Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
28 сентябрь 2025, 11:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Әмма озакламый Илеш районын оештыру һәм Андреевка МТСын төзү буенча эш алып барыла башлагач, районның көньяк-көнбатыш зонасындагы колхозларны (Дөмәй, Үрмәт, Рсай, Карабаш, Кадер, Сеңрән һәм башка авыллар) Яркәй МТСның гына техник яктан тәэмин итәлмәве ачыклана. Шуңа күрә булачак Теләкәй МТСның үзәге Карабаш авылына күчерелә. Ләкин “Теләкәй МТС” дигән исеме таратылганчы, 1959 елның мартына кадәр саклана. Теләкәй МТСның үзәген Карабаш авылына күчерүдә шул авылда туып-үскән, алдынгылардан булган Дүртөйле МТС директоры Ш.Баязитовның роле зур булган. Аның тәкъдиме нигезендә МТСны Теләкәйдән Карабашка күчерү эшләнгән.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

МТСның беренче директоры итеп 25 меңче А.Тюкалов (Бакалы), агрономы итеп Неволин, механигы итеп Халитский билгеләнгән.

1935 елның язында оешып килүче МТСка 15 СТЗ маркалы трактор, 2 “Коммунар” комбайны, 1 ярым катлаулы ашлык суктыргыч, 1 кырдыргыч (ат белән әйләндермәле) һәм җиңел автомобиль кайтарыла. Тракторларга баштагы мәлдә бернинди тагылма инвентарь да булмый. Ветераннар болай дип сөйли: “Беренче язда тракторларга ат сабаннары тагып җир сөрелде, ат чәчкечләре белән ашлык чәчелде. Шулай булуга карамастан, язгы чәчү вакытында төгәлләнде, көзен исә мул уңыш җыеп алынды.

Баштагы мәлдә Теләкәй МТСында да механизаторлар әзерләү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе була. Шуңа күрә аңа беренче чиратта игътибар ителә. МТС эшли башлаган елның көз айларында ук кыска вакытлы курслар оештырыла. Курсларда укып, гомерләренең күп өлешен механизаторлык һөнәренә багышлаган, фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән Карабаштан Нәҗметдин Зыязетдинов, Зыязетдин Ямалетдинов, Кәнзел Хаҗиев, Фәтихҗан Исламов, Төбәктән Әхмәтдин Баһаутдинов, Иштирәктән Өммәһани Сөләйманова, Минзадә Шакирова, Мәдинә Шәмсиева, Кадердән Үзбәк Зәйнәшев (соңыннан ХХII партсъезд ис. колхоз рәисе, партиянең ХХII, ХХIII съездлары делегаты, СССР Югары Советының 6 нчы чакырылыш депутаты, Ленин ордены кавалеры), Иске Күктаудан Хәдимулла Ибәтуллин, Муллагали Газизов, Мирди Камалов, Мирзаян Мортазин, Мәгъфүрҗан Фазылов, Шәрифҗан Әхмәтҗанов һ.б. күпләр тракторчы-комбайнчы белеменә, һөнәренә биредә ия була. Укытучылар Б.Плохов һәм М.Бакиров курсларда белем бирә.

Шунысын да билгеләргә кирәк: Нәҗметдин Гыйльметдинов, Хәдимулла Ибәтуллин, Кифая Галиева кебек басу батырлары икенче бишьеллык (1937 ел) нәтиҗәләре буенча мактала алалар.

Ул елларда киң халык массаларына үтеп кергән стахановчылар хәрәкәте безнең район колхозларында һәм күпчелек механизаторларында киң яклау таба.

1938-1940 елларда Теләкәй МТС зонасына кергән кайбер хуҗалыкларның басулары уңдырышлылыгы белән куандыра. Әлбәттә, биредә МТСның техник яктан ярдәме дә зур була.

Мисалга, “Кызыл Йолдыз” (Яңа Күктау) колхозын гына алыйк. 1939 елда колхоз басуларының һәр гектарыннан 23 центнер бодай, 27 центнер солы һәм 16 центнер көнбагыш уңышы җыеп алына. Бу еллар өчен генә түгел, аннан соңгы хәтсез еллар өчен дә бу күрелмәгән уңыш булып тора.

Сугыш алды һәм Бөек Ватан сугышы елларында бөтен илдәге кебек үк хезмәт энтузиазмы, дошманга нәфрәт утыннан туган хезмәт дәрте хас МТСка.

Коллектив механизаторлары һәм хезмәткәрләре сынатмый. Зур җиңүгә аларның тырышлыгы бар.

Андреевка МТС 1938 елның көзендә МТС оештырылу турындагы хәбәр билгеле булу белән тирә-як авыллардан җыйналган 30га якын яшь егетне Югары Яркәй авылына өч айлык курска укырга җибәрәләр. Яз айларында курсны тәмамлап кайткач, Бүздәк станциясеннән тракторлар алалар.

“Бүздәк тимер юлы станциясеннән алып кайтылган 18 “СТЗНати” тракторларына Андреевкадан Андрей Тебеньков, Виталий Пономарев, Иван Локтев, Владимир Пономарев (яхшы эш күрсәткечләре өчен 1956 елда Ленин ордены белән бүләкләнә) һ.б. утыра.

МТСка директор булып 25 меңче Тимергазин килү белән төзелеш эшләре киң колачы белән җәелдерелә. МТМга һәм башка ярдәмче биналарга нигез Уяндык һәм Андреевка авыллары арасында яткан уйсулыкта салына. Кирпеч һәм башка төзелеш материалларын баржаларга төяп, Әнгәсәктән китерәләр.

1939 ел ахырына Андреевка МТСында 27 трактор, 14 “Сталинец-1” маркалы комбайн, берничә дистә ургыч һәм печән чапкыч исәпләнеп, алар ярдәмендә зонага караган 33 колхозга техник ярдәм күрсәтелә. Бу колхозлар исәбенә Исанбай, Шәммәт, Князь-Елга, Илеш, Ябалак, Юлдаш, Иске Кыргыз, Яңа Аю, Уяндык, Андреевка, Әтәч, Шидәле, Базытамак, Кушбахты, Тәҗәй һәм шул төбәктәге башка хуҗалыклар керә.

Хәзерге “Илеш МТС”, ХХII партсъезд ис., “Игенче” хуҗалыклары территориясендә урнашкан хуҗалыкларда сугыш алды елларында әйбәт кенә уңыш үстереп алына. Мәсәлән, ХХII партсъезд ис. (Базытамак) колхозында 1939-1940 елларда һәр гектар җир 16 центнердан артык уңыш бирә. Колхоз дәүтура-агарту чараларының нинди шартларда тормышка ашырылуын күз алдына китерү өчен бер документка гына күз салыйк. Ул – Бөре кантон партия комитеты инструкторы Ш.Баязитовның 1925 елның 8 маендагы белешмәсе. ләткә икмәк тапшыру планын беренчеләрдән булып үти һәм шушы елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, аның дипломына һәм премияләренә лаек була һәм йөк машинасы белән бүләкләнә. Сәләхетдин Гыйльметдинов (колхоз председателе), Акмалетдин Гыйльметдинов (агроном), Мирза Гыйлемханов (бригадир), Шәрип Зарипов (сарык караучы) Күргәзмәнең дипломы белән бүләкләнә.

Бу елларда урып-җыю һәм башка көзге эшләр тәмамлангач, районның һәр колхозында да уңыш бәйрәме үткәрелеп, еллык эшкә нәтиҗә ясала. Алдагы ел өчен конкрет чаралар билгеләнә, хезмәт алдынгылары бүләкләнә. Аларга хезмәт көненә тигән ашлыкны матур итеп бизәлгән кызыл олаулар белән илтеп бирү авылның гүзәл бер традициясенә әверелә.

1935 елның февраль аенда Мәскәүдә үткәрелгән ударник колхозчыларның II съездында авылда социалистик төзелешнең тәҗрибәсе гомумиләштерелеп авыл хуҗалыгы артеленең Үрнәк уставы кабул ителә. Җирләр Дәүләт акты нигезендә колхозларга мәңгелеккә түләүсез файдалануга тапшырыла. Ил күләмендәге кебек үк безнең район колхозларында да зур эш башкарыла: һәр артельнең үз уставы әзерләнә, җир биләмәләренең картасы төзелә. Җирләрдән мәңгелек файдалану турында Акт тапшыру зур бәйрәм тантанасына әверелә.

Шул ук елның октябрь аенда Уфада колхозчы ударникларның III Башкортстан съезды үткәрелә. Съездда безнең район делегациясе дә катнаша.

Райком секретаре Хәбиров, “Буденный” (Тәҗәй) колхозыннан Габбасов, Крупская ис. колхоздан (Андреевка) Зыбин, “Тракторчы”дан (Калигин) Хәкимов, Калинин ис. колхоздан (Югары Манчар) Галиев, “Мәгариф” колхозыннан (Сеңрән) Вәлиева, “Кызыл фронтовик”тан (Йонны) Акырбаев, “Юпитер”дан (Иштирәк) Газизова, “Иртыш”тан (Мари-Мәнәвез) Баймурзина, “Биш партизан”нан (Дөмәй) Әхмәтов, делегатлар буларак, анда катнашып, мөһим вакыйгаларның шаһиты була.

Съезд республикада авыл хуҗалыгы уставының тормышка ашырылуы нәтиҗәләренә бәя бирә һәм киләчәктә колхоз производствосын тагын да үстерү өчен конкрет чаралар билгели.

Тарихның бу өлешенә йомгак ясап, шуны билгеләргә кирәк: икенче бишъеллык, ягъни 1937 ел азагында Башкортстанда, шул исәптән безнең районда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү процессы башлыча тәмамлана. 90 проценттан артык крестьян хуҗалыклары берләштерелеп, алар карамагында 99,2 процент чәчүлек исәпләнә. Бу чәчүлекләрнең 84,5 процент мәйданы машина-трактор станцияләре тарафыннан эшкәртелә.

Узган гасырның 20 нче елларында укыту-тәрбия һәм культура-агарту чараларының нинди шартларда тормышка ашырылуын күз алдына китерү өчен
бер документка гына күз салыйк. Ул – Бөре кантон партия комитеты инструкторы Ш.Баязитовның 1925 елның 8 маендагы белешмәсе.

“Бу вакытка, - дип яза ул, - Илеш волостендә 17 меңнән артык кеше исәпләнеп, анда 11 мәктәп, китапханә саны шулай ук. Ә Исмаил волостендә (үзәге Югары Яркәй авылы) 44 авыл булып, анда барлыгы 21659 кеше яши. Волостьта беренче баскычлы 20 гомум мәктәп, Ивановкада бер балалар хезмәт мәктәбе, 2 договорлы мәктәп (бу мәктәпләр халыкның үз средстволарына Исмаил һәм Кужбахты авылларында ачыла) һәм уку йорты (изба-читальня) эшли. Мәктәпләрдә 1251 бала укый. Әмма мәктәпкә җәлеп ителмәгән уку яшендәге балалар саны да шактый.

Волостька барлыгы 277 данә газета-журнал алдырыла. Югары Яркәй авыл китапханәсендә 2342 китап исәпләнеп, ул вакытлы басмалар да алдыра. Атап әйткәндә, “Башкортстан”, “Крестьян газетасы”, “Яңа авыл”, “Правда”, “Беднота”, “Мәгариф”, “Чаян”, “Изба-читальня”, “Пионер”, “Кечкита иптәшләр” (удмуртча) кебек басмалардан укучылар файдалана. Волостьта аерым клублар юк. Уку өйләре һәм кызыл почмаклар күп очракта клуб ролен үти. Менә шушы белешмәдән чыгып, безнең төбәктә аң-белем дәрәҗәсен чамаларга, мәдәният революциясенең беренче билгеләрен күрергә мөмкин. Ил җиңүле адымнар белән алга атласа да, әле бу өлкәдә хәл итәсе бурычлар да шактый була. Шуларның иң мөһиме булып наданлыкны бетерү тора. 1919 ел декабрендә кабул ителгән “РСФСР халыклары арасында наданлыкны бетерү турындагы” декрет бу җәһәттән зур әһәмияткә ия. Анда 8дән 50 яшькәчә наданнарны мәҗбүри укытуда урындагы партия, совет һәм комсомол оешмаларына зур бурычлар йөкләтелүе билгеләнә. Алар җиң сызганып эшкә тотына. Наданлыкны бетерү пунктлары һәм гомум мәктәпләр ачыла. Укыту эшенә алдынгы карашлы дин әһелләре, укытучылар, табиблар, гомумән, укый-яза белүче активистлар җәлеп ителә.

Шунысын да билгеләргә кирәк. Коточкыч ачлыклы 1921 һәм 1923 елларда да безнең волость мәктәпләре ябылмый. Алар балаларны һәм хәреф танымаган өлкәннәрне укытуларын дәвам итәләр. Нәкъ шушы елларда партиянең Андреевка райкомы “Мәктәпкә ярдәм атналыгы” игълан итә. Аңа күпчелек халык кушыла. Нәтиҗәдә Илеш, Исмаил, Андреевка волостьларындагы мәктәп балалары өчен бераз азык-төлек, кием-салым һәм акча җыйнала.

Шулай итеп, зур авырлыклар белән булса да, мәкәпләр, уку йортлары һәм китапханәләр эшләвен дәвам итә.

(Дәвамы бар).

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас