Ул көн килде. Үзәкләргә үтәрлек салкын җиле белән, җәй үткәнгә кайгыргандай, йөзләре сап - сары булган агачлары белән, көннәр буе еламсырап торган кургаш болытлары белән килде. Ямьле җәйләрдән соң беркайчан да язлар килмәячәген аңлаган авыл халкына ноябрь башының чираттагы бу салкын көне - гадәти бер көзге көн иде. Җәй буе баш күтәрми дөнья арбасын сөйрәгән кешеләр ашыга - ашыга теләсә кайда таралып яткан кар астында калырдай коралларын җыйнаштырып, келәтләренә тутырырга кереште. Кыш ягасы утыннарын ышык сарайга өйде. Гадәттәгечә, мәңге бетмәс дөнья эшләрен төгәлләргә җәй гомере дә, кыска мизгелле “әбиләр чуагы” да җитмәгән берәүләр арт якларына ут капкандай йөгерергә тотынды. Адәм затының үзе үлгәннән соң да өч көнлек эше кала ул, - дип ашыкмыйча кичектергесез дөнья мәшәкатьләренә кул селтәбрәк йөргән ваемсызлар да нәкъ менә шушы вакытта тырышып калырга кирәклеген аңлый иде бугай. Кемдер базга кереп бетмәгән бәрәңге, кишер, чөгендерен ташый, кемдер салам - печән ише мал азыгы юллап арлы-бирле чаба. Чөнки “ак күбәләкләр” ява башласа - эшләр харап. Көтмәгәндә кыш килсә, халык әйтмешли, кар өстеннән карга тизәге дә таба алмассың. Ә ”кыш” дигәненең гадәте шундый. Ул һәрвакыт син көтмәгәндә килә. Язлар килгәч, план корып “җәй шулай итәчәкмен”, “җәй болай итәчәкмен” дигән эшләрнең дә, гадәттәгечә, күбесе башкарылмый кала. Авыл ирләре исә, елның-елына өйрәнелгән гадәт буенча, китап күтәрәлмәстәй урыс сүзләре кушып, кемнедер сүгәләр, сукраналар:
- И-и-и, бигрәкләр кыска шушы җәй гомеркәйләре, фәләнеңне төгән иткере...
- Әйтмә дә инде, ыслушай, яңа гына җәй башланган иде, инде үтеп тә китте, фәләнеңне фәлән итим...
- Аны, кордаш, син әйтәсеңме, мин әйтимме, яңадан бер җәйлек эш кар астында торып кала бит гүпчим ... Төгәлләнмәгән эшләре өчен кемне гаепләргә белмәгән авыл мужиклары гомер буе билгеләнгән бер гадәт буенча көзне шулайрак каршы алалар. Монда бернинди дә шаккатарлык әйбер юк. Барсы да - гадәттәгечә.
Тик быелгы бу көзге көн башкаларга үтә гадәти тоелса да, Хәмитҗанга бер дә алай түгел иде. Ул бу көнне көтте, әлбәттә, гомере буе көтте. Тик менә шулай уйламаганда килер дип уйламады шул. Таң сарысыннан кичке караңгыга кадәр колхоз мәшәкатьләре белән чапканда, бу көн ничектер еракта кебек иде аңа, ай - һай еракта кебек иде. Һәрвакытта да, тавыклары янында йөргән әтәч кебек, халык арасында күкрәк киереп йөргән Хәмитҗанны бер мизгелдә үзгәртте бу көн. Аның иңсәләре салынып, аркалары бөршәеп китте. Куе кара кашлары астыннан кешеләрне үтә тишәрдәй булып карый торган күзләре тоныкланып калды. Кайдандыр эчтән, гөбедән чыккандай булып ишетелә торган бөер тавышы да бермә - бер басылды. Бүген аяз көнне кинәт күк күкрәгәндәй, өстенә ишелгән бу халәттән ул тәмам гаҗиз булып калган иде. Ниндидер төзәлә алмаслык сырхауга тарып, үлемен көткән чирле кеше кебек күңеле боегып, йөзләре саргаеп китте. Авыл халкы арасында үзен ничегрәк тотарга белми иза чикте. Озак еллар кешеләргә һәрвакыт үзенең кирәклеген тоеп, үзен башкалардан бер башка өстен куеп, һәм кешеләр белән шул югарылыктан төшми генә боеручан тон белән сөйләшеп йөргән Хәмитҗан албыргап калды. Кызык та, кызганыч та бер хәл иде бу. Бак дисәң, ул бер - берсен тиң күргән гади авыл халкы арасында кем әйтмешли “прастуй” телдә аралаша белми икән бит! Урамда очраган һәр кешене үзенә тиң күреп исәнлек белешә, сәлам бирә белми икән ләбаса ул. Әлбәттә, тормышта булган һәр вакыйганы, мөнәсәбәтне чиста көзгедәй үзендә чагылдырган самими күңелле авыл халкы моны бик тиз аңлады. Бар дөньяга үпкәләгән төсле, беркемгә дә йөзен ачмый йөргән Хәмитҗанның үзенә дә тиз арада җылы сәламнәр килми башлады. Аның белән очрашмаска, ә очрашканда исә, йөзләрен читкә борыпурап үтәргә тырыштылар.
-Кара син аларны, ни кыланалар!
Йолкышлар, әтрәк - әләмнәр!
Тинтәкләр! Әле күптән түгел генә минем алда тезләнергә әзер торалар иде бит! Кем булганнар диген син,- дип авылдашларын эчтән генә аты - юлы белән сүгеп йөргән Хәмитҗан бары тик үзен генә гаепләргә теләмәде. Хәер, егерме елдан артык бары тик үз сүзен генә сүз итеп, кирәксә, өстәлгә сугып сөйләшергә өйрәнгән һәм бар булмышына “түрә булу” җене кагылган элекке рәис бүген башкача булдыра да алмый иде, бугай шул...
Әйе, чирек гасырга якын, төгәлрәк әйткәндә егерме дүрт ел, “Кызыл партизан” колхозы белән идарә иткән Хәмитҗан Зиннуровны барлык шартын китерергә тырышып пенсиягә озаттылар. Ул карлы яңгыр явып торган көзге көнне авыл клубы сәхнәсендәге озын өстәлгә Совет заманыннан калган гадәт буенча кызыл комач җәйделәр. Бәйрәм шартын китерергә тырышкандай, кызыл өслекнең уртасына, озак эшсез торудан саргая башлаган пыяла графинны чәй содасы белән агартып, эченә көмештәй чиста су салып утырттылар. Өстәлнең бер кырыенда ясалма чәчәкләр гөлләмәсе урын алса,икенче ягына күтәреп йөртмәле трибуна ишарәте килеп кунаклады. Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән, дигәндәй, Хәмитҗан үзе генә бу “бәйрәм”гә бер дә шат түгел иде. Шулай да, алдан искәртеп куелган тәртип буенча, берничә колхоз әгъзасы җылы сүзләр әйтеп, Хәмитҗанның эшенә уңай бәя бирде. Кемнәрдер бүләк тапшырды. Колхоз рәисенең мотлак рәвештә лаеклы ялга китәргә тиешлеге район үзәгендә инде алдан хәл ителгән булса да, район вәкиле авыл халкы алдында ясаган үз чыгышында икенче төрлерәк “сөйләде:
”- Егерме биш ел буе “Кызыл партизан”ның алыштыргысыз җитәкчесе булган Хәмитҗан Әлифҗан улынбезнең җибәрәсебез килми. Аның әле һаман да хуҗалык эшен тиешле дәрәҗәдә алып барырлык көч - кодрәте ташып тора. Тик ил икътисадын үстерүгә күп көч салган һәрбер гражданның үзе яулап алган лаеклы ялга чыгу өстенлеге бар. Бу - пенсия яше, һәм ул закон белән ныгытылган. Шуңа күрә без катгый рәвештә аның күпме генә калуын үтенсәк тә, иптәш Зиннуров үз теләге белән лаеклы ялга китәргә карар итте. Без дә законга каршы бара алмыйбыз. Тик шулай да, ул туган колхозын онытмас, үзенең эш тәҗрибәсе белән яшь җитәкчеләргә файдалы ярдәмен күрсәтеп торыр дигән ышанычта калабыз, - дип төгәлләде сүзен район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Кәлимуллин. Озак еллар ил икътисадын ныгытуга биргән тырыш хезмәте өчен район исеменнән Хәмитҗанга хәтта олы бүләк - чит илдә эшләнгән үзйөрешле тузан суырткыч тапшырдылар. Берәү - мәңге бетмәс җаваплылыктан котылдым, лаеклы ялга чыктым, - дип куаныр иде, әлбәттә, тик Хәмитҗан түгел. Аның әле эшләргә бик теләге бар иде. Үзе дә “ялынырлар”, “үгетләрләр” дигәнрәк уйлар белән йөргән иде ул. Тик, заман башка, заң башка, дигәндәй, тормыштагы үзгәрешләр дөньяларның астын өскә китерде шул.
-Үткән гасырдан калган җитәкчеләргә хәзер яңача фикерләү җитми. Колхоз производствосын цифрлы форматка күчерү, онлайн идарә итү, хуҗалыкны компьютерлаштыру, кыскасы, яңача идарә итү аларга авыр бирелә,- дигән билгеләмә белән райондагы “картгвардия”ны бетереп баралар. Идарәчелек дилбегәсе үз гомерләрендә сәнәк - көрәк тотып бирчәймәгән кулларының шома бармаклары компьютер төймәләрендә оста йөгереп торган яшь белгечләргә бирелә. Әлбәттә, тоташ ил күләмендә барган бу замана шаукымыннан Хәмитҗан да читтә кала алмады һәм шушы көннән авылның гап - гади бер пенсионер картына әверелде. Кинәт кенә беркемгә дә кирәкмәгән эшсез кеше булып калу аңа бик авыр тәэсир итте. Колхозның ничә баш савым сыеры, күпме башмагы, үгезләре, атлары, бозауларының исәбен яттан белгән Хәмитҗан үз өендә ничә баш малы барлыгын, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген дә белми иде. Чөнки ул өендәге эшне эшкә дә исәпләмәде һәм йорттагы мәшәкатьләрне аткару гомер буе хатыны Сания җилкәсендә булды.Чарасызлыктан җаны читлектәге кош кебек бәргәләнгән Хәмитҗан башта көн дә иртә таңнан торып я колхоз идарәсенә юлланды, я мал фермаларыннан, машина - трактор паркы якларыннан ураштырып кайткалады. Хуҗалыкның яңа җитәкчелеге эшчәнлегенә берничә тапкыр киңәшләре белән кысылып караса да, аны бик тиз урынына утырттылар. Яшьләрнең өлкәннәргә булган әдәплелекне саклап, әмма катгый рәвештә биргән җаваплары Хәмитҗанның колагына: - безнең эшкә кысылып аяк астында буталма, абзыкаем, лаеклы ялның ләззәтләрен татып үз өеңдә генә ят,- дигәндәй ишетелде. Хәтта төзек чагыннан ватыкчагы күбрәк булган тракторын өйләре янындагы тыкырыкта сүтеп яткан Шәрхи малае Халиткә чаклы сер бирмәскә тырыша. Эш вакытында тик торган техниканы күреп, электән калган гадәт буенча килеп җиткән Хәмитҗанның: - Нәрсә булды? дигән соравына майга батып ала - кола булган йөзен бер генә борып карады. “Исәнме” дә юк, “сау бул” да юк:
- Син ярдәм итә торган әйбер түгел, юлыңда бул, Хәмит абый, - дип, коралларын тотып трактор астына шуышып кереп китте.
Кайчандыр үз кулы астында баш иеп кенә эшләп йөргән егетләрнең шулай кырку җавап бирүләреннән ул кәмсенде. Эчендәге кемгә тәгаенләнгәнен дә белмәгән рәнҗеш йомгагы үскәннән - үсә барып богазына тыгылды һәм суларга ирек бирми башлады. Өстәвенә, яшь җитәкчелекнең аның киңәшләренә мохтаҗ булмавыннанмы, әллә инде колхоз производствосына төрле яңалыклар кертергә тырышып,эшне уңышлы гына башлап китүләреннәнме, ул көнләшәдә иде. Ничек Зиннуровтан башка бу хуҗалыкның эшләре аксамый гына бара соң әле? Нишләп “Кызыл партизан” Хәмитҗаннан башка пыран - заран килеп таркалмый әле? Күңелендә туган барлык бу тойгылар һәм җавапсыз сораулар аның ачуын кабарта, үзенә урын табалмаган җанын телгәли иде. Ә бит ул “бу колхоз арбасын миннән башка беркем дә тарта алмас инде. Без китсәк, бу колхоз таркалыр инде”, - дигәнрәк фикер белән яшәде. Бак дисәң, урысның не заменимых не бывает, дигәннәре дөрескә чыга икән бит,- дигәнрәк уйлардан башы тагы да авырайган Хәмитҗан көн саен диярлек, хатыны белән дә сүзгә килешеп ала. Саниясе гомер буе урындагы мәктәптә укытучы булып эшләде һәм пенсиягә дә берничә ел алданрак чыккан иде. Аның йорт - җире һәрвакыт чиста, пешергән аш - сулары телеңне йотарлык, бакчасы шау чәчәккә, җиләк - җимешкә күмелеп утыра, абзар - курадагы маллары һәрвакыт тәрбияле. Бүгенге көндә ифрат килешле итеп яулыклар бөркәнеп мәчеткә намазгада йөри. Хәмитҗанның соңгы вакытларда үз - үзенә урын таба алмый бәргәләнгәнен күреп - тоеп йөргән Саниянең ире өчен дә борчылып үзәге өзелә. Менә бүген дә хатын җайлап кына аңа тагын сүз башлады:
- Мәчеткә бар. Хәзрәттән дога кылдыр. Анда һәркемне намаз укырга өйрәтәләр. Җомга көнне... - Саниянең тыныч ипле тавышын кырка кисеп, Хәмитҗанның тимер чыңыдай каты тавышы яңгырады:
- Син нәрсә!? Мине - Зиннуров Хәмитҗанны, көтүче Рәхмәтулла каршына барып тезләнергә үгетлисеңме!? Моның беркайчан да булачагы юк. Башкача сүз кузгатма миңа “мәчет” турында... Тик гомер буе укытучы булып эшләгән Санияне алай гына туктатырмын димә. Ул һаман сабыр гына үзенекен дәвам итә:
- Беренчедән - хәзрәтебез Рәхмәтулла халык тарафыннан сайлап куелган авыл имамы. Ул республика мөфтияте тарафыннан расланган Указлы мулла. Икенчедән - син мәчеткә барып беркем алдына да тезләнмисең, ә Аллаһы Тәгалә каршына барып сәҗдәгә утырасың. Бу сүзләреңне кешегә сөйли күрмә, көләрләр үзеңнән. Ахшам вакыты керде, мин намаз укыйм, - дип, Сания икенче бүлмәгә юлланды.
Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, хатынының ипле итеп күңелләргә үткәреп әйткән бу үгетләүләренә ни дип тә җавап бирергә белмәгән Хәмитҗан чираттагыча, өйдән бөтенләй чыгып китте. Алма бакчасындагы беседкага чыгып утыргач, ул шушы авыл мулласы Рәхмәтулла белән бәйле бер вакыйганы исенә төшерде.
Мөнәвис НИЗАМИ. (Дәвамы бар).