Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
12 октябрь 2025, 11:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Укучыларның хезмәт күнекмәләре алу урыны булган мәктәп яны бакчасы тәртипкә китерелә. Мәктәпкә “Алга”, “Молотов” (хәзерге “Башкортстан” колхозы) һәм башка колхозлардан бераз азык бүленә. Ярма һәм кузаклы культуралар үстерү өчен җир беркетелә. Мәктәп яны бакчасында киләсе ел уңышы өчен әзерлек эшләре башкарыла.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Шул елларда урта мәктәп укучысы, пионер-комсомол оешмасы активисты, әле Югары Яркәйдән хезмәт ветераны Камәрия Зарипова ул елларны болай хәтерендә калдырган:

-Урта мәктәп оештырылуның икенче елында ук укытучылар һәм укучылар көче белән мәктәпкә бүленгән Иске Күктау авылы янындагы җиргә тары чәчелеп, аннан мул уңыш җыеп алынды. Ул уңышны җыйнауда мәктәпнең күпчелек укучылары һәм укытучылары катнашты. Мәктәпкә кайнар аш әзерләү өчен шушы уңыш һәм мәктәп яны участогыннан алынган яшелчәләр бик файдалы булды. Ашсуны укучылар һәм укытучылар үзләре әзерләде.

Уку-укыту эше дә бик авыр булды ул елларда. Мәктәптә уку бүлмәләре һәм җиһазлар җитешми. Дәреслекләр, язу өчен дәфтәр, куллану өчен күргәзмә әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Укытучылар җитешмәү сәбәпле тарих һәм география фәннәре укытылмады. Әмма шул авырлыкларга карамастан, без, ул мәктәпнең укучылары, тормышка, белем алуга зур дәрт һәм өмет белән карадык. Яхшы итеп укырга тырыштык. Халык арасында еш кына концертлар белән чыгыш ясадык. Өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтүдә актив катнаштык. Ул елларда мәктәптәге уку-укыту, тәрбия торышы турында 1937 елның 8 февралендә Ф.Е.Стяжкинга партиянең Илеш район комитетының беренче секретаре Вәлиев имзасы белән бирелгән характеристикадан ачык картинаны күз алдына китерергә була.

“Югары Яркәй урта мәктәбе карамагында – диелә анда, 6 савым сыеры, 2 бозау һәм 3 эш аты бар. Иптәш Стяжкин инициативасы белән уку елының 25 октябреннән 413 бала өчен кайнар аш бирү оештырылган. Шуның нәтиҗәсе буларак уку елының беренче яртысында балаларның дәрескә йөреше 91,8 процент, өлгереше 80,5 процент тәшкил итә...”

Югары Яркәй урта мәктәбенең үзенең эшләү дәверендә илебез өчен күп санлы сәләтле кадрлар тәрбияләве турында берничә сүз әйтми булмый. Алар арасыннан озак еллар партия-совет органнарында эшләгән М.Ш.Шакирҗанов, Ш.Г.Бәширов, район “Маяк” газетасы редакторы Р.С.Локманов, педагогия фәннәре докторы К.Ш.Әхияров, фәннәр кандидатлары Җ.Ш.Әхияров, Г.А.Гафаров, Р.Х.Гәрәев, М.Б.Гафуров, Г.Н.Шакирҗанова, язучы Әхсән Баяновны һәм башка күпләрне күрсәтергә була. Алар барысы да туган мәктәпләренә, яраткан укытучыларына тирән хөрмәт һәм ихтирам саклый.

1937-1938 уку елында Югары Манчар урта мәктәбе (беренче директоры Гыйлем Девятов, уку-укыту бүлеге мөдире Габдрахман Максютов), аннан соңгы елларда Андреевка, Исәмәт һәм Дөмәй мәктәпләре ачыла. Шул еллардагы белешмәләрдән күренүенчә, 1939-1940 уку елында районда 3 урта, 24 җидееллык һәм 57 башлангыч мәктәп эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач оештырылган Дөмәй урта мәктәбе тарихы да шулай ук игътибарга лаек.

Чөнки бу кечкенә вакыйга илебезнең иң авыр, дәһшәтле чорында да яшь буын турында кайгырту, хәстәрлек турында сөйли. Дөмәйдә урта мәктәп ачылу 1941 елның августы белән билгеләнә. Баштагы мәлдә, 1 сентябрь алдыннан VIII сыйныф өчен укучылар җитеп бетмәве ачыклана. Укытучылар коллективлары алдына үтә катлаулы мәсьәлә килеп баса. Тирә-як авыллардан балаларны җыйнарга -VII сыйныфны тәмамлаучыларны җәлеп итәргә кирәк була. Ә бит ул елларда урта мәктәптә укуның укучының үз ихтыярында икәнен (мәҗбүри белем VII еллык) искә алсак, мәсьәләнең нинди катлаулы икәнен күз алдына китерү авыр түгел. Дөмәй урта мәктәбе дә яхшы традицияләре, илебез хуҗалыгы өчен йөзәрләгән сәләтле белгечләр, укытучылар, табиблар, фән эшлеклеләре тәрбияләве белән данлыклы.

Алар арасыннан авылның алдынгы механизаторы Җ.Имаевны, алдынгы савучы Р.Баянованы, укытучылардан Әхмәтҗановны, агалы-энеле Казыйхановларны, БСХИ доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Х.М.Яппаровны күрсәтергә мөмкин.

Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин да шушы мәктәптә тәрбияләнгән.

-Бездә туып-үскән күпләр турында китап язарлык, - ди авыл халкы үзенең данлы якташлары белән чиксез горурланып.

Ул елларда халык арасында наданлыкны бетерүдә урта һәм җидееллык мәктәпләрдә укучы меңәрләгән комсомоллар, пионерлар, укытучылар, мәдәният-агарту учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл интеллигенциясенең башка вәкилләре бәһалап бетергесез эш башкаралар. Аларның фидакарьлеге районда барган мәдәният революциясен тормышчан итү өчен мөһим шарт булып тора. 1929-1932 елларда Югары Яркәй авылында ликбезда наданнар укыткан, сугыш һәм хезмәт ветераны, Фәйзи Хөснетдинов ул еллар турында болай дип сөйли:

-Югары Яркәй ШКМнда (җидееллык белем бирүче мәктәп) уку белән беррәттән кичләрен өлкәннәр янына аларны хәреф танырга, язарга өйрәтергә ашыга идем. Әнә шулай йөреп ике өч-ел эчендә 20-25 кешене укырга – язарга өйрәттем. Минем кебек үз теләге белән ликбезга килүчеләрне һәр авылда табарга, исемнәргә була.

Фәйзи аганың сүзләрен күәтләп, тагын да шуны өстәргә кирәк: район партия комитеты карары белән 1936 елның апрель-июль айларында гына да 166 наданнар мәктәбе (3884 кеше), 44 ярым на-даннар укыту пункты (1350 укучы) һәм һәрбер җидееллык мәктәп янында яшьләр өчен кичке уку класслары (14-18 яшьтәге 600 укучы) ачыла. Шулай итеп районда наданлыкны бетерү өчен көрәш массакүләмлелек ала, бөтенхалык эшенә әверелә.

Берникадәр дәрәҗәдә мәгълүматлы белгечләр әзерләүдә колхозчы яшьләр мәктәбе (РКШ) да шактый эш башкара. Ул 1936 елның 28 гыйнварында оештырылып, район үзәгендә биналар җитмәү сәбәпле баштагы мәлдә Тәҗәй авылында урнаша. Аның беренче директоры итеп безнең як авылларының партия-совет органнарында байтак еллар эшләгән ялкынлы коммунист Мәхиян Сәфиуллин билгеләнә.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас