Нәрсә син, кызый,мин сиңа бала табарга куштыммы, нидер вәгъдә иттемме? Ярый, чын булса, берни эшләп булмый, сабыйның гаебе юк. Баланы үстерергә
ярдәмләшермен, ләкин мин барыбер гаиләмне ташламыйм,- диде ул хатынны өзгәләп ташлардай чиккә җитеп.
- Миннән җиңел котылырга уйлыйсыңмы? Менә явыз, минем җылы кочагымда рәхәт чикте дә, хәзер йөземә төкерә. Бала туу белән өегезгә илтеп кертәчәкмен, таяклы шайтан!-диде Рәсимә яшенә буылып һәм хисап китабын идәнгә бәреп, чыгып йөгерде. Менә хәзер ныклап аңлашылды Шаһинурга, Рәсимәнең үз исәбе булган икән бит. Вәсиләсе дә юкка уралмаган икән бу тирәдә, димәк, болар бер сүздән булганнар, аның гаиләсен таркатып туктарга уйлаганнар! Менә бөтен явызлыкларның очы кемгә барып тоташа! Вәсилә кулы уйнаган икән бит! Миңсылуга хәлнең асылын бүген үк аңлатырга кирәк.Шул рәвешле, кич эштән кайткач, алар арасында җитди сөйләшү булды.”Башкача алай кабатлама яме, әткәсе,” диде Миңсылу иренең сөйләгәнен сабыр гына тыңлагач.
Рәсимәнең баласы булачагы турындагы хәбәрне туганнары бик авыр кабул итте, аны тизрәк каядыр чыгарып җибәрү хәстәрен күрергә кирәк иде. Бераздан район үзәгендә яшәүче апасы белән җизнәсе үзләре янына чакырып алдылар да сөт заводына эшкә урнаштырдылар. Бераз эшләгәч, гомум торактан бүлмә бирделәр. Яшәргә урыны булгач, хатын тынычлана төште, авылга кайтып йөрмәскә тырышты. Моннан соң Вәсилә дә Урта Азия якларыннан кайткан туганнарына ияреп китеп барды. Шаһинур белән Миңсылу арасы акрынлап җылына төште, ә кызлары тугач, бу хакта оныткандай булдылар. Әй, кендек әбисе Шаһинурның кулына яңа туган бәбине тоттыргач, аның нинди бәхетле минутлар кичергәнен күрсәгез! Дүрт ел буе утлы фронт юлларын кичеп, исән
имин әйләнеп кайтуның нинди зур бәхет булуын нәкъ әлеге минутларда татыды ул. Менә бит җирне ямьләп тагын бер җан яралды, аның кызы туды! Куанычтан бераз башы әйләнеп киткән Шаһинур баланы ипләп кенә әнкәсе күкрәгенә салды да, икесен дә кочаклап алды.Аның күзләреннән яшь ага иде. Миңсылу да баладан авыррак котылса да, елмаерга тырышып, иренең аркасыннан сыйпады.
Әлеге куанычлы көннәр иңнәренә канат үскәндәй дәртләнеп йөрсә дә, читтә аның тагын бер сабые туарга мөмкин икәне исенә төшсә, йөрәге чәнчеп куя шул
Шаһинурның, нигәдер гел генә бәхетенең бер чите китек булуы җанын әрнетә.
Гаиләгә яңа мәшәкать өстәлде, әмма Миңсылу өйдә бала карап кына утырырга теләмәде. Теләсә дә булмас иде, ул дәверләрдә яшь балаң бар дип, колхоз эшеннән бушату юк иде шул. Җәй булса, бала бишеген бәләкәй кул арбасына ныгытасың да, аны тартып басу эшенә йөрисең, кыш булса, балаңны өстеннән бикләп китәсең. Миңсылу, ярый, күрше әбисенең төрлечә күңелен күреп, кызы янында торып торырга күндерде. Өстәвенә,колхоз эшенә йөрү белән бергә икенче шөгыль дә тапты, аның төрмәдә өйрәнеп кайткан һөнәре бик тә ярап куйды. Уйлаштылар да, Шаһинур базарга барып, тотылган булса да тегү машинасы алып кайтты һәм ул авылдашларына кием –салым тегә башлады. Магазинда сугыштан соңгы җитмәүчелек, өс киеме аз гына кайта, халык мохтаҗлык кичерә. Шулай итеп кем каян азрак материал таба, тектерү өчен Миңсылуга йөгереп килә. Төне-көне эшләсәң дә эш җитәрлек. Берсен дә кире бормый ул, теккән өчен хак та сорамый, белеп тора ич кешеләрдә акча юклыгын. Шулай да кем маен, сөтен, йомыркасын, бер дә булмаса бер –ике килодай онын күтәреп килә, кем яңадан бәхилләтермен дип китә. Әнә шулай җәйләрен басу эшенә йөрсә, кышларын машина янына утырып гомер итте Миңсылу. Магазиннар кием- салымга баегач та кешеләр килеп торды, кайсы алган киемен кыскарттыра, кайсы тарайта дигәндәй.
***
Герман җирендә алты елга якын хезмәт иткән Сабир армия тормышына тәмам күнекте инде. Үзеңне чит илдә итеп тою бер яклап мавыктыргыч кебек булса
да, икенче яктан фашистларга булган нәфрәт ничектер күңелне айкый да тора. Ни генә булмасын, солдат буйсынырга, үзенең хәрби бурычын төгәл үтәргә тиеш. Шулай да кайвакыт сагынудан эчләре өзелеп куя, туган якларына кош булып очар иде мәгәр, канатлары гына юк.Сагынып торырга да вакыты юк болай, җае чыккан саен техника тирәсендә уралырга тырыша ул. Командир да егетнең чырышлыгын сизеп калгач, сүз әйтми, кайвакыт хуплап та куя әле. Хәзер инде машинасын да, танкны да йөртергә ярыйсы ук өйрәнде. Бары тик көттереп кенә, сирәк кенә хатлар килгәндә авыл кабат искә төшеп, әти-әнисен сагыну хисе кабат яңарып,йөрәге сызланып куя. Анда бары да үзгәргәндер инде, хәлбуки, ул үзе дә танымаслык булып үзгәрде шул. Озын буйлы, киң күкрәкле, типсә,тимер өзәрдәй ныклы ир-егет булып җитеште, әти-әнисе танымый да торыр әле. Их, авылга кайтса, белер иде нишләргә, я тракторга, я машинага утырып, басу гөрләтеп эшләр, мул итеп иген үстерер иде. Теге вакыттагыча ике уч чүпле арышка кызыкмас, машинасы белән эшләп алыр әле ашлыкны.Әнисенең хатларыннан аңлашылуынча, хезмәт көненә халыкка ашлык күп кенә бүленә икән, әнисе гел икмәк пешердем дип, кызыктырып яза бит. Шундый уй-хыяллар белән йөргәндә, ниһаять, Сабирга һәм тагын берничә солдатка армия хезмәтен тәмамлап, өйләренә кайтырга җыена башларга куштылар. Солдатның ни инде, җыена дип, аңа хәзер кайтып китәргә дисәләр дә, озак көттерәсе түгел.Сабир да поезд белән еракка, кайтыр юлга чыкты... Мәскәүгә җиткәч, әниләренә телеграмма суккан иде, ул авылга барып җиткәндерме, юкмы,һәрхәлдә үз якларындагы станциядә аны көтеп торган кеше күренмәде. Ярый, монда җиткәч, кайтып җиттек дигән сүз инде, солдатның аягы җәяү йөрергә өйрәнгән, шулай да ягулык –майлау материаллары ташучы машинаның
йөреп торуы аның өчен бик кулай булды, тиз үк кайтып җитте ул авылга. Уйнап үскән яшел чирәмле урам башына керү белән йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә башлады, күңеленә аңлатып булмастай дулкынлану хисе тулды. Бераз атлауга бер төркем малай-шалай очрагач, сөенеп куйды, үзенең балачагына әйләнеп кайткандай булды. Солдат киемендәге егетне күргәч, малайларда да кызыксыну туды, ахры.”Абый, сез кемгә киләсезме, кайтасызмы?”-дип ярып салды арадан берсе. “Мин,үскәнем, Шаһинур белән Миңсылу улы булам, беләсезме шул кешеләрне?”-диде Сабир елмаешып торган малайларның арасына кереп һәм һәркайсының аркасыннан сөеп алды. “Ник белмәскә, таяклы Шаһинур абыйны, беләбез, йөгердек сөенче алырга,малайлар!” дип торып та чапты алар. Миңсылуның күңеле нигәдер урынында түгел бүген, инде яхшы хәбәр ишетергә булсын. Сабирдан да соңгы вакытта хәбәр булмады. Ире кайтуына дип бәрәңге әрчеп куйды да тавыклары янына чыгып китте. Йомыркаларын вакытында җыеп алмасаң, кайсыдыр тавыгы ашарга гына тора, хәерсез. Ишек алдына чыгу белән күтәрмәгә баскан килеш ындыр ягына күз ташлады, әнә бәрәңгеләр шау чәчкәдә, уңышы әйбәт булыр, мөгаен. Җәй әйбәт килде
быел, яңгыры да вакытында яуды, кояшлы көннәре дә күп булды. Лапас түбәсенә кайтарып өелгән печәнне генә кара инде, күзләрне сөендереп тора ич. Авыл халкы бердәм тотынгач, колхозга да мулдан итеп чабып өйделәр, халыкка да өлеш чыкты. Мал асрарга була, димәк. Соң, авылда яшәп мал тотмагач, ни ямь булсын ди? Маллы дөнья котлы дөнья инде ул. Өй алдындагы бакчага былтыр көз Шаһинур дүртесенә атап дүрт алмагач утырткан иде, хәтта һәрберсенә исемнәрен дә кушып куйды, алар да тамыр җибәреп, тернәкләнеп килә. Менә бит нинди ямьле дөнья, яшәргә дә яшәргә әле, уллары гына исән –сау әйләнеп кайтсын! Шулай уйланып торганда урам якта шаулашкан бала–чага тавышын ишетеп, сагаеп калды. “Мин сөенче алам!”, “Юк. Мин беренче әйтәм!” дигән сүзләрне ишетеп, капкага таба бара башлаган иде, капка ачылып, аннан берничә малайның башы күренде. Алар бөтенесе берьюлы:
Миңсылу апа, улың кайта! –диюгә, Миңсылуга әллә ни булды, ни җавап бирәлми, ни атлый алмый, басты да катты, үзе бертуктаусыз:”Сабир улым, Сабир улым,” дип кабатлый . Әгәр малайлар алдан сөенче алмаса, улын танымас та иде, ул шундый үзгәргән, соңгы тапкыр күргәндәге арык тәнле, үсеп кенә килгән малай урынында инде киң күкрәкле, пәһләвәндәй ир –егет басып тора. Исең китми, нишләрсең! Сабир да шундый ук халәттә иде бу минутларда. Аның алдында япь –яшь әнисе урынында еллар талкыган, чәчләре агара башлаган, гәүдәгә бераз калыная төшкән, әмма шул ук сөйкемле әнисе басып тора. Шул арада ушына килеп, егет әнисен кочагына алды да, иркәләп аркасыннан сыпыра –сыпыра, битеннән, күзләреннән үбә башлады.
Кочаклашкан килеш аналы-уллы озак кына басып тордылар алар. Бер-берсенә әйтер сүзләре шулкадәр күп, әмма телләрен кыймылдатырлык хәлләре юк, хисләр тулып ташыган, икесенең дә күзләреннән яшь кенә ага. Шатлык яшьләре иде бу.
Өйләре элекке булса да, капка-койма яңартылган, ишек алдын тутырып кош-корт йөри. Нинди күңелле, җан кергән, тынычлык тулган дөньяга. Сабирның да күңелен канәгатьлек хисе биләп алды.
- Йә, улым, өйгә керик,- дип, беренче булып телгә килде әнисе.
- Әткәй өйдә юкмени?
- Җәйләүгә көтүлекләрне карап кайтырга дип киткән иде.
Әнкәсен кочаклаган килеш өйгә керүгә андагы үзгәрешләрне дә күреп, дулкынланып китте. Озак вакытлар чит–ят җирләрдә йөргәннән соң, шулкадәр тансыклаган иде ул үзләренең кечкенә өйләрен. Бер як почмактагы мич акбур белән агартылган, элекке сәке сүтелеп, бер якка кулдан эшләнгән агач, каршы якка тимер карават куелган. Аларга чигелгән мендәрләр өелгән, бизәкле ситсыдан чаршау корылган, Тәрәзә башларына кул белән бәйләнгән челтәр тотылган пәрдәләр эленгән. Уртадагы өстәлгә шундый ук челтәрле ашъяулык өстеннән клеенка җәелгән. Хәтта матурлап ясалган савыт –саба шкафы да барлыкка килгән. Менә бит ничек матур итеп яшәп яталар икән кадерлеләре.Хәер, алда тагын да әйбәтрәк булыр әле. Шул рәвешле, хисләргә чумып басып торганда
түр башына эленгән бәллүне, бер читтәге өстәлдә тегү машинасын күреп,бераз сәерсенеп китте Сабир.
- Әйе, улым ничектер сиңа хәбәр итәргә җаен тапмадык, менә сиңа сеңлекәш алып кайткан идек. Әйбәт кенә үсеп ята, киләчәккә бер туганың булыр дигәннән инде. Соңгарак калынды шул, шул каһәр суккан сугыш аркасында...
Миңсылу гаепле кешедәй, нишләргә белми, алъяпкычын бөтәрләп торуын белде. Әйе шул, Сабирның моңа кадәр бертуган энесе дә, сеңлесе дә юк иде, менә хәзер булачак.
- Һич тә кыенсынма, әнкәй, чыннан да туганым булачак, мин бик шат. Сеңлемнең исеме ничек?- диде ул, әнкәсен кыен хәлдән чыгарып.
- Таңсылу.
- Таңсылу, Миңсылу... Бигрәк матур яңгырый икән. Тегәргә дә өйрәнгәнсең шикелле.
- Анысы төрмәдә, улым.
Төрмә сүзен ишетүгә тәне эсселе-суыклы булып китте Сабирның. Ул бу турыда уйламаска өйрәнгән иде инде, әмма бөтенләй онытылмый икән шул.Бәллүдә исә бик матур кызчык мышнап йоклап ята. Ул арада әнисе йөгереп табын хәстәрли башлады, катыгы, сөтөстесе, мае килеп утырды. Казан астына ягып, бәрәңге пешерергә куйды.
-Әткәң кайткач, тавык суярбыз, улым. Нигә алдан хәбәр итмәдең, әзерләнеп көтеп торган булыр идек.- дип сөйләнде Миңсылу. Нәкъ Сабир уйлаганча, телеграмма килеп җитмәгән, димәк. Озак та тормый ишектән таягы белән тукылдый-тукылдый Шаһинур кайтып керде. Ул инде улы турында хәбәрне урамда ук ишеткән иде.
-Йә, кая ул минем улым!- диде дә, каршында торган баһадирдай солдатны күреп, беразга туктап калды.Танырлык та түгел шул, Шаһинур сугышка киткәндә ун яшьләр тирәсендәге малай иде бит ул. Ә хәзер... Аның каравы Сабир әтисен тиз таныды, ул бераз картая төшкән дә, чәчләре агара башлаган, сугыш галәмәтедер инде. Икесенең дә күзләренә яшь тулган ата белән ул, ирләрчә, каты итеп кочаклаштылар... Бу минутларда алардан да бәхетле кеше бар иде микән! Дөньяда ныклы таянычы булырдай улы өчен куаныч та, горурлык хисләре дә кичерә иде ата кеше. Ниһаять, өйләренә иминлек, бөтенлек әйләнеп кайтты.
***
Иртәнге савым вакытында бригадир Касыйм терлек челәрне клубка килергә кушып, бүген колхозның гомум җыелышы булачагын хәбәр итте. Шаһинур да кайту белән өйдәгеләргә шул хакта җиткерде. Сабир җыелышның ни өчен уздырылуын чамалый иде. Армиядән кайтканда колхозда ул утырып эшләрдәй техника булмагач, район үзәгендәге машина –трактор мастерскоена урнашкан иде. Соңгы вакытта МТСларны үзгәртү, техниканы колхозларга таратып бирү хакында сөйләнә башладылар. Ниһаять, бу сүз гамәлгә аша, күрәсең. Егет сөенеп тә куйды, әллә кайда йөреп эшләгәнче, үз авылларында, әти- әнисе янында яшәячәк бит ул.
Автор: Гөлфинә Сәлимова, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).