Маяк
-2 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
15 февраль , 13:00

Йолдызкай бәхиллеге

(Ахыры). Җәй ахырының кабатланмас үз матурлыгы бар. Тышта шундый күңелле, шундый рәхәт. Ул өлгереп килгән алма, болыннан яңа кайткан коры печән исе, бал исләре таратып утырган умарталар янында кортлар безелдәве.

Йолдызкай бәхиллеге
Йолдызкай бәхиллеге

...Күбәләкләр, бөҗәкләр оча... Чебеннәр йөри... Песи балалары йөгерешә... Иртән мал китә, кичен мал кайта...

Кешеләр чаба... Бөтен дөнья хәрәкәттә. Тик Закирҗан карт кына хәрәкәтсез. Бер ай элек җир җимертеп тормыш көткән картны шушы матур көннәрдә күтәреп ихатага чыгардылар, көн кичкә авыша башлаганда кире алып керер булдылар. Имгәк булып кеше кулына калуына берничек тә күнегә алмаган Закирҗан савыгырга тырышасы урында эчтән генә үзен-үзе «кимереп», көннән-көн кибә, сула гына барды. Хәер, мондый халәткә нинди генә Ходай бәндәсе күнегә алыр иде икән?!... Тик йөри алмаса да, очты Закирҗан. Күңеле белән, уйлары белән әллә кайларга очты. Авылның тирә-ягындагы барлык урманнарны айкады... Гайни (Гайникамал) белән яшь чакларда каерып печән чапкан болыннарда йөрде... Күлдә су коенды, Базы елгасы буенда каз-үрдәкләрне күзәтте... Басудагы өлгереп килгән иген диңгезенә хәйран калды... Тик көннәр-төннәр буе уйларың белән генә яшәү дә ялкыта икән. Хәрәкәттә булган теләсә нинди бөҗәктән дә көнләшеп үз-үзеңне күрәлмәс дәрәҗәгә киләсең икән. Кабаттан дәваханәгә барудан кырка баш тарткан картны көннәрдән бер көнне малае Венер чарасызлыктан мари авылына Серафима исемле күрәзәче корткага алып китте. Җигүле ат белән ярты көн бара торган юлны җиңел машина белән бер сәгатьтә үттеләр. Алар килеп кергәндә Андреевка дигән урыс авылына терәлеп диярлек утырган Аначта гадәти тормыш кайный иде. Урамда көтүе-көтүе белән каз, үрдәк йөри. Кем ат белән, кемдер җиңел машинага бер көпчәкле арба тагып печән ташыйлар. Ара-тирә шулай ук печән төягән «Беларусь» тракторы да үтеп китә. Бер исерек адәм су колонкасы янындагы пычрак мәтедә ята. Тормышның ниндидер башка, айнык кешеләр аңламаган, югары ләззәтен тоеп яткан бу исереккә печән кирәкми иде, күрәсең. Аның кырына җыелган каз-үрдәкләр «нигә безнең күлгә хуҗа булдың?» дигәндәй, авыл яңгыратып кычкырышалар. Бөтен авыл өстенә өлгергән алма исе таралган. Күрәзәче Серафиманың өе дә алмагачлар эчендә утыра. Тыштан балчык белән сылап акшарланган җыйнак кына гадәти мари өе иде бу. Венерның гозерен тыңлагач, Серафима аларны нигәдер бер ярты сәгатьтәй көттереп торды да, аннан соң гына өйгә дәште. Илеш татарлары арасында яшәгән мариларның күпчелеге кебек бу кортка да саф татарча сөйләшә иде. Ул авыру әтисен өйдә калдырып тышта көтәргә кушкач, Венер капка төбендәге утыргычка чыгып сөялде һәм тыныч кына авылның тормышын күзәтергә кереште. Менә пычрак күлләвектә рәхәтлек кичереп яткан адәмне берсе өлкәнрәк, берсе яшьрәк ике хатын кыйный-кыйный өстерәп алып киттеләр. Тирәякны исеректән бушаган урынга кереп коена башлаган каз-үрдәкләрнең шат авазлары яңгыратты. Колонкага суга килгән чибәр генә мари бичәсе ят кунакны әрсез күзләре белән «ашый» башлагач, Венерга ихатага кереп китүдән башка чара калмады. Ә өйдә бу вакытта Серафиманың дәвалау курсы башланды. Бабайның соңгы айлардагы яшәү рәвешен читләтеп-читләтеп кенә, әмма җентекләп, энәсеннән җебенә кадәр төпченеп чыкты күрәзәче. Кыяфәтенә ниндидер шомлылык чыгарып борынгы китапларын актарды, керләнеп беткән яулыктөргәген сүтеп, андагы саргаеп беткән кәгазьләрен кыштырдатты. Ахырда бабайның үз сүзләреннән сыер белән булган хәлләрне ишеткән Серафима: Абзар иясе кагылган сиңа, мал рәнҗеше алгансың,- дип нәтиҗә ясады. Чирленең алып килгән мул гына күчтәнәчләрен, акчасын кабул итеп алгач, ниндидер үләннәр бәйләме төреп бирде. - Боларны абзар почмакларына куеп чыгарсыз, бер ай үткәч хәлләр яхшы якка үзгәрер, - диде күрәзәче Серафима. «Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма» дигәндәй, Закирҗан карт авыр уйлар белән кайтты мари авылыннан. Көне-төне караватында уйланыпсызланып яткан картның башында әлеге дә баягы шул бер уй-фикер чуалды:

- «Йолдызкай»ның рәнҗеше төшкән миңа, кичерәлмәгән мине малкай, күрәзәче дә шулай дип әйтте бит, - дип һаман корткасына сөйләнде ул. Бер чиргә бирешсә, бетсә дә бетәр икән кеше дигәнең. Авызына тәгам ризык кабалмаган, мәҗбүри каптырсалар йоталмаган Закирҗан картның хәрәкәтләнмәгән гәүдәсе кибеп, кечкенә бала рәвешендә калды. Картының гомере беткәнен аңлаган Гайникамал тышка чыгып елап-елап керсә дә, өйдә карты янында күз яшен күрсәтмәде. «Менә әйбәтләнәсең, иншалла, терелерсең, без әле яшәрбез, аллабирсә» дип тынычландырырга тырышты. Ә соңгы көннәре җиткәнен аңлаган карт «яраткан тәтәен тартып алып хаксызга кәмсетелгән баладай», теләсә нәрсәгә бик тиз үпкәләр булып китте. Язмышына рәнҗеп елап та алгалады. Ишек алды тирәсендә мәңге бетмәс үз йомышлары белән йөргән корткасын кирәксә-кирәкмәсә дә кычкырып чакырыр булды. Кайчандыр теләсә-нинди авыр эшне дә уйнап кына башкарган көчле беләкләр нечкәреп, кан тамырлары үтәдән-үтә күренеп торганга әйләнде. Аның кыяфәтенә карап бу кешенең кайчандыр җир җимертеп йөрүенә ышанасы да килми иде. Җәйнең көзге муллык чорына аяк баскан бер чорында, төн уртасы таңга карый авышкач Гайникамалны уятты Закирҗан.

-Кортка, безнең «Йолдызкай» буаз микән? Син аны берүк бәла-казадан сакла инде,- диде. Карты арытаба эндәшмәгәч торып караса, ул инде якты дөньялардан үтеп китеп бара, имеш. Нишләргә белми албыргап калган кортканың кулында җан бирде карты. Шулай итеп Закирҗан да мәңгелек йортка күчте. «Бар иде кеше, юк инде кеше... Гомеркәйләр бер мизгел генә икән... Закирҗанымның шушы мизгеле үтә дә кыскарак булды... Урыны җәннәттә булсын... Оҗмах ишекләре аңа ачыктыр... Барыбызга да шунда барасы... Кемгәдер иртәрәк, кемгәдер соңрак» дигәнрәк уйлар белән соңгы юлга озатты картын Гайникамал. Әмма сыер гына ул елны бозау китереп куандырмады. Әллә теге чактагы интегүләрен оныталмаган малкай, әллә башка сәбәптәнме, ул кысыр калган иде...

Иншалла, Ходай Тәгаләнең кодрәте белән быелгысы елда хәлләр яхшыга юралып тора. «Йолдызкай»буаз. Ул шушы көннәрдә тәгаен бозауларга тиеш. Һәрхәлдә Гайникамалның үзе генә белгән кара исәбе буенча шулай булмакчы. Гыйззәтле булган Аллаһы Тәгаләнең шәрифеисеме берлән бу изге эшне имин башкарып чыгарга язсын малкаена.

Кортка абзарына чыккан саен бар белгән догаларын укып керә. Әле дә берничә аятне кабатлагач, бисмилласын әйтеп сыерының җиленен капшады, ян-якка тырпаеп торган имчәкләрен тартып карады. Алардан аксылсары угыз савылып тора иде. Ни гаҗәп, Гайникамал абзарга чыккан саен карты Закирҗанын да шушында, якында гына йөргән кебек хис итә башлый. Аңы белән бу хәлнең булуы мөмкин түгеллеген аңласа да, бакыйлыкка күчкәннәр кире кайтмый шул дип үзенә-үзе кат-кат тукыса да,бу тойгы аны ташлап китми, ә киресенчә, бар күңелен тутырып биләп ала иде. Әби үзе ничектер бу халәттән котылырга да теләми икән бит! Алай гына да түгел, бу. Шуңадырмы, соңгы араларда, картын җирләп ялгыз торып калганнан соң, үзләштереп алган үз алдына сөйләнү гадәте буенча тагы да картына мөрәҗәгать итеп сөйләнеп алды ул:

-Менә шулай, Закирҗан, сыерыбыз бозауларга тиеш...Син инде аны саклый күр...

-?...

-Исеңдәме, син сыер бозаулар алдыннан абзардан да керми идең?... - Иншаалла, Ходай Тәгаләнең кодрәте белән бар да яхшы булыр...-?...

-Мин бит беләм, син дә көтәсең «Йолдызкай»ның исән-сау котылуын...

- ?...

Тормышта балалар тудырып, сабый баккан хатынкыз буларак Гайникамал буаз малны гомере буе кызганды. Хәер, карынында бала йөртмәгән, интегеп бала тудырмаган, бала бакмаган кеше бу авыр, әмма изге халәтне аңлый да алмый торгандыр. Ул тагы бер тапкыр сыерының асларын карады, йомшак итеп коры салам җәйде, улактагы печәнен барлады. Мал торагының ышыклыгына, улакларның уңайлылыгына һәм төзеклегенә куанып тагы бер кат картына рәхмәтләр укып битен сыпырып алды. Ә сыер тыныч кына печән күшәвен дәвам итте. «Димәк, әле генә бозауламас, мал гадәттә бозаулар алдыннан күшәвеннән туктап, хәвефләнеп торучан була»,- дип, тынычланып өйгә керде Гайникамал. Карты вафат бул-ганнан бирле самавырны алыштырган тимер чәйнүген газ плитәсенә утыртты. Исәбе - тәмле итеп чәй эчеп алу. Хәер, ялгызы калганнан бирле чәй эчүнең элеккечә тәмен таба алганы юк анысы. Әби тагын хәтирәләргә бирелеп тирән көрсенеп алды:

-И-и-и-и, Закирҗаны плитә учагында чәйнүк белән чәй кайнатуны бигрәкләр дә өнәмәде бит. Аңа түлке самавыр булсын. Икәүләп, кара-каршы утырып, булган барлык сый-нигъмәтләре белән әй иркенләп тәмле итеп чәй эчәрләр иде. Тормыш - яшәүгә кагылышлы барлык киңәш-төңешләре, фикер-уйлары чыжлап утырган самавыр янында хәл ителер иде. Барлык авыл яңалыклары, ил хәлләре шушында тикшерелер, бизмәнгә салыныр иде бит. Уйласаң, уелып китәрлек икән лә. Шушы самавыр янында бергәләп чәй эчүләр шул кадәр дә йөрәкләрне сызлатырлык итеп сагындырыр дип кем уйлаган ул чакларда? Инде ялгыз калганнан бирле самавырына тотынганы юк әбинең. Әйтерсең самавыр карты белән бергә үлгән. Аннан соң, самавырдан ялгызы чәй эчү ничектер картының рухын рәнҗетер төсле иде аңа. Шушы өстенә чигүле ашъяулык ябылып бер почмакта эшсез утырган самавыр карты белән бергә үткән тормышка шул тиклем нык бәйләнгән, тыгыз үрелгән иде шул...И-и-и-и, барысы да бер генә була икән бит бу тормышта. Бәхетле, тигез гомер итүләрнең кадерләрен белерлек икән. Яратты кортка Закирҗанын. Гомер буе килешеп яшәделәр. Ялгыз калгач та сыерына ябышып ятуның да асылы шуңа кайтып кала бит, югыйсә. «Йолдызкаен» исән-сау бозаулатып алса, картының да рухы тынычланыр иде, иншалла...

Көн дә үтте, кич тә җитте. «Әнә чыгып әйләнәм, менә чыгып керәм абзарга, - дип, Гайникамал таң алдыннан гына каты йокыга талган, имеш. Төне буе йоклый алмый- ча, әйләнеп-тулганып, мәңге бетмәс уйларының очына чыга алмый яткан ялгыз әбиләргә сирәк килә торган каты, изрәткеч таң йокысы иде бу. Юк, ул бернинди төш тә күрмәде. Бары тик тыныч кына йоклап яткан кортканы дөп тә дөп килеп өй тәрәзәсен шакыган тавыш уятты. Ул да түгел, бу тавышның өндәме, әллә төштәме икәнен дә аңгармаган кортка тәрәзә аша карты Закирҗанның хәвефле тавышын ишетте.

-Гайникама-а-ал, уян тизрә-ә-ә-әк!... Абзарга чы-ы-ы- ык!... «Йолдызкай»га ярдәм ит!... Малкай үлә-ә-ә-ә!... Закирҗанының тавышын аермачык ишетүдән үзен- үзе белештерми сикереп торган кортка башта кинәт кенә башы әйләнеп егылып китә язды. Ике куллап карават башына тотынып «Әстәгъфирулла!... Тәүбә, тәүбә!» дип коты очып тәрәзәгә баккан әби анда үлгән картының апак киемдәге шәүләсен шәйләгәндәй булды...

Авыр, бик авыр бозаулаган сыерны Гайникамал ярдәмгә чакырган күршеләр, мал врачы Гарифҗан чак коткарып калдылар. «Бозавы карында дөрес торышта ятмаган моның», дигән нәтиҗәгә килгән мал врачы сыерга берничә укол кадады. Бәхеткә каршы, бөтен мир белән дигәндәй, әнкәсе кебек «ак оеклар» кигән ак бәкәлле, ак маңгайлы бозауны сап-сау килеш якты дөньяга тудырдылар. Берәр сәгатьләр үтүгә ясалган уколлардан, хуҗабикә эчергән шикәрле сулардан апарук хәл алган «Йолдызкай» дымлы иреннәре белән иркә төрткәләп бозавын имезә иде инде. Кешеләр таралышканнан соң мал янында Гайникамал гына торып калды. Шул вакыт ул үзенең бөтен халәтендә моңарчы булмаган илаһи бер җиңеллек тойды. Карты киткәннән бирле...

Әйе, әйе, Закирҗаны мәңгелеккә күчкәннән бирле барлык күңелен генә түгел, ә бөтен тән күзәнәкләренә тиклем биләгән авырлык ничектер үзеннән-үзе эреп юкка чыкты. Әйтерсең «Йолдызкай» бу мизгелдә күктән иңгән фәрештәнең үзе иде. Тыныч кына мөгри-мөгри бозавын имезгән малкайга чиксез сокланган хәлдә, үзенә кинәт кенә килгән шушы җиңел рәхәтлеккә хәйран калып катып калды ул. Ә бу илаһи күренешне абзар тәрәзәсеннән күзәткән ак шәүлә шатланган рәвеш чыгарып каралты-куралар, йорт-җир өстеннән бер-ике әйләнде дә, бик биеккә, таң йолдызларына табан юл алды.

Мөнәвис НИЗАМИ. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас