иман белән башкарыла изге эшләр.

Инандырып бәндәләрен хак юлларга

Ак мәчетләр күтәрелә авылларда.

Ак мәчетләр калкан булыр давылларга,

Иман нуры иңгән чакта авылларга!

Аллаһ бөек. Ул бер генә безнең өчен

Мәчеткә кил, нурга коен, артсын көчең.

Пәйгамбәрләр йөргән юлга салыйк эзне,

Аллаһ йорты- ак мәчетләр көтә безне.

Мөнәвис НИЗАМИ.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: