Котлы һәм күркәм булсын!
Туксан булсын, йөз булсын,
Туктамый эшләп торсын,
Хәбәрләре мул булсын.
“ Маяк” - безнең сердәшебез,
Һәм дә тәрбиячебез.
Атна саен хәбәр сөйләп
Күңелне бизәүчебез.
Ул бит тормыш чынбарлыгын
Ачып, житкереп тора.
Яхшылыкны яманлыктан
Аерып коеп тора.
Хезмәт алдынгыларын да,
Спортта жиңгәннәрне,
Түкми-чәчми сөйли гәзит
Атнада үткәннәрне.
Район эчендә хәлләрне
Гел күзәтеп торабыз.
Матур гаиләләр турында
Укып, үрнәк алабыз.
Атна эчендә һәр санын
Көтеп – көтеп алабыз.
Килми калса, нәрсәнедер
Югалткандай булабыз.
Маякның туксан яше
Котлы, гомерле булсын,
Маяксызлык - караңгы төн,
Якты таң булып атсын!
Фәнә МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.
***
Сөйгән ягым Илешкә
Любой мактау килешә-
Бөтен халык Илештә
Гел эштә дә, гел эштә.
Җитмеш яшьлек картлар да-
Яшьләр кебек бу якта:
Таянмыйлар таякка,
Таянсалар, таяналар
Туксан яшьлек «Маяк»ка.
Марсель СӘЛИМОВ, Башкортстанның халык язучысы.