Көн димәде, төн димәде, авыру янына чыгып йөгерә иде, күпме кешене үлемнән алып калгандыр да, күпме баланың кендек әбисе булгандыр, һәрхәлдә аңа сүз тидерүче булмады. Сабирның кайвакыт хатынының иң кирәк чакта өйдә булмавына ачуы да чыга иде, әмма үзенең дә тәүлекләр буе юлдан кайтып керә алмавын уйлый да сабырлана иде. Менә шулай бер–берсен аңлап яшәделәр алар. Кадерлесен югалту кайгысы әйтеп бетергесез авыр, башы тәмам түнгән, ни уйларга да белми әле ул, моннан соң ничек яшәр, ялгыз тормыш ничек булыр?
Зиратта мәетне күмү процедурасын дин кануннарына туры китереп башкаргач, халык таралыша башлады. Балалары Сабирны култыклап чыгу юлына әйдәргә уйлаганнар иде, аларга үзен беразга калдырып торырга кушты. Кабер янына тезләнеп, яңа өелгән туфракны озак кына сыпырып торды, җан яртысы белән кабат бәхилләште.
Гөлгенә апасын югалтуны Таңсылу да бик авыр кичерә иде, дуслар иде бит алар, яшүсмер кыз Гөлгенә килен булып килгәч, ничек сөенгән иде үзенә иптәш булды дип. Шәһәргә укуга киткәнче һәр адымын җиңгә апасы белән киңәшләшеп ясады дисәң дә ярый, соңыннан да гел хәбәрләшеп тордылар. Хатын - кызларга зиратка барырга ярамый дисәләр дә, Таңсылу ире Бәхтиярдән калмады, читтән булса да табутны кабергә төшергәнне күзәтеп торды. Шунда гына Гөлгенә апасының мәңгелеккә араларыннан киткәне аңына барып җитте. Кайтыр юлга борылуга, каршыларында басып торган хәрби киемдәге, мәхәббәт гәүдәле ирне күреп, туктап калдылар. Бераз карашып торганнан соң, теге ир телгә килде:
- Таңсылу, танымыйсызмы? Сезнең кайгыгызны уртаклашам...
- Искәндәр! Сез бит бу, шулаймы?- диде чак телен әйләндереп Таңсылу һәм иренең кулын ычкындырып, теге кешегә таба омтылды. Искәндәр каршы килеп Таңсылуны кочаклап алды. Ул арада зират капкасыннан чыгып килүче Сабир Искәндәр дигәнне ишетеп калды, ләкин аның кем икәне тиз генә башына барып җитми иде.
- Абыем, менә безнең туганыбыз Искәндәр килгән бит, - дип дәште Таңсылу аңа борылып. Кочаклашып торучыларга Сабир да килеп кушылды. Бу озак вакытлардан соң көтеп алынган туганнарча аңлашу иде.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, БР Язучылар берлеге әгъзасы.