Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
17 август 2025, 17:00

Тормыш сикәлтәләре...

(Дәвамы. Башы гәзитнең 31 , 32нче саннарында). Төрмә күп әйбергә өйрәтте Миңсылуны. Иң элек үз үзенә бикләнеп, эчендәгесен бер кешегә дә сөйләмәскә күнекте.

Тормыш сикәлтәләре...
Тормыш сикәлтәләре...

Кайтканнан бирле урамга чыкканы да юк,төрмәче кайткан дип әйтерләр кебек. Әле дә Шаһинуры аңлый аны, һәрдаим хәстәрләргә, тынычландырырга, күңелен күтәрергә тырышып, төрле шөгыль уйлап чыгарырга гына тора. Бергәләп бәрәңге бакчасының авып төшкән коймаларын ныгытып куйдылар. “Үзебезнеке үзебезгә ярап торыр,”-дип, авып барган мунчаны корыштырдылар. Уллары Сабир армиядән исән йөреп кайтса, иң беренче мунча төзеп куярлар әле. Ара-тирә Бибисара күршеләре кереп, авылдагы яңалыкларны сөйләп чыгып китә, әле бәрәңге, әле йомырка күтәреп керә. Беркөнне дә урманга
шомырт җыярга барган да, кайту белән кап-кара булып пешкән татлы җимешен күтәреп кереп җиткән. Бергәләп, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. “И, ахирәткәем, гомер буе онытмабыз синең мондый яхшылыкларыңны,-“дип озатты аны Миңсылу. Авыр чакта сине үз иткән дуслар булмаса, тагын да читенрәк булыр иде бит. Бибисара күршесенең чырышлыгына шаклар ката ул. Башына нинди генә авырлыклар төшмәде инде аның да, әмма бирешми. Куш йөрәкледер бу дип уйлап куя кайвакыт. Сугыш башланыр алдыннан гына өйләренә ут чыгып, бирегә, Миңсылулар күршесенә бианаларыннан калган кечкенә иске өйгә күчеп килгәннәр иде. Бәхетсезлеккә каршы, аз гына тернәкләнә дә алмадылар, ире Ибраһим фронтка китте, күпмедер вакыт үтүгә “кара кагәзь” алды Бибисара. Өч бала белән торып калды . Районнан сабыйларны балалар йортына алып китәргә килгәннәр иде дә, бирмәде ул аларны. Тырышып, тырмашып саклап калды балаларын. Хәзер әнә олы улы Рәшит әнисенең кул арасына ару гына керә башлады.

Бибисара ахирәте белән бергәләп кабат элеккечә яшәргә өйрәнә Миңсылу, бик рәхмәтле күршесенә. Соңгы вакытта уллары Сабирдан да еш кына хат килеп
тора, әти–әнисенең исән–имин яшәп ятуына куанып бетәлми җанкисәге, тизрәк үзе дә кайтып керсен иде дә. Әле Германия җирендә тәртип урнаштырырга
җибәрелгән совет хәрби частьларын кайчанга кадәр тотулары билгесез икән шул. Сабир солдатка алынгач, фронтка эләкмәсә дә, хәзер Германия җирендә хезмәт итә иде. Зарланмый егет хезмәтеннән, киресенчә, совет солдаты булуы белән горурлык кичерә.

Шаһинурга озаклап ял итәргә ирек бирмәделәр, бригадир булып эшләргә тәкъдим иткәннәр иде дә,ризалашмады. Сызлануы кимесә дә, аягы һаман төзәлеп бетми. Ә бригадир кешегә көнозын аяк өсте булырга кирәк. Анысына ризалашмагач, ферма мөдире итеп куйдылар. Ферма дигәне дә, ташка үлчим, картаеп беткән утыз башлап сыердан, ярым җимерек абзардан тора. “Менә шул җимерек урында бервакыт гөрләп торган ферма барлыкка китерербез әле!”-диде колхоз рәисе, үзе дә фронтовик Ислам Зәйниев киләчәккә зур өметләр баглап. - Ярый, быел хәл бераз аруга охшап тора, малларга саламы да, фуражы да, бераз печәне дә тупланган.

Ире фермага эшкә йөри башлагач, Миңсылуның да кәефе арулана төште, өй эшләренә аерым бер дәрт белән тотынды. Туганнарының ярдәме белән кош –корт, мал туар тергезә башладылар. Тана бозау да алдылар, сарайга чыккан саен иркәләп-сөеп керә малкаен. Бер –ике елдан сөтле, майлы, итле булырлар әле алар да. Шул хакта уйласа, бар хәсрәтләре онытылып, күңеле күтәрелеп китә, ире кайтуга юктан да бар итеп, ашарга әзерләргә тотына. Беркөнне Шаһинур пошаманга төшеп кайтып кергәч, аптырап китте. Сәбәбен сораштыра башлагач:

- Бер савучы эшкә чыкмады, бригадир Касыйм алмашка берәүне дә таба алмаган. Авылда кешеләр бар кебек, фермага килергә генә ашкынып торучы юк,- диде ул Миңсылу бүлеп куйган токмачлы ашны суытырга теләп, болгата –болгата.- Шулайдыр инде, сугыш чорында ачка күтәртеп үлгән маллар өчен кешеләрне гаепләп, ниләр генә кылмадылар. Шуңа күрә эшкә барырга куркалардыр,- диде Миңсылу көрсенеп һәм төрмәдә танышкан дустының язмышы
хакында сөйләп бирде. - Ә нигә хәсрәтләнәсең әле,үзем барам эшкә, ун сыер саумас кеше буламы?

- Чынлапмы?- дип сикереп торды урыныннан Шаһинур. – Ләкин авыр булмасмы,әле ныгынып та җитмәдең.

- Менә шунда бергә –бергә тырышсак, ныгынырмын.

Шулай итеп, икенче көнне Миңсылу малларны кабул итеп алды. Ун сыерның яртысы гына саудыра икән, калганнары кайсы кысыр, бер –икесе буаз булып чыкты. Әмма сөт дигәнең дә инде...Карт,арык сыерлардан кәҗә сөте кадәр дә өмет итеп булмый . Эштә дә, өйдә дә сүз хәзер гел ферма хакында. Карт сыерларны таналар исәбенә алыштырырга кирәк, әмма ничек итеп? Колхозның каяндыр мал сатып алырга акчасы юк. Беркөнне сөйләшеп утырганда: “Нигә халыктан тана бозауларны ашлык исәбенә булса да алыштырып алмаска,”- дип әйтеп куйды Миңсылу. “Әйе шул, баш та бар инде үзеңдә, иртәгә идарәгә баргач, сүз катыйм әле бу хакта,”- диде Шаһинур мөһим ачыш ясагандай куанып. Әмма ни турында сөйләшсәләр дә, сүзләре уллары Сабирга барып
тоташа. Сугыш бетсә дә, улларының армия хезмәте шактый озакка сузылды, шулай кирәктер, ата белән ана моның өчен борчылмыйлар, әмма сагынулары гына чиктән ашты. Инде танырлык та түгелдер газизләре, тәмам ныклы ир–егет булып җитешкәндер, хатын да олыларча, төпле фикер йөртеп яза бит.

Шаһинур белән Миңсылуның дәртләнеп эшләп йөрүләрен шулай да бер кеше охшатып бетерми иде. Бригадирлыктан алып, колхоз бухгалтериясенә эшкә
куелган Вәсилә эшләгән юньсезлекләреннән һаман канәгать түгел, көнләшү хисе күңелен кимерә дә тора. Нәселләрен корытам дип, кылган явызлыклары барып чыкмады, инде ничек боларны аертып туктарга дип баш вата башлады. Уйлый торгач тапты юлын. Авылдатол калган хатыннар җитәрлек, бәй фермада да бар ич алар. Әнә Рәсимә бик тә кулай аның өчен, котыртырга гына кирәк. Бер кичне бер әчмүхә чәен кыстырды да Рәсимәләргә юл тотты Вәсилә. Бәхетенә каршы, әти әнисе каядыр киткән, Рәсимә өйләрендә берүзе генә булып чыкты. Вәсилә чәй табыны артына утыргач, читләтеп кенә кияүгә чыгу хакында сүз башлап җибәрде.

Синең дә яшең үтеп бара,ир назы күрми, минем кебек кияүгә чыкмый утырып калмасаң ярар иде, дим. Авыз ачып йөрсәң, утырып та калырсың шул.

Бәй, Вәсилә апа , нигә дип минем хакта борчыласың әле? Үзең дә ялгыз бит,-диде аның тел төбен аңлап җитмәгән Рәсимә Вәсиләнең сүзләрен өнәп бетермичә.

Минем өчен кайгырма син, бар минем күңел юатучым,- диде Вәсилә мәгънәле генә итеп. – Менә син Шаһинур абыеңны чамала, төрмәдән кайткан хатынны әллә яратадыр дисеңме?

Ничек инде, бик тату күренәләр бит.Миңсылу белеп калса, бер генә сугып әйләндерер. Ул төрмәдән әллә нинди өнәрләргә өйрәнеп кайткандыр әле. Менә-менә шулай, тупасланып кайткандыр ул, әллә иренә хатын–кыз назы бирәдер дисеңме. Ә син йомшаграк, назлырак бул, җаен тап. Ир заты тиз бөгелә ул,- дигән сүзләр Рәсимә күңеленә коткы салгандай итте. Әнә шулай Рәсимә Шаһинур тирәсендә ешрак урала башлады. Әле сыерларын тазарткан, әле мал астын
чыгарган булып, башкалардан соңгарак кала, юк-бар йомыш табып, мөдир белән сөйләшеп торырга тырыша. Шаһинурга Рәсимәнең кыланышы бераз сәеррәк кебек тоелса да, кул астында эшләгән кешегә каты бәрелергә тырышмый, көндәлек мәшәкатьләр белән искә алырга да оныта . Ә беркөнне:” Шаһинур абый, бер сыерым авырып тора, карыйк әле,”- дип кеше юкта торакка чакырды аны кыз. Мөдир сыерны тотыштырып караган арада, Рәсимә аны артыннан кочаклап алды да, тыгыз күкрәкләрен аркасына ышкый –ышкый, колагына кайнар мәхәббәт сүзләрен пышылдый башлады:

-Йә, Шаһинур абыкаем, мин дә ир назына мохтаҗ бит, читкә типмә мине, миңа күп кирәкми, әйдә, бер генә яратышыйк та, башка якын да килмәм,- дип аны ушына килгәнче почмакта өелеп яткан салам өстенә тарткалый башлады.Ул арада ни буласын чамалап алган Шаһинур кочактан ычкынып, Рәсимәне этеп җибәрде.

- Нишләвең бу, кызый, тукта дим, минем яраткан хатыным, солдат улым бар! Мин аларга хыянәт итәргә җыенмыйм, сиңа да андый гөнаһага барырга киңәш
итмим!

- Соң мин аларны ташла димим бит, бер яратышканнан ни була, әллә миңа ирсез яшәү рәхәт дисеңме?- дип елый ук башлады Рәсимә. Шаһинурга ул кызганыч булып китте. Әйтмә дә инде, шушы кыз-кыркыннарның мәхәббәтен шул каһәр суккан сугыш урлады шул, кайсы ирледән ирсез калды, кайсы бөтенләй ир төсен күрүдән мәхрүм булды. Элекке кебек авыл тулы ир-егетләр булса икән! Яудан исән әйләнеп кайтканнары да бармак белән генә санарлык бит. Шул мизгелдә кызгану хисе өстенлек алды, алар кочаклашып салам өстенә ауды... Әмма Рәсимә әйткәнчә, мондый очрашулар бер генә тапкыр булмады, кыз җаен тапты да торды, ә Шаһинур каршы тора алмады.Вәсилә вәгъдә иткәнчә, Рәсимәне фермага хисапчы итеп куйгач, эшләр бөтенләй җайлашты, соң мөдир белән хисапчы һәрдаим киңәшләшми тормый бит инде. Вәсилә үзе дә аны исәп-хисапка өйрәтәм дигән сылтау белән фермада күренә башлады. Аның инде эчендә
әлеге дә баягы юньле уй түгел, Миңсылуның ярасына “тоз сибәсе” килгәннән уралуы. Берочтан Шаһинурны да оныта алмый. Бер көнне килеп Рәсимә авырга узуы хакында әйтеп салгач, Вәсиләнең башы күккә тиде. Бу көннәрдә исә Миңсылу да көмәнле булуы хакында иреннән сөенче алган иде.

Башын кая куярга белми, пошаманда йөргән ирен күзәтеп тора Миңсылу, моның юньлелеккә түгелен күптән чамалый иде инде. Кичке савымнан соң фермада
эшен бетергәч, Шаһинурга: “Әйдә, әткәсе, бергә кайтыйк,”- дип дәшкән иде дә, тегесе: “Сөт җибәрәсе бар,“- дип, аңа кайта торырга кушты. Шомлана инде күңеле Миңсылуның, нигәдер шомлана. Ярты юлга җиткәч, кире борылды ферма ягына. Шаһинур: ”Нигә кире килдең,”- дисә, буаз сыерны карарга онытканмын диячәк. Сыерлар торагына барып керүгә түр якта печән өелеп торган җирдән хатын-кыз көлгәнен ишетеп, якынрак барса, печән өстендә кочаклашып яткан Шаһинур белән Рәсимәне күреп, кычкырып җибәрүдән чак ике куллап авызын тотып калды.Аңы томаланды, беразга ни артка, ни алга барырга белмәде. “Йә, Аллам, менә ничек икән! Җирле “Балабыз булачак,”-дигәч, Шаһинур бер агарып, бер күгәреп, каушап калган иде. Бәлки ул Миңсылуны
ташлап чыгып китәргә җыена торгандыр. Ә ул аңа үзенә ышанган кебек ышанып яши. Инде бу хәлне улы Сабирга ничек аңлатыр? Атаң төрмәче хатын белән яшәргә теләмәде диярме? Улы: “Ә син нигә җебеп төштең, ник әтине аралап калмадың,”-дисә, ни дияр?Теге вакытта улын милиция Сәхипов тартып торгызып алып чыгып киткәндә дә берни кыла алмады. Хәзер нишләргә? Тукта, Миңсылу, сабырлан, нидер уйларга кирәк. Ул абзарга ничек килеп керсә, шулай сиздерми генә чыгып китте. Әмма юл буе аккан кайнар яшьләрен өйгә кайткач та тыя алмый, мендәргә капланды. Төрмә хәлләреннән соң боз кебек каткан күңеле Шаһинур ярдәмендә әле яңа йомшара башлаган иде. Менә сиңа мә, ышанычлы ир диген! Ничек андый хыянәт юлына баскан ул? Рәсимә кай җире белән артык Миңсылудан? Фермада бу хәлләрне кемнәр белә икән? Нигә Миңсылуны берсе дә кисәтмәгән? Сораулар, сораулар...Чигенә чыгарлык түгел. Авыр кичерешләре тәэсир иттеме, күкрәк астында йөрәген кысып, нидер тибенеп куйды. Бәй... сабыена җан керде ләбаса! Әй, Миңсылу, моңарчы түздең бит,
хәзер дә түзәргә, дөньяга туасы сабыең хакына түзәргә тиешсең әле син!

Бераздан кайтып кергән Шаһинур хатынының сәкедә бөгәрләнеп ятканын күреп, аптырап китте, сәке янына килеп тезләнде.

Ни булды, әнкәсе, әллә чирләп киттеңме?-диде ул Миңсылуны үзенә таба борып салырга тырышып. Шунда аның күзләрендәге рәнҗешне күреп, йөрәге чәнчеп куйды.

Мин барын да күрдем, аны яратасың икән, бүгеннән үк чыгып кит,-диде Миңсылу тыныч булырга тырышып.

Син нәрсә? Мин ялгыш кына, үзе ялкытканга гына, әйдә күңеле булсын дигән идем... Ә мин сезне ташлап беркая да китмим, әйдә, эшне зурга җибәрмик, Миңсылу, син акыллы хатын бит, аңларга тиешсең.

Кеше алдында оятка калдырган ирне мин ничек аңлыйм сон? Башкача фермаңа аяк басасым юк!

Бәлки, миңа да эшне ташларгадыр.

Үзең беләсең.

Шаһинур бераз идәндә таптанып торды да тышка чыгып китте.

Ул төнне беренче тапкыр икесе ике урында йокладылар. Өйдә ямь бетте, ике арада салкынлык урнашты. Һәркем үзе нидер әзерләп ашар булды. Миңсылу кайвакыт Рәсимә белән очрашып сөйләшергәме әллә дип уйласа да, үз-үзен түбәнсетүгә санап, тукталып калды, Шаһинур үзе хәл итсен дип көтәргә булды. Түзеп өйрәнгән инде Миңсылу, араларына кермәячәк. Бер караганда шулай уйласа да, улының әтисе бит, Сабирының күңеле болай да яралы, армиядән кайтуына әтисе өйдә булмаса,ничек кичерер дип, өзгәләнеп тә куя тагын.

Шаһинурга да авыр иде бу хәлләрдән соң.Уеннан уймак дигәндәй, эшнең тирәнгә кергәнен сизми калган икән шул. Гаиләсенә бер дә хыянәт итәргә исәбе юк иде дә бит. Нишләп Рәсимәнең юха теленә биреште соң әле? Адәм көлкесенә калырын ник уйламады икән? Фронтовик диген инде. Салкын окопларда ятканда да, пуля яңгыры астынды шуышканда да ирлек рухын сындырмады, улы белән хатыны турындагы уйлар көч бирә иде бит, ә монда бер җилбәзәк алдында җебеп төште. Юк, булмый болай! Күреп тора ул Миңсылуның эчтән сызганын, өстәвенә, авыры да зураеп бара, бала сәламәт булып туарга тиеш, борчылырга ярамый ич әни буласы кешегә. Утырып сөйләшергә кирәк Миңсылу белән, ә аңынчы кичке савымнан соң Рәсимә белән.

Автор: Гөлфинә Сәлимова, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).

Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас