Аягына җылы сүчинкә, башына кәшемир яулыгы өстеннән карты Закирҗаннан калган күн түбәле сары бүрек киеп алган Гайникамал моңа кадәр эшсез торган агач көрәген алып тышка чыкты. Караңгы чоланнан кинәт кенә ап-ак «патшалык»ка килеп чыккан әби бер мәл күзен ачалмый торды.» Йа Хода! Сүбөханалла-мәшалла...» Кичтән башланып, иртәнгәчә туктамаган буран бар дөньяны актан ясаган иде. Төнге ыжгыр кунак «Бу почмаклар, чокырлар, уентылар, ышык урыннар нәрсәгә кирәк инде?» - дигәндәй, мөмкин булган бар җиргә кар тутырып, сылап-сыйпап куйган. Дүрт баскычлы күтәрмә урынында да җыерылып-җыерылып тыгызланган кар тавы хасил булган. Табигатьнең яңгырын да, карын да, эссе кояшын да, җил-давылын да Ходай Тәгалә рәхмәте дип кабул итеп өйрәнгән әби тыныч кына эшкә керешмәкче булды. Исәбе - иң тәү чиратта кар астыннан күтәрмәне юллап табу. Тик бу ният өлкән яшьтәге әбигә бик җиңелдән түгел иде. Җитмәсә көрәп алган кар, җепшек булганлыктан, берничә кат селкүгә дә көрәктән төшәргә теләми, сылашыпмысылаша. Күтәрмәне алай-болай кардан әрчәләгәнче Гайникамалның хәле бетте, ахмәлгә төшеп күтәрмә баскычына чүмәлде. Шушы мизгелдә үзен сиздереп алган йөрәген тыңлый-тыңлый еш-еш тын алган хәлдә үз алдына сөйләнеп куйды ул:
-Өлкәнәйгәч, бөтенләй икенче төрле икән ләбаса, кай арада гомер үтеп киткән дә, яшь чактагы сәламәтлек кайда калды икән?... И-и-и-и, Ходаем! Иелсәң баш әйләнә, аз гына эшкә тотынсаң йөрәк кага, бил тирәләре оеп ката башлый, аяклар сызлый... Ходайның рәхмәте, үтте бит гомеркәйләр, кайда калды җир җимертеп эшләгән чаклар? Кайда Закирҗан белән иңгә-иң терәшеп дөнья көткән чаклар? Бер генә була икән ул чор, бер генә-ә-ә. Ә бит гомер буе эшкә нык булдык. Башка чордашлар кебек бүлнис юлын да тапамадык... Әйе, әйе, картайганчы духтырларны күрмәдек, дару төймәсе йотмадык... Әлбәттә, бәбәй табарга барганнарын искә алмаганда... Буранын әйтер идем... Ялгыз корткадан көлгән кебек..., Узган шимбәдә район үзәгендә яшәгән улы Венер тап-таза итеп көрәп киткән ихатаны бер төн эчендә яңадан көрткә күмгән...» Гайникамал көрәгенә таяна-таяна, кар өемнәренә саграк басарга тырышып абзарына табан атлады. Җепшек кар тып-тыгыз. Хәтта урыны-урыны белән батмый да. Кар катылыгына артык нык ышанып саклыкны югалтып җибәрде әби. Бер урында таянган көрәге яртылаш карга кереп киткәч, бөтен гәүдә авырлыгын уң аягына күчерәсе иткән иде дә, гөберт итеп карга чумды. Шул мизгелдә тигезлеген югалткан гәүдә бер якка янтаеп китте. Кулы таяныр нокта эзләгәндәй буш һаваны кармалады. Әйе шул, буш һавада «тотын, әбекәй» дип сиңа тотынгыч әзерләп куйганнар ди... Тотын бар... Әби күз ачып йомганчы кар сырынтысы артына ук тәгәрәп китте. Бер ара торалмый ятты Гайникамал. Эченнән генә «Шулай була икән ялгыз картлык, кырыңда иңсә терәрлек кешең булмагач, шулай тәгәрәп тә китәсең икән, әстәгъфирулла»- дип уйлап куйды. «Карты исән булса бүген болай ятмас иде дә бит». Алай да уфылдый-уфылдый торып, сукранып юлын дәвам итте. Абзар капкасы эчкә ачыла торган итеп эшләнгәнлектән аны көрәп торасы булмады. Закирҗанына мең рәхмәт, урыны җәннәттә булгыры, шушындый кышкы бураннарны күз уңында тотып шулай көйләгән инде капканы. Йорт-җиргә, каралты курага кулы бигрәкләр дә ятышлы булды шул мәрхүм картының. Вафатына бер генә ел, ә абзар-келәтләр ким дигәндә яңадан унбиш-егерме ел «ыһ» та итми торырлык әле. Менә тагын Гайникамалның күңелен соңгы араларда еш борчыган «кунак» - ялгызлык тойгысы биләде. Бу ниндидер җәһәт кенә килеп тиз генә үтеп китә торган тойгы да түгел үзе. Ул килә дә тормыштагы башка бер нәрсәгә дә урын калдырмый бар уйларны, бар күңелне, кыскасы бар халәтне, тәннең барлык күзәнәкләренә кадәр били иде. Бу тойгыда яшәлгән тормыштан ниндидер билгесез үкенү дә, үткәннәрне бәгырьләр телгәләнгәнче сагыну да, югалтканнарны мәңгегә кире кайтарып булмау чарасызлыгы да һәм тагы әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр бар иде.
«-И-и-и-и, бигрәк иртә китте шул Ходай бәндәсе, бигрәкләр дә ашыкты мәңгелек дөньяларга... Әле яшәргә дә, яшәргә иде дә бит... Корткасын ялгыз калдырып... Көтмәгәндә, уйламаганда...» - Гайникамал эченнән үзе генә белгән ниндидер догаларын кабатлап алды:«- Я Раббым, безнең уйларыбызны туры кыйлгыл, безнең кайгыларыбызны җиңел кыйлгыл...
"Я, Раббым, безнең кимчелекләребезне тәмам кыйлгыл, кылган эш-гамәлләребезне кабул кыйлгыл, вә дәхи догабызны да кабул кыйлгыл,.. Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәд галәйһиссәламгә вә Аның әһле вә сәхабәләренә - барчасына да рәхмәт күндер.» Күзләре «тышта торып калган» Гайникамал абзар караңгылыгына ияләшкәнче беркавем уйланып басып торды. Әчкелтем тирес, сыер исе, хуш исле коры печән, арпа саламы исләре аңкыган җылы, дымлы абзар һавасыннан күкрәкләргә рәхәт булып китте. Биредә ышык һәм тыштагы салкын, карлы җилнең әсәре дә юк иде. Ә сыеры - «Йолдызкае» җылы абзарда тыныч кына күшәп ятса да, ара-тирә мышнап тирән сулап куя. «Аңлыйсыңмы хәлкәйләремне?» дигәндәй, зур, дымлы күзләрен мөлдерәтеп әбекәйгә бераз карап тора да тагы тыныч кына күши башлый. «Озакламас, шушы көннәрдә бозаулап куяр, аллабирсә... Инде исән генә котыла күрсен сөекле «Йолдызкае»... Әйткәндәй, сыерларның хәтер ягы ничек икән? Үткәннәрен озак оныта алмый микән малкайлар? Ә менә «Йолдызкай»ның бар тормышы Гайникамалның бүгенгедәй күз алдында... Әйе, бүгенгедәй күз алдында, мартның егерме өче иде ул көн. Иртән абзарга чыгып шундый да матур бозауны күргәч, Закирҗан белән Гайникамалның ис-акыллары киткән иде. -Әстәгьфирулла! Тәүбә, тәүбә... -Сүбөханалламәшалла!.. -Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән изге җан иясе бу... - Тана икән, бигрәк матур сыер кызы булган бу... -Берүк яман күзкәйләр тимәсен үзенә, - диештеләр. «Тфү- тфү...» дип, тирә-якка төкеренгәндәй итеп, бозауның муенына кызыл тасма тактылар. Карт белән кортка башларына шушылай кинәт килеп төшкән күңелле мәшәкатькә сөенеп йөгерештеләр. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә бер-берсенә йомыш-эш кушып, киңәштабыш итеп чамасыз каударландылар. Уйлап карасаң, бөтенләй үк көтелмәгән бәхет тә түгел иде бу. Сыерның бозауларга тиешлеген һәр авыл кешесе кебек алдан белде алар. Сабыр гына көтеп йөрделәр. Тик шулай да, бу - олы вакыйга. Бу - зур сөенеч. Бу - йортка бәрәкәт килү дигән сүз. Ә «Ходай бүләге» исә, әле ныгынып җитмәгән тоякларына басып юеш борыны белән инәсенең сөттән ташып бүрткән имчәкләрен «төя» башлады. Олы, авыр эштән котылган малкай мәшәкать аткарып йөгерешеп йөргән хуҗаларга битараф кыяфәттә, дымлы кара борыны гына түгел, ә бөтен башы ап-ак сөт күбегенә баткан , «ак оеклы кызчыгын» ялап киптерә башлады. Маңгаенда йолдызга охшаган ак табы булганга, яңа туган бозауга шунда ук «Йолдызкай» дип исем дә биреп куйдылар. Җай гына хәтирәләр дулкынында йөзгән Гайникамал сыерының маңгаен сыйпап алды, иркәләп муен асларын кашыды. Ә «Йолдызкай» хуҗабикәсенең шушы иркәләвен генә көткәндәй, дымлы да, бераз кытыршы да теле белән аның кулын ялап алды. Ул ниләр уйлаганын аңларга теләгәндәй, күшәвеннән туктап, зур күзләре белән әбигә текәлгән иде. Хәрәкәтсез басып торудан аяклары оеп китүен чамалап Гайникамал мал улагы читенә сөялде. Кабаттан күңелле де, сагышлы да булган хәтирәләр дулкынында йөзеп китте... Бозауның дүрт бәкәле дә тездән тоякларына хәтлем ап-ак иде, әйтерсең ак оеклар кидереп куйганнар. Йорт хуҗалары, әкияттәге Хызыр Ильяс бозавыдай ай үсәсен көн үсеп, тиз арада түп-түгәрәк көр танага әйләнгән «Йолдызкай»ны нәселгә калдырырга булдылар. Хуҗаларның үзләре белән бергә картайган сөтлебикә үтә дә акыллы булды. Мәрхүм Закирҗаны һәрдаим әйтә килде:
-Кеше акылы бар бу малда, карчык (ул әбигә мөрәҗәгать иткәндә яратып карчык дип эндәшә иде), Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән ул безгә... Хуҗаның шушы сүзләрен куәтләгәндәй, «Йолдызкай» үзе дә бер кырын эшкә дә укталмады. Көтү бозып йөрүче алама мал исеме күтәреп, кеше печәнлегенә, авылга терәлеп торган колхоз басуларына потрау ясамады. Көтүдән беренче кайтып керер, ә капка ачмый торсалар, тыныч кына көтәр иде. «Мал иясенә охшый» диләр. Гомер буе авылда тәртиплелек, акыллылык өлгесе булган Закирҗан белән Гайникамалга һәм аларның сыерларына карасаң, бу борынгы халык әйтеменең дөреслегенә инанасың. Сыерның көн дә алып кайткан утыз казаклы чиләк тулы сөте яңа аертылган каймак кебек куе иде. Авыл җирендә бит сыерсыз яшәүләре ай-һай авыр... «Сыйлы көнең-сыерың» дигәндәй, сөте дә, каймагы да, эремчеге дә, катыгы да шул сыердан. Ходайның һәр бирмеш елында бозавын да китереп торды «Йолдызкай» «ак ризык»ка да рәхәтләндерде. Бозавы да тук булды, өйдәгеләргә дә җитте. Балалары да каймагын, сөтен, катыгын, эремчеген күпме кирәк, ташып кына тордылар. Малкайның бөтен күрше-тирәне сокландырган тагы да бер үзенчәлеге шунда - ул башка кеше сыерлары кебек сауганда тиберченми, арт аякларын тышаулатып тормый, ә акыллы гына басып торып саудырыр булды. Дөнья көтәргә гайрәтләре бар чагында Гайникамалның берничә сыер асраган күршеләреннән көнләшенкерәп иренә «ике баш итик» дигән чаклары да булгалады. Әмма Закирҗаны «Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» дип әйткән борынгылар, «Йолдызкай» җитмиме сиңа? дип кенә җавап бирер иде. ...Үткән еллар - аккан су. Балалар да үсеп җитте бер заман. Төн йокламый бала багулар да бер генә була икән кеше тормышында. Олы кызлары Казанда укыды да шунда эшкә кереп, шунда төпләнеп тә калды. Зур икән «Казан» дигәннәре... Төпчекәйләре Зариманы да апасы үз янына тартты. Хәзер инде икесе дә «башлы-күзле» булып, Казанда яшиләр. Гаиләләре дә бөтен, торыр фатирлары да бар, аллага мең шөкер, киләчәктә дә шулай Ходай Тәгалә рәхмәте белән көн күрсеннәр... Уртанчы уллары - Венер исемлесе кыз туганнары кебек «институт» дип йөрмәде. Һөнәри училище бетерде дә, солдат хезмәтеннән кайткач, район үзәгендә төпләнде.
Үзе шикелле үк югары уку йортлары белән мәшәкатьләнмәгән бер кызга өйләнде. Киленнәре күрше Актаныш районының Чишмә авылыннан. Әйбәт гаиләдән, тырыш нәселдән булды килен. Гайникамал аны бер күрүдә үк үз итте һәм яратты. Яратты дигәннән... Бу ярату һаман да шул үз каны булган үз малаеның язмышын кайгыртудан гыйбарәт иде. Ирләр бит олы бала...Аларга аерым тәрбия кирәк. «Ирләрне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын», дип тә юкка әйтмәгәннәрдер, югыйсә. Әнә, түбән оч Хәмдүнәнең малае шул пырдымсыз киленнәре аркасында башын элмәккә тыкмадымы ни?..Ә киленнәре Альмира барыбер кеше башына җиткәч тә акылга утырмады. Һаман шул бөтен миргә ыстырам булып йөрүен дәвам итә. Малаеның тормышы өчен эчтән сөенеп йөрсә дә, һаман колагына тукып кына тора Гайникамал: - Штубы киленнең кадерен белеп кенә яшә. Әтиегез гомергә җиңел холыклы, пырдымсыз җилкуар булмады,- ди. Әле бу килештән балалар үстереп зәһәр шәп яшәп яталар... И-и-и-и, Ходайның рәхмәте, Закирҗаны исән чагында балаларының читкә таралуына да артык әһәмият бирмәде шикелле Гайникамал. Ул вакытта бар кешенең телендә «шәһәр» дә, «шәһәр» булды бит. Шунда эләккән, шунда төпләнгән кеше бәхетле булды. Ә туган авылда калуны бер түбәнлеккә санадылар. Шуңа күрә дә Гайникамал кызларының шәһәрдә калуларына бер яктан пошаманга төшсә, икенче яктан сөенде. «Барыбыз да бер җирдә, бер илдә яшибез. Кайда яшәсәгез, кайда йөресәгез дә юлларыгыз уң булсын. Аллаһы Тәгалә исеме белән йөрегез, аннан башка куәт иясе юк. Бисмилласыз бер адым да атламагыз. Изге фәрештәләр сезне беркайчан да ташламасын, - диюдән узмады...
Мөнәвис НИЗАМИ. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.
(Дәвамы бар).