Табигатьнең шундый мул чорында тугангадыр, анын иҗаты да ифрат мул җимешле. Марат Кәбиров үзенең беренче шигъри әсәрләрен мәктәптә укыганда, 1985 елларда “район “Маяк”, “Башкортстан пионеры” гәзитләрендә, “Пионер” журналында бастыра башласа, Югары Яркәйдәге һөнәри училищены тәмамлагач, талантлы егет республикабызның башкорт телендә нәшер ителә торган “Һәнәк” сатирик журналында, “Йәншишмә” балалар гәзитендә эшләп канатларын ныгыта. Соңырак ул татар телендә басылучы Русиянең барлык төбәкләрендә яратып укыла торган Башкортстан яшьләре гәзите “Өмет”тә, БРның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы “Кызыл таң”да эшләп, үзенең шигырьләрен башкорт, татар телле матбугат чараларында бастырып килә. Бу чорда ул үзенең “Онытма таңнарыңны”, “Серләшик әле бер”, “Күңелле табын”, “Өзәңгегә баскан чак” – беренче китаплары нәшер ителеп, күпсанлы шигырь сөючеләрнең мәхәббәтен яулый. Арытаба М.Кәбиров югары белем алып, Казанда “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” гәзитләрендә хезмәт юлын дәвам итә. Әдәбият яратучы, шигърият сөюче, җырмоңга гашыйк милләттәшләребезнең күңелен рухи азык белән баета һәм бик күпләрнең яраткан язучысына әйләнә.
Марат Рәфил улы шундый кызу темплар белән иҗат итә. Бер-бер артлы аның “Дүртенче үлчәм” (хикәяләр), “Иң күңелле китап” (юмористик хикәяләр) җыентыклары дөнья күрә. Арытаба “Мәхәббәттән җырлар кала”, “Акбабайның туган көне”, “Мәхәббәт яңгыры”, “Сагындым кайт инде”, “Сары йортлар сере”, “Чиксез табут”, “Параллель дөнья”, “Кичерү юк”, “Гомер”, “Тик син генә”, “Ул”, “Миллион”, “Җир турында җыр” повестьләрен иҗат итә. Шулай ук әсәр геройларының катлаулы язмышларын коточкыч күренешләр аша сурәтләгән “Убырлар уянган чак”, “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Китап”, “Киллер”, “Елмаю” һ.б. романнарын китап сөючеләр хөкеменә тапшыра. Аларда заманыбызның актуаль мәсьәләләренә, тәрбия тематикасына, авылларның киләчәге өчен борчылу кебек темаларга да зур игътибар бирелә. Гомумән, Маратның әсәрләре халкыбызда яшәүгә дәрт, киләчәккә өмет уята, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтә.
Соңгы елларда басылып чыккан “Яралы моң” исемле зур күләмле шигырьләр җыентыгында тирән мәгънәле, уйландыра торган иҗат җимешләре тупланган. Аның шигырьләре композиторлар Р.Хәкимов, А.Тимербаев, Р.Ханнанов, Ф Хәтипов, Х.Фәрхи, И.Шәрипов, И.Низамов, Ф.Талипова, В.Фәтхинуров, З.Сәфиуллин, Ф.Әкъсәнов, М.Газетдинов, М.Иванов h.б. тарафыннан көйгә салынып, җырга әйләнә. Ә күренекле артистларыбыз А.Галимов, Х.Фәрхи, С.Фәтхетдинов, Р.Хакимов, Д.Шәрәфетдинов, Р.Төхвәтуллин, Ә.Нургалиев, А.Хакимова, И.Яппаров, Иркә, Г.Абдуллина, И.Бәдретдинова, Н.Нигъмәтуллин, И.Мусин, А.Габдинова h.б. башкаруында илебезнең татар-башкорт милләтләре яшәгән төбәкләрендә бик күп еллар инде зур сәхнәләрдә, радио hәм телевидениедә яңгырап тора. Егерме елдан артык инде “Татар җыры”, “Татар моңы” конкурслары, “Болгар”, “Юлдаш” радиолары, ТВның “Туган тел” каналлары үткәреп килгән җыр бәйгеләрендә шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар ел саен җиңү яулап, премиягә лаек була.
Шуны да билгеләргә кирәк, М.Кәбиров беренчеләрдән булып иҗатын интернет киңлекләренә алып керде һәм киң катлам укучыларыбызга җиткерә алды.Якташыбызның әсәрләрен татар һәм урыс телләрендә укырга мөмкин. Шулай ук Марат Кәбиров урыс, казах, үзбәк һ.б төрки телле авторларның төрле жанрдагы әсәрләрен оста итеп татар теленә, ә татар телендәге әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итүе белән дә мактауга лаек. Авылдашымның күп кенә шигырьләре төрек теленә тәрҗемә ителгән, ә 2024 елда “Убырлар уянган чак” романы Төркиянең Анталия шәһәрендә төрек телендә дөнья күрә.
Бүгенге көндә Марат Кәбиров аруталу белми халкыбызга рухи азык бирүен дәвам итә - Шамил Усмановка багышланган роман өстендә эшли. “Ватаным Татарстан” гәзитендә хезмәт салып, үзенең талантлы журналист булуын бар татар дөньясына таныта.
Якташыбызны күркәм бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Киләчәктә дә иҗат чишмәләре саекмасын, халкыбызны яңадан-яңа әсәрләре, шигырьләре белән сөендереп торсын.
Венера ГАБИТОВА. Сеңрән авылы.
***
Марат Кәбиров турында
Марат - минем авылдашым. Без бер урам балалары, ул минем күз алдымда үсте, мәктәпкә китте. Түп түгәрәк алсу йөзле, җор сүзле, шук малай иде. Әнисе һәм дәү әнисе тәрбиясендә үсте. Авыл тормышы, әтисезлек михнәтләрен бик иртә татыды. Бәләкәйдән хезмәт тәмен белеп, чыныгып үскән егет бер тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмый, әти җилкәсен тоймыйча, бернинди терәк-таянычсыз әдәбият күгендә зур үрләргә менгән Илеш таланты. Сәләте, тырышлыгы булмаган кеше тирән эчтәлекле хикәяләр, йөрәк кылларын тибрәтердәй повестьләр, гади кешеләрнең бөек мәхәббәтен, фидакарь хезмәтен, катлаулы язмышларын сүрәтләгән кискен бәрелешле, көтелмәгәнчә чишелешле романнар, халык күңелен яулардай хит җырлар иҗат итә алмый. Аның язган әсәрләре, шигырьләре йөрәккә үтеп керә, күңел кылларын тибрәндерә.
Кадер урта мәктәбендә укыткан 19791986 елларда клубларда смотр концертлары уза иде. Шунда бәләкәй генә Марат сәхнәгә чыгып, аякларын киң итеп басып, фәлсәфи шигырьләрен сөйләгәне әле дә күз алдымда. Минем исем китеп әнкәй мәрхүмнән “Үзе язамы ул шигырьләрне?” дип сорадым. “Әйе, кызым, аңа сәләт дәү әнисеннән бирелгән. Зәйтүнә апа бик җор телле бит ул, нинди генә сорау бирсәң дә шигырь белән җавап бирә”, - дигән иде. Менә бит аның тамырлары кайда. Авылдашым белән чиксез горурланам. Безне тәрбияви әсәрләрең, мәгънәле шигырьләрең белән озак еллар сөендереп тор, Марат.
Гүзәллия КАДЫЙРОВА, БРның атказанган укытучысы. Караидел районы.
***
Марат Кәбировны үсмер чагыннан беләм.
Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда укыган чагында беренче мәктәптә, китапханәдә, “Маяк” гәзите редакциясендә укучыларым белән очрашу үткәрә идек. Оялчан, тыйнак кына егетнең кассетада беренче китабы чыккач бик матур итеп, укучылардан шигырьләрен ятлатып билгеләп үттек. Ул бик талантлы булды. Югары белем алмас элек “Башкортстан пионеры” гәзитендә эшләде. Сәләтең, тырышлыгың булмаса, республика басмасында эшләп булмый.
Аның кулыма эләккән һәрбер әсәрен укып барам, иҗаты белән танышмын дип исәплим үземне. Язучының иҗатына бәһа бирер өчен әсәрләрен укырга кирәк дип уйлыйм.
Соңгы вакытта “Мәхәббәт яңгыры”, “Җир турында җыр” дигән китапларын укыдым. Күбесе вакытлы матбугат буенча таныш иде. Марат Кәбировның “Җир турында җыр” повесте авыл кешеләренең көрчектән чыгу, арытаба ничек яшәргә икәнлекнең юлын күрсәтә әсәрдәге төп герой Фәтыйх ярдәмендә. Бүгенге көндә авылда тырышып дөнья көткәннәр арасында тормышта үз урынын тапмый, гомерен заяга үткәргәннәр дә һәр авылда бар дип әйтерлек. Әсәрне укыганнан соң күңелгә ничектер рәхәт, киләчәккә өмет, яшәргә дәрт уята.
Сәләтле кеше бар яклап та талантлы инде ул. Сәхнәгә чыкса, коеп куйган артист. Җырларыннан гына әллә ничә концерт оештырып булыр иде. Әсәрләрен спектакль итеп сәхнәгә куешлы.1 апрельдә тик аның әсәрләре белән генә Көлке көне кичәләре үткәрергә булыр иде.
Галимә ГАЛИЕВА, педагогия хезмәт ветераны. Түбән Яркәй.
***
СӨН
Роберт Миңнуллинга
Сөннәрдә сине сагынам,
Синдә сагынам Сөнне.
Минем өчен кемлегеңне
Син үзең беләсеңме?
Сөн буйларында моңаям,
Кибә дә кибә бит ул...
Синдә типкән моңлы йөрәк
Миндә дә тибә бит ул.
Безнең әле йөрәк җитә
Җырларның ерагына...
Син булмасаң, мин булмасам,
Сөн бары елга гына...
Иделләр дә – елга гына,
Татар да – милләт кенә.
Идеаллар да – хыял гына,
Хыяллар – теләк кенә.
Без яшәдек. Каралмадык -
Җырлар булып таралдык.
Кемнәрнеңдер күңелендә
Моңнар булып калалдык.
Бәлки, шул моңнар әйләнер
Хыял канатларына,
Һәм күтәрер кемнәрнедер
Идеал тарафларына.
Уятырга бу халыкның
Җанындагы кузларын
Мин аз гына иртәләдем,
Син аз гына соңладың.
Безне күпләр туздырдылар,
Кемнәре соң уздырыр.
Бик уздырып та булмыйдыр,
Безнең җыр ул безнең җыр.
Без бүген дә күңелләргә
Җыр булып уралабыз.
Без көндәшләр булалмыйбыз,
Сөндәшләр булалабыз.
Мин сөенәм бу дөньяда
Синең дә булуыңа.
Син Сөннең Шагыйре инде,
Мин аның улы гына.
Дөнья сиңа да, миңа да
Буташтырды төрлесен.
Аралар өзелгәндә дә
Тоташтырыр безне Сөн.