Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
25 гыйнвар 2025, 14:00

Мәхәббәт мәсьәләсе

Юк, аларның арасында мәхәббәт хатлары да йөрмәде, вәгъдә бирешү дә юк, гайбәт тә кермәде араларына. Әмма өч ел бер гасыр кебек тоелса да, егет, хезмәтен тутыргач, туган якларына кайтты, кыз сабыр гына көтеп алды.

Мәхәббәт мәсьәләсе
Мәхәббәт мәсьәләсе

Күз төшерүчесе дә, кодалаучысы да табылып кына торды җиләктәй пешкән, күзләре ут чәчеп торган кызга. Әхирәте Наилә белән сәнгать училищесында укып йөргәндә, авылга каникулга кайтканда сүз кушучы су сөлеге кебек егетләр аз булмады. Әмма Ралинаның җавап бер иде: «Мин Искәндәрне көтәм».

Егетнең хәрби хезмәте өченче елга киткәч, төртмә теллеләр үртәшеп тә маташты:

- Марҗага өйләнеп калды бит инде Искәндәр Ерак Көнчыгышында. Өметләнмә инде. Юкса, кайтып күренер иде бер.

Күңелен төшермәде Ралина. Искәндәрнең әнисе Халидә апа кызны бик якын күрә, җае чыкканда, диңгезче улы белән горурлана төшеп, хәл - әхвәлләрен җиткереп кенә тора.

“ Искәндәрне генә көтәм” дигән сүзләре барып ирешкәндер, күрәсең.

10 ел бергә бер парта артында утырган егет белән артык сүз катып, сөйләшкәннәре дә булмады, югыйсә. Армиягә алганда, кыз Уфада укуында калды, озата алмады да, хәтта. Әнисе янына, авылга кайтып килгән әхирәте Наилә җиткерде хәбәрне. Халидә ападан адресын да алып килган. «Хат яз», дип кыстады Ралинаны. Әмма кызның кыюлыгы җитмәде. Әллә юаш, әллә оялчан иде шунда. Гаиләсе дә бик тә тату, эшсөяр, уңганнардан исәпләнә. Хәер, Искәндәрнекеләр дә шундый. Бишәр балалы бу ике гаиләдә икесе дә баш бала. Таякның юан башы төшә торганы. Йорт эшләре, нәни туганнарын, әти-әнисе югында йорт жиргә күз - колак булу.

3 елын тутырып, бик купшы диңгезче формасында Искәндәр армиядән кайтып төште. Ралина да ялга кайткан иде, клубта егетләр белән үрле-кырлы сикерешеп, кочаклашканын читтән генә күзәтеп торды ул. Дус кызлары үзләре барып сүз катты. Ралинаның барып эндәшергә кыюлыгы җитмәде. Кайтыр якка юнәлде. Бәлки, озата килер, дип өметләнгән иде башта, яңадан сүрелде.

Бу вакытта Ралина район үзәгендә, мәдәният бүлеге методисты булып эшли башлаган иде. Әхирәте авылда клубта сәнгать җитәкчесе буларак калды. Телефоннар сирәк йортларда гына очрый торган заман. Арада хатлар йөреп торды. Искәндәрнең дә укуын дәвам итәр өчен киномеханиклар әзерли торган техникумга, Бәләбәй шәһәренә киткәнен белде кыз Наиләдән. Авылдагы кызларның аңа күз төшергәләгәнен, әмма егетнең бу кызларга каршы калкан кебек торуын да хәбәр итте Наилә.

-Халидә апа әйтә, күңелендә Ралина аның, гел сораша. Ни өчен сөйләшмичә дә китеп баргандыр, һич аңламыйм,- ди. Мин дә һич аңламыйм сезне. Без инде Гаяз белән өйләнешергә җыенабыз, сездән соңрак таныштык әле, - диде әхирәте.

-Ии, Наилә, без инде... туганнан бирле таныш ла уул...

... Мәхәббәт мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителде. Наилә белән Гаяз туенда Ралина кыз ягыннан, Искәндәр егет ягыннан шаһит буларак катнаштылар. Туйның иң кызган чагында, бәйрәм яменнән дә, шараб тәменнән дә бераз башы әйләнгән Искәндәр бар кыюлыгын җыеп, кызның кулларыннан тотып, күзләренә карады. Җавапка назга сусаган, мәхәббәт тулы караш... Бер - берсенә тагы да ныграк гашыйк булган ике яшь йөрәк, берсен - берсе уздырып, туйны да үз биеклегендә алып барды. Тамадалы заман түгел , 80нче еллар башы иде бу.

Мәктәп партасыннан аерылып, 6 ел үтүгә, ниһаять, аңлаштылар да, кавыштылар да алар. Бу аралык мәхәббәт сынавы идеме, әллә язмыш шаяруымы, белмәссең.

Өч балага гомер биреп, икесен башлы- күзле итеп, төпчекләрен кәләше янына озата бүген бәхетле ата-ана. Булачак киленнәре - Наилә белән Гаязның икенче кызлары.

-Атаң кебек, сүз катарга куркып йөрмә, - ди Ралина.

- Әй, әни, хәзер кызлар үзләре эндәшә ул. Синең кебек, егетемне урлап китәрләрме инде дип дер калтырап йөрми, - диде Айдар уллары, көлеп.

Әтисе белән әнисенең мәхәббәт тарихы турында бик яхшы белә Айдар. Наилә кияве булачак бит. Искәндәрне эткәләп - төрткәләп, мәҗбүри Ралина янына җибәргәнен сер итеп сөйләде Наилә булачак киявенә. Кәләше Гөлчәчәк тә, әти-әнисе дә белми. Белмәсеннәр дә, бәхетле генә яшәсеннәр. Әле 40 ел бергә, исән - таза гына булсыннар.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас