Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
8 февраль , 11:00

Йолдызкай бәхиллеге

(Дәвамы). «Дөнья», «җиһан», «кеше гомере», «Яшәү белән үлем» дигән мәңгелек тәкъбирләр турында да үз фәлсәфәсе бар иде Гайникамалның. Тик кеше гомер буе, үлеп мәңгелек дөньяларга күчкәнче, үз тәҗрибәсенә таянып яши икән.

Йолдызкай бәхиллеге
Йолдызкай бәхиллеге

Менә шушы тәҗрибә, ачы тормыш тәҗрибәсе күңелләрдә яшәгән тормыш фәлсәфәсен үзгәртеп тә куя икән. Хәзер карты мәңгелеккә күчеп олы өйдә япа-ялгызы торып калгач, ялгызлыкның нинди «ачы бәхет» икәненә ныклап төшенде әби. ...Әйтмә инде, «кеше хәлен беләсеңме, үз башыңнан үтмәсә» дигәндәй, үз башыңа төшмәсә белеп тә булмый икән. Самай гына балаларны очырып, бер-береңә терәк булып яшәр чагында китте дә барды. Баштарак бигрәк авыр кичерде Гайникамал ялгызлыкны. «Карт, шулай итикме? Карт, болай итсәк ничек булыр? дип, Закирҗанының күзләренә генә карап торган кортка бер мәл бөтенләй каушап калды. Гомер буе яраткан хуҗасының күзләренә генә карап торган, аннан башка бер адым да атламаган тугры этнең бер вакыт мәңгелеккә адашуы, югалуы да шулай була торгандыр. Киңәш-табыш итәргә, ничек яшәргә юл күрсәтүче дә юк, яшәүне өр-яңадан башларга мөмкинлек тә юк. Чөнки гомер узган, картаелган... Гайникамалның да ни эшләргә белмәгән чаклары күп булды. Дөресен генә әйткәндә, кулына эш, тамагына аш бармады. Бу әле болай гына... Бу әле җиңел әйтелгән. Бу әйтемнең артында иксез-чиксез, тирән мәгънә бар. Менә шул мәгънәне аңлау, үз башыңнан кичерү бик авыр икән. Чарасызлыктан елап утырган чаклары да булгалады. Көннәрен эш-мәшәкать белән үткәрсә дә, төннәрен авыр үткәрә башлады ул. Кайвакыт үзен кызганып утыра-утыра да, гомер буе ялгыз яшәгәннәрне уйлый:

- Эчкәйләр тулы ут белән ничекләр гомер буе яшәмәк кирәк? - дип көрсенеп куя. Җиденче дистәне куа бит ул да. Бу яшьтә күңел күзләре бер дә генә алга карамый икән, ә гел генә үткәннәрне барлый икән.

Кеше гомер көзендә күбрәк истәлекләр белән юанып яши икән. Ә ялгыз әби күңеле йокысыз озын төннәрдә ниләр генә уйламый да, ниләр генә исенә төшерми... Ярый әле үткән гомерләре ачы үкенүләр белән сугарылмаган алай да... Матур гына яшәделәр... Кеше теленә кермәделәр, адәм рисвае булып йөремәделәр...

Абзарында шул бер сыеры белән кош-кортыннан башка бер малы да юк аның. Шулай да балалары мал асрап интекмәскә куша. - Бер нәрсәдән мәхрүм булмас- сың. Бар нәрсәне дә үзебез китереп торырбыз. Сиңа бер ялгызыңа күпме генә кирәк инде? Я бөтенләйгә безнең янга күч, бездә яшә, интекмә ялгызың, - диләр. Мең рәхмәт яусын балакайларына.

Ходай Тәгаләнең изге фәрештәләре сакласын аларны. Кул-аяклары сызлаусыз булсын. Күңелләреннән иман китмәсен. Кыйлган гамәлләре тәүфыйклы булсын.

Әтиләренең кырыгы үткәч үк әйтә башлаганнар иде шушы сүзләрне, әле дә әйтәләр. Тик Гайникамалның бу килештән үз фикерләре бар шул. Малкайны бетерми асрауның да үз сәбәпләре бар шул. Бозаулатырга кирәк аңа «Йолдызкай»ны, исән-аман бозаулатырга кирәк....

Ел башка елга охшый кайчакта. Ул елны да яз шушылай галәмәт буранлы килде. Кыш буена кар аз яуса да, март ае бер атнада бөтен кыш буена төшмәгән карны яудырды. Ул гынамы, яудырган карын бер урыннан икен- че урынга күчереп йөртеп, бар дөньяны көрткә күмеп ташлады. Иртән торып абзарга, келәткә бармалы түгел.

Бәдрәфкә барып хаҗәтеңне үтәгәнче, башта җан тирләреңне чыгарып аңа юл салырга, ишеген кардан тазартырга кирәк. Төне буе котырган буран «Дөньягызны күмдемме?.. Инде минем эшем бетте» дигәндәй, иртәнгә тына.

Иртән шундый тынлык, шундый тынлык, минсиңайтим, хәтта колакларда чыңлый. Әйтерсең буран яртылаш карга күмелгән өйләрдәге кешеләрнең күңелләренә шом салып төне буе мич торбаларында сызгырмаган да, соңга калган юлчыларны юлдан яздырып төне буе котырмаган. Ә тынгысыз Закирҗан иртән биштән, алтыдан көрәк тотып ихатага чыга... Менә авыл халкы, күрше-тирә йокыдан уяна. Буранның төнге эшенә хәйран-вайран булып баш чайкый. Ихатага тау-тау булып өелгән карны кая куярга белми баш вата. «Монда нәрсәдер бар... Чиста эш түгел бу... Закирҗан картның төнге буран белән үз әшнәлеге бар, имеш. Карт ниндидер сихерләр ярдәмендә буранга ихатасына кермәскә куша икән... Шуңа күрә буран аның хуҗалыгын әллә каян урап үтә икән...» Бу ярым шаярып әйтелгән сүзләрнең хуҗасы - күршедә яшәгән Зариф. Бу ата ялкауның кыш буена көрәк тотканы юк. Бәлки тотар да иде, тик аның кар көри торган көрәге юк. Шуңа күрә алар кар басып киткән дөньяда койма-киртә өсләреннән генә йөриләр. Ә урам капкалары яртылаш ачык көйгә карга күмелеп катып калган. Әйе, Закирҗан картның ихатасы да, капка төпләре дә көн башлануга тап-такыр итеп көрәлгән була. Гомергә шулай иртәчел булды ул. Төшкә тиклем йоклап ятканнарны җене сөймәде.Иртәнге эшләрен төгәлләп корткасының сөткә генә туглаган коймагы белән тирләп-пешеп чәй эчкәндә бик еш кабатлый торган фикерен әйтеп куюны кирәк таба:

- Авыл шәһәр түгел, карчык. Шәһәр халкы йокысын туйдыргач кирәк әйберен базарга, яисә магазинга чыга да ала. Ә авыл җирендә йорт-җирең җитеш, табының мул булсын өчен йоклап ятмаска, иртә таңнан кичкә кадәр селкенергә кирәк. Хәрәкәттә - бәрәкәт дигәннәр бит борынгылар да, - ди. Картының каршысына утырып, бушаган чынаякларга кабаттан тәмле итеп чәй ясаган Гайникамал:

- Бик дөрес әйтәсең, бик дөрес, - дип аның сүзләрен җөпләп куюны кирәк таба. Чөнки яхшы белә, бу беренчедән аның ярты гасырга якын бергә гомер сөргән картының яшәү рәвешенә әйләнгән кире каккысыз фикере, икенчедән икәүләп узган тормыш юлында шулай күнегелгән - хатын-кыз һичкайчан иренә каршы аркылы сүз сөйләп утырмас. Бу мөселман хатын-кызларының хәзерге яшьләр арасында югалып, онытылып барган иң гүзәл сыйфатларының берсе бит, югыйсә...

Абзардагы менә-менә бозауларга торган сыерын да тәрбияләп кенә тора Закирҗан. Улагына җәй исләре килеп торган хуш исле чәчкә-печәнен сала. Бодай саламын кайнаган су белән пешекләп, аңа көрпә ялатып башак ясап бирә. Суны җылытып, бераз шикәр комы болгатып кына эчерә (карынындагы бозавын өшетмәсен, янәсе).Бозаулар вакыты җиткәндә малны төннәрен дә искә алалар. Чөнки вакытында искә алмасаң, яңа туган бозауга салкын тияргә дә мөмкин. ...«Егыласымны алдан белгән булсам, шул урынга салам түшәп куйган булыр идем» дип әйткән ди берәү.Үзен алда ниләр көткәнен адәм заты бер ничек тә беләлми шул. Көн дә ямьле иде, югыйсә. Барсы да матур башланды. Дөнья ал да гөл кебек иде. Тик Закирҗанның гына күңеле иртәннән үк болытлы күк йөзен хәтерләтте. Нәрсәгә эче пошканын үзе дә аңламый гаҗиз булды. Ә күңелсез хәл буласы көнне төшлектә тынгысыз карт түбәдән печән төшерим дип абзарга чыкты. Беренче карашка бар да тәртиптә иде. Малкай бер читтәрәк тыныч кына күшәп басып тора. Абзарда җылы һәм ышык. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, карт печән күтәреп түбәдән төшкәндә сыер мөгезе белән баскычка килеп орынды. Шул мизгелдә үк гәүдә тигезлеген югалткан Закирҗан сәнәге - печәне белән түбәнгә мәтәлде һәм күз ачып йомганчы сыерның аяк астына килеп төште. Юк, имгәнмәде ул. Бары тик шулай кинәт кенә булган хәлдән шаңкып калды. Бераз уш җыялмый торган карт үзен-үзе белештермәстән, сикереп торып кулындагы сәнәк сабы белән малкайга кизәнде. Үз гомерендә малга кул күтәрмәгән мал җанлы Закирҗан үзенең бу ямьсез кылыгына үзе дә аптырап китте. Ә бит, Ходай шаһит, һич кенә дә сугарга теләмәгән иде ул... Шайтан үзе котырткандыр, күрәсең... Шайтанмы, түгелме, тик эш узган иде. Бурадай корсагына сәнәк сабы эләккән «Йолдызкай» башта мәзәк итеп кенә арт аякларына утырды. Аннары «Нишләдең син, хуҗам?» дигәндәй, чиктән тыш ялварулы, курку катыш күзләрен тутырып карап ямьсез итеп бер мөгрәп куйды...

Якты дөньяны күрергә насыйп булмыйча, карында үлгән бозауны бары тик бер атна үткәч колхозның мал врачы Гарифҗан кисәкләп-кисәкләп чак алып бетерде. -Көне җиткән булган малкайның, - диде ул сыер карынын инде череп исләнә башлаган үләксә кисәкләреннән тазартатазарта. Шулай да, Гайникамалның Кәшти Рәйсәсеннән утыз сумга алып кайткан бер шешә самогонын икегә генә бүлеп йоткач, хуҗаларны үзенчә тынычландырды ул:

- Ничава-а-а, малкай яшәргә тиеш... Быел язмаган булса да, киләсе елга бозаулар аллабирса. Мал врачы өстәлдәге бушаган шешәгә өметсез генә карап: - Иртәгә тагын бер урап китәрмен, - дип, ишеккә ыңгайлады... Бу хәлгә иң нык кайгырганы, әлбәттә, Закирҗан үзе булды. «Йолдызкай»ның интегүләрен күреп аның бәгъре пәра-пәра килеп телгәләнде, һичкайчан булмаганча үзәге өзелде. Картның риясыз күңеле килеп туган хәлне берничек тә үзгәртеп булмаган чарасызлыктан әрниәрни бик озак елады.Ул бу хәлдән соң сыер торагына бөтенләй кермәс булып читләште. - Үзем генә, бары тик үзем генә гаепле, - дип, көне- төне үзен битәрләгән карты Закирҗанын корткасы үзенчә тынычландырырга тырышты: -Кит инде, «сыер бозау салды»,- дип кеше шулай үзен- үзе ашыймы? Ходай насыйп итсә, киләсе елга булыр... «Узган эшкә салават» дип шөкер итәргә кирәк, - дигәнрәк сүзләрен адым саен кабатлар булды.

Вакыт дигәннәре бер дә тик тормый. Бертуктаусыз аккан Базы суларыдай ага да ага. Дүртөйле ягындагы Бурлытау артыннан һәр иртәне күтәрелгән кояш нәкъ авыл өстеннән генә уза да кичен кайдадыр Бакалы якларына барып бата. Бу Ходайның һәр бирмеш көнендә шулай кабатлана да кабатлана. Март ае да, шушы табигать канунына ярашлы, үзенең күңелсез хәлләре белән артта калды. Ямьле җәйләр җитеп, авыл маллары көтүгә чыкты. Барсы да кабатлангандай иде. Бөтенесе дә күп тапкырлар булганча кебек... Гел генә элеккечә кебек иде... Тик озын гына гомер кичергән карт та, кортка да бу «кебек»нең чын түгелен аңлый иделәр. Аңлый иделәр, әмма бер-берсенә бу турыда «ул белә күрмәсен!» дип әйтмәскә тырышып йөргән булдылар. Кичен, мал көтүдән кайтыр вакытларда бер-берсенә карамаска тырышты- лар. Әйе, бар да элеккечә кебек булса да, «Йолдызкай» гына элекке вакытлардагыча ашкынып яланнан беренче чабып кайтмады. Көтүнең иң артыннан сөйрәлгән малкай өйдә бозавы көтеп тормаганын бөтен акылы белән аңлый иде, күрәсең...

Шушы җәй башында Закирҗан мәзәк кенә итеп чирли башлады. Башта абзарга чыккан җиреннән тиктомалдан аягы аксап керде. - Әкренләп үтәр әле, ялгыш басканмындыр, - дип йөрсә дә, аяк төзәлмәде һәм ул бер аягына аксап чатанлап йөрер булып китте. Төннәрен йоклый алмыйча сызланып чыкты. «Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган» дигәндәй, Гайникамалның үгетләүләренә бирелеп, гомер буе дини хорафатларга ышанмаган Закирҗан карт авырткан аягын өшкертеп карарга да ризалашты. Тик түбән оч Сәләхи Хәмдиясенең әллә нәрсәләр укынып, лайлалы төкреге белән авырткан аякны ышкуларына карамастан, ул барыбер әйбәтләнмәде. Ә бераздан, картның бер сәбәпсезгә хәле дә бетә башлагач, пошаманга калдылар.

Корткасы белән үзара киңәшкәч, район үзәгендәге дәваханәгә дә барып карады авыру карт. Тик табиблар кистереп кенә берни дә әйтә алмадылар. Куйган диагнозлары шул булды:

- Дөньяны нык куасың, бабай, өеңә кайтып әзрәк ял ит, типичный арыганлык галәмәте бу, - дип, бәләкәй баланы карагандай, төрле витаминнар, әллә нинди «биодобавка» дигән дарулар язып бирделәр. Әмма витаминнар ашаудан гына хәл яхшы якка үзгәрмәде. Үтеп барган җәй белән бергә бабайның сәламәтлеге дә китә барды. Көннәрдән бер көнне ул йөри алмас хәлгә килде. ...

Мөнәвис НИЗАМИ. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы. (Дәвамы бар).

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас