Килде ул озак көткән хәбәр, күршесе Бибисарадан хатына җавап алды. Ул улы Сабирның колониядән кайтуы һәм армиягә китүе, ире Шаһинурдан хат килүе, аның исән–имин булуы, үзенең аңа хәлләрне аңлатып хат язуы һәм тагын авылдагы кайбер вакыйгалар хакында бәян иткән иде. Бераз җан керде
Миңсылуга, иң мөһиме, кадерлеләренең исән булуына куанды. Аннары тагын көннәрне санап, хәбәр көтеп яшәргә калды. Хәлбуки, көнозын авыр хезмәттән соң нидер уйларга көче дә, вакыты да калмый инде. Кайвакыт уйлап, уйлап та уйларының очына чыга алмый. Шулай да һаман бер сорау миен кимерә: ни өчен Вәсилә аңа шулкадәр бәйләнде соң? Кылган гамәле өчен аз гына эче пошмый микән?
***
Немец илбасарларын үз өннәрендә тончыктыру өчен җиңүле алга барган совет гаскәрләре инде Германия чигенә якынлашты. Һөҗүм вакытында авыр яраланып, озак кына госпитальдә дәваланганнан соң, Шаһинурга инвалидлык биреп, хәрби хезмәттән азат итәргә уйлаганнар иде, әмма ул инде дүрт еллап авыр фронт юлын үткәннән соң, җиңүне барлык солдатлар белән бергә каршыларга теләде. Аны үзе дәваланган госпитальдә санитар итеп калдырдылар. Ләкин биредә кулга корал тотып сугышмаса да, хезмәт итү бердә җиңел түгел иде. Ярый озакка бармады, Җиңү көнен Польша җирендә каршыладылар. Шулай да госпитальдә хезмәт иткәндә ул тагын яраланды, сул аягы ике урыннан чәрдәкләнгән иде.Туган якларына җәй урталарында аяк басты. Фронттан язган хатларына Миңсылуыннан җавап булмагач, хафага калган иде ул. Сугыш чорын белмәссең, бәлки аңа берәр куркыныч хәбәр барып ирешкәндер. Аз
булдымени хәбәрсез югалды яки батырларча һәлак булды дигән кешеләрнең исән булып чыгулары. Ләкин күршеләре Бибисарадан хат килгәч, барын да аңлады. Бүген инде ятимләнеп калган, ихатасын чүп баскан, тәрәзәләргә аркылы такта сугылган (аларын Сабир тәрәзәләргә зыян килмәсен дип кагып киткән иде), бер якка кыйшая төшкән салам түбәле өйнең капка төбенә килеп җитү белән йөрәк яралары яңадан яңарып китте. Канкойгыч сугыш юлларын үтеп кайткан ир түзә алмады, капка баганасын кочаклап үксеп елап җибәрде.Шуның өчен кан түктеме ул? Шуның өчен кеше ышанмастай авырлыкларны җиңеп, утлы фронт юлларын үтеп, исән кайттымы? Кайда соң дөреслек? Язмыш нигә шулкадәр рәхимсез булды соң аның кадерлеләре өчен? Көянтә-чиләген иңбашына салып, суга барырга чыккан Бибисара хәрби киемдәге, култык таяклы кешенең Миңсылулар капкасы төбендә багана кочаклап торганын
күреп, туктап калды. Чиләкләрен җиргә ташлап, йөгереп килсә, үксеп елаган Шаһинурны танып, аптырап китте. “Иии... Шаһинур күрше, син түгелме соң? Исән–сау кайттыңмы?-“ диде ул ирнең беләгеннән тотып. Шаһинур нидер әйтер хәлдә түгел иде. Ул арада алар янына күрше күлән дә җыелып өлгерде. Бит фронттан исән кайткан һәр яугирне авылда көтеп алалар, ул көн авыл өчен бәйрәмгә әйләнә. Алар арасында хатыны Миңсылу белән улы Сабир да булса, Шаһинур өчен дә бәйрәм булыр иде дә бит. Авылдашлары аның хәлен аңлый да соң, тик нишләсеннәр, тынычландырырлык сүзләрне табу җиңел түгел шул. Ул арада һәркайсы үзенә чакыра башлады. “Әйдә, үзебезгә, яшьти, хәзинәдә бары белән сөйләшеп чәй эчәрбез, без фронтовиклар бит,-“ диде үзе дә күптән түгел генә яу кырыннан кайткан Касыйм. Шаһинур каршы килмәде, аңа иярде.
Шаһинур өстәлгә биштәрендәге бер түгәрәк икмәген, бераз шикәрен, балык консервасын чыгарып куйды, бер табак ярып пешерелгән бәрәңге белән акмай да өстәлде. Байлар табыны диярсең! Касыймның хатыны Әминә каяндыр бер чирек әчегән бал алып кергәч, күңелләре бөтенләй күтәрелеп китте. Шулай итеп яугирләр төне буе фронтта күргән –белгәннәре турында гәп кордылар. Сүзләр исә бер төн түгел, ун төн сөйләшсәң дә бетәрлек түгел иде.
Исән –имин әйләнеп кайттык, күтәрербез әле авылны, төзәтербез җимерекләрне,- диде аерым бер дәрт белән Касыйм. Әйе, яшьти, исән булсак, җимертеп эшләрбез әле,- диде Шаһинур аның сүзләрен җөпләп. Тик тыштан шулай дисә дә, күңеле бер дә тыныч түгел шул.Бу хакта уйлаганчы Миңсылуны ничек тә төрмәдән чыгару хәстәре борчый аны. Туган ил азатлыгы өчен бар сәламәтлеген югалткан фронтовикны югарыдагы җитәкчеләр аңламаслар микәнни?
Аңларга тиешләр. Миңсылуны һичшиксез вакытыннан элек азат итү өчен бар көчен салачак ул.Ничек итеп тагын бер ел көтеп яшәсен ди аны? Әле аягының да төзәлеп җиткәне юк, хатын –кыз тәрбиясе кирәк бит аңа.Улы Сабир да армия хезмәтендә.Солдат анасы төрмәдә утыргач, ничек
була инде ул?
Икенче көнне үз өенең ишеген ачып кергәч, йөрәге тагын әрни башлады. Буш өй аеруча шыксыз иде. Ярый, уйларын сизгән кебек күршесе Бибисара килеп керде. Шаһинур аны түргә узарга чакырып , үзе өстәл янындагы бердәнбер урындыкка утырды.
- Күрше, Миңсылу белән улымның шундый бәхетсезлеккә таруы ничек булды, җентекләп сөйлә әле,-диде ул тизрәк төп сәбәпне беләсе килеп.
- Вәсилә аркасында инде, тәмам канлашты бит шуларга.
- Тәки үзенекен иткән икән... Мин фронтка киткәндә киная белән, кайтуыңа бүләк әзерләп куярмын дигән иде.
- Бигрәк ни кыланганын белмәде инде, үзен әллә кем итеп
яшәде. Әллә соң дим, сезнең арада нидер булган идеме?
- Әйе, булган иде. Шуның үчен алган инде ул.
Шаһинур белән Вәсилә озак кына дуслашып йөргәннәр иде. Өйләнешергә уйлагач, егетнең әти–әнисе каршы төште. Алар Вәсиләнең усаллык һәм кансызлык белән дан казанган нәселдән булуын аңлатып, улларын аңа өйләнүдән тыеп калдылар.Бу вакыйга эзсез генә үтмәде, аптырагач, Шаһинур читкә чыгып китте. Бер кайтуында күрше авылда яшәүче туганнары аны кунакка чакырып алды да, Миңсылу исемле кыз белән таныштырды.Кыз охшамаслык түгел иде, озакка сузмый гына никах укытып, яшь кәләшен дә шәһәргә алып китте.Тик Миңсылу каланы бер дә үз итәлмәде, сугыш чыгар алдыннан гына, Шаһинурның әти–әнисе бер-бер артлы вафат булгач, төп йортка кайтып урнаштылар. Шаһинурга өмет баглаган Вәсилә өчен куанычлы күренеш түгел иде бу. Инде шактый вакыт үтсә дә, кыз һич тә тынычлана алмады,әти–әнисе дә Шаһинурны дошман күрде. Вәсилә исә эчтән генә әлеге гаиләне таркату хакында уйлана иде, ләкин өлгерәлми калды. Шаһинур Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып фронтка китте,хатыны белән улы бер яклаучысыз калды. Әмма
Вәсилә шулай кыланыр дип башына да китермәде. Егет белән кыз дуслашып йөреп ташлашу әллә ни зур яңалык түгел лә, хатынлыкка алып, аерып җибәрмәде бит аны, аннары “яратам”дип артык вәгъдәләр дә биреп йөрмәде. Өйләнәм диюе дә Вәсиләнең муенына асылынырга әзер торуыннан гына килеп чыккан иде. Уеннан уймак диярсең, менә бит ничек тирәнгә киткән, хәзер күңеле булгандыр инде. Кызганыч, әле дә кияүгә чыга алмаган икән.
Шаһинур күңел хәсрәтен башта йорт–җирне бераз тәртипкә китерү белән басарга тырышты. Ишек алдында чүпне чабып өйде, купкан такта -токтаны кадаклаштырды. Ләкин әллә ни майтарып булмый шул,ни акчасы, ни сатып алырга кирәк–ярагы юк. Башкалар да шул хәлдә, авыл искергән, тузган, караңгы, күңелсез. Ярар, бераз түзәргә кала инде, иң мөһиме, илдә тынычлык урнашты, башкасы акрынлап җайга салыныр әле.Авыл кешесен менә шундый өмет, якты киләчәккә ышаныч яшәтә. Әнә бит күршесе Бибисара авылдан берничә хатын –кызны чакырып, өен юып, мичен аклап бирде. Хәзер ничек тә Миңсылуны
төрмәдән чыгару хәстәрен күрергә кирәк. Беркөнне милиция Сәхиповны очраткан иде. Анысы Шаһинурны күргәч, бер агарды, бер кызарды. “Без фронтта кан койганда, син бичәләрдән үч алып яттыңмы? Булдыргансың!”-диде дә, Сәхиповның җавабын да көтми, култык таягына таянган килеш, аксаклый –аксаклый ары китте. Ике урыннан чәрдәкләнеп сынган сул аягын, бәхетенә каршы, яхшы хирургка эләгү генә саклап калган иде.Тик әле дә сихәтләнеп бетәлми, төннәр буе сызланып чыга. Даруы да юк инде аның, берәр дәва рәтен белүче әби –сәби булса, әйбәт булыр иде, әлегә анысын эзләргә дә кәефе юк. Операциядән
соң кыскарак булып калган аяк белән бөтенләй таягын ташлый алмас, ахры, инвалидлыкны да гомерлеккә диделәр бит.
***
“Гарипова, на выход!”- дигәч, Миңсылу куркып китте. Бер дә тәртип бозмады ич, нигә чакыралар икән? Аны төрмә начальнигы кабинетына китерделәр. “Сезне ирегезнең җаваплылыгына куеп, вакытыннан алда иреккә чыгару хакында суд карары килде, менә монда имзагызны куегыз,”- дип начальник бер кәгазь сузгач, Миңсылу чак авып китмәде. Көчкә генә фамилиясен сызгалады да, стенага ябыша–ябыша ишеккә ыңгайлады. “Юлга билет һәм киемнәрне контроль пунктында бирерләр. Башкача мондый бәлагә тарымагыз,”-дип озатып калды аны начальник.
Менә соры төрмә биналары артта калды, алда –ирекле
тормыш, авыл! Анда аны ни көтә икән? Шаһинуры ничек каршылар? Кайтуы хакында хәбәр дә итеп булмады, хат язарга соң иде. Хәзер Миңсылу элекке җебек авыл хатыны түгел инде, төрмә тормышы (әгәр тормыш дияргә яраса) аны шактый чыныктырды, күңеле катты, характеры кырысланды, кешеләргә ышанычы кимеде. Ярый, буласы булган инде, иң мөһиме, сугыш бетте, өйдә аны ире көтә. Инде теләге бер генә – ире Шаһинур белән улы Сабир гына исән булсын.
Поезддан төшкәч, вокзалда авылдашлар күренмиме дип караштырып йөргән иде дә, берсен дә очратмады. Йөз чакрымлап араны ничек үтәргә? Әй, Миңсылу, нигә аптырап калдың әле, мондый гына каршылыкларны җиңдеңмени син?! Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын. Тегендә чагында да төннәрдә йоклый алмаганда үзе белгән догаларны кат-кат укып, Алладан ярдәм сорап, ялвара иде. Юкка булмады ич, әле хөкем вакыты тулып бетмәсә дә, бүген ул-иректә. Авылга да кайтып җитәр әле шулай итеп. Чыннан да, кайда җәяүләп, кайда ат туры килеп, бераз юлны йөк машинасында үтеп, икенче көн төш вакытында авылга якынлашты. Тау башына җиткәч, озак кына карап торды авыл ягына. Күңелен ничектер авыр да, дулкынландыргыч та бер хис чорнап алды. Аларның өе моннан күренми, күренсә, Шаһинурына кул изәр иде, ул инде,әлбәттә, каршы килер иде. Иии... хыялланды ди берәү, каян танысын соң тау башындагы кешене Шаһинур? Ярый, акрынлап кына, ындыр артлап кына кайтып керсен әле, ире аптырап торсын.Шул арада үзенә таба таудан бер атлы арба менгәнен
күреп алды. Башта бер-берсен танымый тордылар, аннары кочаклашып күрештеләр.
Ай, яхшы булган! Яшьтидән үзем сөенче алыйм әле. Сөйләнгән иде шул, Миңсылуны иреккә чыгарту артыннан йөрим дип, менә әйбәт булган,- дип тезеп китте Касыйм. Аңлады Миңсылу: ире ярдәм иткән икән бит аңа! Касыйм атын кирегә борды да, аңа арбага җайлап утырырга ярдәмләште. Шунда гына Миңсылу үзенең шулкадәр алҗанган булуын тойды.”Чаптырып кына кайтарып җиткерим әле үзеңне, яшьти аптырап торсын. Без бит фронтовиклар, бер–беребезгә иңебезне куярга тиеш,”-дип сөйләнде дилбегәсен кагып Касыйм. Капка төбенә ат килеп туктауга, ишек алдында таякка таянып нидер эшләп йөргән Шаһинур, күңеле сизгәндәй, капкага таба атлады. “Сөенче, яшьти!”-дип эндәште Касыйм. “Шаһинур!”-дип эндәшергә теләде Миңсылу да, ләкин артык дулкынлануданмы, тавышы үзеннән ары китмәде.Капка баганасы буйлап җиргә шуып барган хатынын Шаһинур култык астыннан күтәреп торгызып,
кочагына алды.- Йә инде, син өйдә бит, җаным, бары да әйбәт булыр, Аллаһы кушса,- диде ул хатынының башыннан, аркасыннан сыйпап.- Ярый, яшьти, мин киттем, кич кунакка килегез,-диде Касыйм атын кузгатып. Ә Миңсылу сүзсез генә сулкылдап елый иде. Шаһинур хатынын култыклап өйгә алып керде. Әле һаман өенә кайтып җитүенә ышанып бетми идеме, Миңсылу беразга түргә узарга аптырап торды. Идәне юылган, миче акланган, ястык –мендәрләре урынында. Шулай нишләргә белми торганда, өйгә күтәренеп Касыйм белән хатыны Әминә, алар арты ук күршеләре Бибисара килеп керде. Ирләр кочаклашып елашкан хатыннарга бераз карап тордылар да: “Әйдә, булмаса тартып керик,”-дип, тышка чыгып киттеләр. Алар әйләнеп керүгә булганы белән әзерләнгән өстәл артында хатыннар бер-берсен бүлә-бүлә гөрләшеп утыралар иде инде. Миңсылу тагын бер кабат бу бәхетле мизгелләр чын микән дигәндәй, һәркайсына күз йөртеп чыкты. Рәхмәт, сезгә, җаныкайларым, бу көнне күрермен димәгән идем, рәхмәт, алдагы вакытта да шулай бергә булып калыйк,- диде эчке бер инану белән.- Булырбыз, җаным, булырбыз, тыныч тормышны яуладык, башкасы да булыр,-диде Шаһинур аны иңеннән кочып.- Әйе, Гитлерның үзен дөмектергән егетләр әле без, колхозны да аякка бастырырбыз, әйе бит, яшьти,-диде Касыйм эчке бер дәрт белән.- Бердәм булсак, бар да булыр, яшьти,- дип аның сүзләрен җөпләде Шаһинур. Ирләрнең сүзләрен хатыннар да күтәреп алды.- Бибисара күршекәем, синең изгелекләреңне мәңге онытасым юк,-диде Миңсылу күршесенең төрмәгә хат язып, яшәүгә булган өметенә очкын өстәп торуы хакында сөйләп. Шул рәвешле авылдагы хәлләр турында гәпләшеп,
озак кына сөйләшеп утырдылар бу кичне. Төнне дә йокысыз диярлек үткәрделәр Шаһинур белән Миңсылу. Бер–берсен тансыклаганнар да кебек, әмма озак аерылып торгач, ниндидер ятсыну кебек хис тә барлыкка килгән иде. Бигрәк тә Миңсылу битенә, хәтта бөтен тәненә төрмә исе мәңге бетмәскә сеңгәндәй ятсыну хисе кичерә иде. Бик теләсә дә иренә елышудан кыенсынып, читтәрәк ятарга тырышты. Шаһинур теле белән әйтмәсә дә, күңеле белән аңлый иде
хатынының ни кичергәнен, ярый үтәр әле, бераз сабыр булырга кирәк,үзенең дә төнгә керсә, яраланган аягы туктаусыз сызлап чыга. ”Син янымда булгач, аягым да тизрәк сихәтләнер,”-диде ул хатынына өмет белән карап. “Әлбәттә,җаным, төрле үләннәр белән дәваларбыз әле аны,”- диде Миңсылу аяктагы яраларны сак кына сыпырып. Менә шулай, мәхәббәт диңгезендә йөзмәсәләр дә, инде бергә булуларын тою белән дә бәхетле иде алар. Инде уллары Сабирны гына исән –имин күрергә язсын.
Автор: Гөлфинә Сәлимова, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).