Маяк
+23 °С
Облачно
Иҗат
14 Июня , 06:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

Тормышта булган хәлләргә таянып язылган повесть.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Пролог

Җәләлтдин хәзрәтнең җансыз гәүдәсен салкын көзге төндә алып кайттылар. Башы сугып ярылган мәетне авыл янындагы Зәңгәр күл суына ыргытканнар иде. Тик Зәңгәр күл бу җан өшеткеч җинаятьтә катнашырга теләмәгәндәй, үзенең дулкыннары белән руханиның мәетен ярга каккан. Октябрьнең карлы яңгыры гына шушы вәхшилекне кылганнар белән бер уйда булгандай, төне буе җинаять эзләрен юып яуды да яуды. Әллә инде күк йөзе Урал тауларына сыенып күл буенда утырган татар авылына килгән кайгыдан үзенең бозлы күз яшьләрен түктеме? Белмәссең... Авылда моңа тиклем яшәп килгән “илнең күрке - тынычлык” дигән тәкъбир җимерелде. Кызылъяр авылын тоткан иман кальгәсенең соңгы вәкиле булган мулланың фаҗигале һәлак булуы барысын да шомлы уйларга салды. Халыкның күңелен һичкайчан булмаган ниндидер курку хисе биләде. Алай гына да түгел, бу тойгы чиксез булып бөтен авыл өстенә җәелде, барлык тирәлекне каплап алды. Хәтта сулар һава да шушы кайгыдан тулышып тартылган җәя кебек зыңлап торгандай тоелды. Авыл әбиләре, хатын-кызлар көзге озын кичтә берсеннән-берсе кече җиде бала белән торып калган Гөлсәйдә абыстайны кызганып еларга кереште:

- Инде ниләр кылыр хәзрәтнең ятимнәре?!.

- Гөлсәйдә абыстай нишләр итәк тулы бала белән?!.

- Йә, Раббым, ярдәмеңнән ташлама аларны?!.

Картлар исә, чаршау артларына качып, кәбәркәләрдә намаз укыды, сәгатьләр буе сәҗдәгә китеп, туктаусыз дога кылдылар. Әйтерсең, алар кылган догаларын калкан итеп, Кызылъяр авылы өстенә ябырылып килгән моңарчы күрелмәгән һәм бөтен илне бер мизгелдә юкка чыгарырдай билгесез афәтне туктатырга тели иде. Ошбу җинаятьне кылганнарга барысы да ләгънәт яудырды. Авыл урамында милиция кешеләре күренә башлагач, өйләренә кереп бикләнгән халык өнсез генә өметләнеп нәтиҗә көтте. Кемдер тәрәзә пәрдәсе артыннан, бәгъзеләр койма ярыкларыннан ары-бире йөргән милиция вәкилләрен, тәфтишчеләрне күзәтте. Ләкин күпме генә йөрсәләр дә, тикшерүләр үткәреп карасалар да, ул чакта бу көзге кара төннең табышмагын чишә алмадылар. Тормышта да үтә тыйнак, сабыр акыллы булган Җәләлтдин хәзрәт, авылдашлары күңеленә төрле уйдырма, имеш-мимешләр, курку, шик-шөбһә салмыйм дигәндәй, үлеменең серләрен дә үзе белән мәңгелеккә ахирәткә алып китте... Бары котырынган Зәңгәр күл генә диңгезнекедәй зур дулкыннарын ярга кагуын дәвам итте. Чал башлы кара дулкыннар, шушы авыр кайгыдан, кызгылт-сары кыя-ярларны җимерергә теләгәндәй ыңгырашып ярга бәргәләнделәр дә бәргәләнделәр. Авыл өстенә төшкән фаҗига каршында чарасызлыктан өнсез калган халык аңында, елның-елына көзге октябрь айларында кабатлана торган куркыныч давыл “Җәләлтдин давылы” дигән исем белән мәңгелеккә берегеп калды. Халык күңелендә: “Җәләлтдин давыллары узгач, шул эшне башкарырбыз”, яки, “Җәләлтдин давылы котыра башлаганчы, өлгерергә кирәк”, дигән дөньяви эш-гамәльләрнең билгеле бер чиге барлыкка килде.

Беренче бүлек

Шушы фаҗигадән ятим торып калган җиде баланың берсе - Мөшәрәфә туганнары арасында иң озын гомерлесе булды. Инде барлык карендәшләре тыныч кына төрлесе төрле вакытта бакыйлыкка күчеп бетте. Тик авылның берничә буынына кендек әбисе булган Мөшәрәфә әби генә үткәннәрнең тере тарихы булып, беркемгә дә мохтаҗлык төшерми, авырлык китерми туксанны үткәч тә тыныч кына яшәвен дәвам итте. Ул тирә-якка даны таралган оста хикәятче дә иде...

Менә Мөшәрәфә карчык үзенең гадәттәге “эһеем, эһееем” дигәнрәк бернәрсә дә аңлатмаган авазларын әйткәләп бераз сүзсез утыра, арытабан тоныкланып калган зәңгәрсу күзләрен кайдадыр ерак билгесезлеккә төбәп бөтенләй үк тынып кала. Менә ул иреннәрен кыбырдатып эченнән генә үзе белгән догаларын укый. Җыерчыклар каплаган какча гына битен имән кайрысы кебек караеп каткан арык куллары белән сыпырып куя. Әңгәмә башының шушы иң киеренке мизгелендә аның нәрсә уйлаганын беркем дә белми. Әллә инде ул мәрхүмнәр дөньясы Бәрзах белән бәйләнешкә керәме? Бәлки, бик күп еллар элек торып калган бала чагын исенә төшерәдер. Әллә ерак томан булып кына күз алдыннан үткән яшлеген хәтерлиме, белмәссең. Бәлки тату гаиләдә берсеннән-берсе бәләкәй җиде баланы ятим итеп әтиләрен алып киткән көзге кара төнне кабат башыннан кичерәдер ул? Тик ничек кенә булмасын, Мөшәрәфә изге күңелле кеше. “Күңелендә бер кер дә юк,” диләр аның турында авылдашлары. Ул барысын да хәтерли, барысына да дога кыла. Ул Аллаһның яраткан бәндәсе, имеш. Сөекле әтиләренең фаҗигале үлеме кемнәр кулыннан икәнен дә ул ниндидер догалар ярдәмендә Аллаһы Тәгаләдән белгән икән. Тик аңа бу турыда сөйләргә бер дә кушылмаган, имеш...

Зәңгәр күл исә, гадәттәгечә, үзе генә белгән серләрне беркемгә дә сөйләми, берчә котырынып, берчә тыныч кына дулкыннарын ярга кагуын дәвам итә... Бәлки ул да кемнәргәдер үзенчә дога әйтәдер, күлнең дога кылуы шушылай дулкыннарын туктаусыз ярга кагудан торадыр, кем белә?...

Оста хикәятчеләргә генә хас булганча, әби эчендә кайнаган уйлар өермәсен беркайчан да йөзенә чыгармый, йөрәгендәге кичерешләрен, күңел халәтен тирән яшерә белә ул. Тыңлаучыларның кызыксынуы соңгы чиккәчә җитеп тартылгач, хикәяче Мөшәрәфәнең теле ачыла:

- Кайчандыр бик күп еллар элек Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән әле сулар һавалар да чистарак, күк йөзләре зәңгәррәк, болыннар тагы да яшелрәк булган бер заманнарда безнең Зәңгәр күл җәелеп яткан урында башы болытларга тиеп торган ифрат зур тау булган. Борынгы халык телендә ул тау Гүзәл тау исемен йөрткән. Әлбәттә, бу тауның исеме бер дә юкка гына алай аталмаган. Тирә-яктагы очы-кырые булмаган бихисап җирләрне биләгән дала-кырларда башка бер тау да, агач-куаклар да булмаган. Офыкларга кадәр чал кылган каплаган иксез-чиксез дала гына җәйрәп яткан. Бары тик шушы Гүзәл тауның әйләнә-тирәсендә генә Ходайның чиксез рәхмәтләре белән ямь-яшел урманнар үскән. Бу урманнарда кешеләргә файдалы булган төрле җәнлекләр, кыргый хайваннар яшәгән. Анда үскән җиләк-җимешне җыеп бетерерлек тә булмаган ул чакларда. Шуңа күрә Гүзәл тау итәгендә яшәгән халык бер кытлык та кичермәгән. Ирләр сунарга йөреп, ит җитештергән, чолыкчылык белән шөгыльләнеп, бал корты үрчеткәннәр. Хатын-кызлар исә, бала баккан, әбиләр үсмерләрне ияртеп, урманнарда кышкылыкка җиләк җимеш туплаган. Шулай итеп Гүзәл тау үзенең бетмәс-төкәнмәс байлыгы белән борынгы кешеләрне бер кайгысыз яшәткән, туйдырган да, киендергән дә, имеш... Тау итәгендәге бу урманнар бигрәк тә сусарларга бик бай булган. Алар тирән тау куышында яшәгәннәр. Тик, ни гаҗәптәндер, бөтен сусарлар да елкылдап торган кап-кара тиреле булган, әмма бер сусар гына мәһабәт гәүдәле һәм ап-ак төстә булган дип сөйлиләр иде аксакаллар. Менә шушы Гүзәл тауның хуҗасы булган Ак сусар кешеләр белән би-и-ик тә тату яшәгән бит, Ходайның рәхмәте. Кешеләр исә, үзләре дә аңа бер зыян да салмаган. Чөнки хәзерге кешеләрдән аермалы буларак, борынгылар яхшы аңлаган: әгәр дә зыян салып, табигатьне бер дә кирәкмәгәнгә кыерсытсаң, Ак сусарны рәнҗетсәң, илгә бәхетсезлек киләчәк, һәммә халыкларны афәт-кайгы басачак, имеш. Әмма, бервакыт шушы тирәлектән куштаннарын ияртеп китеп баручы “холыксыз һәм комсыз” дигән даны тирә-якка таралган үткенче хан бу Ак сусар турындагы хәбәрне ишетеп калган. Ул ничек тә аны тотарга карар кылган. Моның белән ул үзенең данын тагы да арттырырга уйлаган, имеш. Урындагы халыкның бик нык кисәтүенә карамастан, нәфесе котырган комсыз хан үз карарыннан кире кайтмаган. Ул яраннарын чакырып алган һәм Ак сусар яшәгән тау куышына туктаусыз су коярга әмер биргән. Бер заман бөтен тирә-яктагы елгаларда, күлләрдә су беткән, әмма сусар тау куышыннан һаман чыкмаган. Эчендә кабарган ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән хан ерак түгел агып яткан Шардана елгасының суын тау куышына борырга кушкан. Ак сусар яшәгән тау куышы ниһаять су белән тулган. Хан үзенең куштаннары белән һаман Гүзәл тауның хуҗасы Ак сусарның чыгуын көткән. Әмма шулвакыт кинәт мәңге булмаган гарәсәт кубып, мәһабәт Гүзәл тау торган урында җир убылып киткән. Ханны үзенең барлык куштаннары, яраннары белән бер мизгелдә җир йоткан. Ә тау урынында исә, шушы Зәңгәр күл хасил булган. Ул үзенең илаһи матурлыгы буенча Гүзәл таудан бер дә калышмаган һәм тау шикелле үк тирә-яктагы халыкларны үзенең бихисап күп төрле байлыгы, балыклары, көмештәй чиста суы белән хезмәтләндерә башлаган.

(Дәвамы бар).

Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас