Маяк
+11 °С
Дождь
Иҗат
16 Августа , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Саубуллашу сүзләрен дә җиткермичә өзелгән телефонны һаман кулында тотып утырган баш табиб әле генә булган әңгәмәне кабаттан башыннан кичерде. 

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Их шушы телне, “сметаны кысмагыз” дип әйтәсе юк иде бит инде. Үзем дә инде. Полный профан булып утырам шунда, дип ачынып алды ул. Кабаттан бар игъ тибарын кәгазьләргә җәлеп итергә тыры шып утырган Фәйрүзәне ишек шакыган тавыш кире эшеннән аерды.

- Әйе, керегез, кем бар анда? Сак кына ачылган ишек ярыгында Шәмсениса әбинең какча гәүдәсе пәйда булды.

- Эшегез бик күпме, балакаем, минем йомышым бар иде бит әле.

- Тыңлыйм сезне, Шәмсениса әби, нәрсә булды?Дәвалау охшамыймы әллә?

-Юу-у-ук, барысы да әйбәт, кызым, үзең дә бигрәк миһербанлы бала икәнсең. Ни бит әле...Минем малайга шалты ратсагыз, ул мине килеп алмас микән? Мин терелдем инде, балам. Кайтырга кирәк. Казларым да күкәй сала башлаган дыр. Хәзер вакытында җыеп бармасаң, туңдырып та, югалтып та бетерерләр. Ни бит, күрше хатынга, Фәрәзинәгә дим, әйтеп киткән идем әйтүен. Ул яшь кеше игътибар биреп җиткермәс. Аннан соң, ул минем казларның холкын да белми. Аларның берсе иртәнге якта сала күкәен, икенчесе төштән соң икенде вакытла рында. Белеп, карап кына торырга кирәк аларны. Бәбкәсез калырмын әтү. Фәйрүзә, үзенчә казларын уйлап пошаманга калып йөргән әбигә, малае Хәйдәрнең Мәскәүдә командировкада йөрүен сөйләп торуны кирәксенмәде:

-Шәмсениса апа, дәваханәгә кергәч, тиешле процедураларны, уколларны, билгеләнгән дәвалау курсын үтәргә кирәк инде. Ә малаегыз килер ул, килер, әле вакыты гына юктыр. Үзегез әйтәсез ич, зур начальник дисез. Ярар мин аңа шал тыратып карармын, әлегә палатагызга барыгыз. “Тихий час”та болай бик коридор буйлап йөрмәсәгез әйбәт булыр иде.

 Әби баш табибның “улыгызга шалтыра тырмын” дип, ышандыруына риза булып, башын иеп тыныч кына чыгып китте. Хастаханәдә беренче ел гына эшләмәгән Фәйрүзә яхшы белә, авыл кешесен яз айларында больницада тотуы бик кат марлы мәсьәлә. Шул мәңге бетмәс дөнья мәшәкатьләре дип, өзлегеп беткәч көчкә сөйрәлеп килеп керәләр дә, биш-алты көн ятып, берничә укол алып хәлләнә башлагач, кайтаруны сорый башлыйлар. Чиреннән арынып бетмәгәне дә, аксак туксагы да, табиб билгеләгән дәвалау курсын үтеп бетмәгән көйгә тизрәк болничныйны ябыгыз дип, тәкатьне корыталар. Авыл кешесенең сәбәпләре шул инде, берсенең сыеры бозауларга тора, икенчесенең казы йомырка басарга җыена, бәгъзе берсенең ире дөньясына кул селтәп хәмергә йогынган. Тик шу лай да иң төп сәбәп, әлбәттә, яз. Ничек инде барлык тереклек дөньясы йокыдан уянганда, бозауларны, бәрәннәрне, каз үрдәкләрне, тавыкларны - кыскасы бөтен эшеңне калдырып, дәваханәдә ятмак кирәк? Хастаханәдә алар кышын гына, авылда эш юк вакытта гына тынычланып ятарга мөмкиннәр. Ә сәламәтлек исә кы шын гына түгел, көзен язын, хәтта ямьле җәй айларында да какшап китәргә мөмкин шул. Аларның фикеренчә, бакчаларда, ындырларда киләсе ел уңышына нигез салынган вакытта көннәр буе түшәмгә карап палатада яту бер дә дөрес түгел ич. Алар өчен авылда калган тавык чүпләсә дә бетмәслек дөнья мәшәкатьләре ныгынып бетмәгән сәламәтлектән дә мөһимрәк, имеш. Бу - авыл кешесенең гомер буе формалашкан психологиясе һәм аның белән көрәшү табибларга җиңелдән түгел.

Урындагы телефоннан сәркәтип кызның тавышы ишетелде:

-Фәйрүзә Сәлимовна, сезгә срочный факс килде!

- Монда керт!

«Иртәгә иртән сәгать сигездә сәламәтлек саклау министрлыгында булырга», - диелгән бу хатта башка бер сүз дә юк иде. Тикшерелгән папкаларны җыеп шкафка урнаштырган Фәйрүзә болай бик ашы гыч чакыртуларына аптырап, уйланып алды. Җитмәсә бик официаль рәвештә үзе. Рәсми кәгазьнең астына КРУ дип язылган. Димәк, Контроль исәпләү һәм ревизион комиссия бүлегеннән булырга тиеш. Ул бүлекнең башлыгы Ишманов булса кирәк. Мөгаен шул капиталь ре монт эшләре буенчадыр дигән нәтиҗәгә килеп, кирәк булачак рәсми кәгазьләрне барлады Фәйрүзә һәм водительне чакыр тып иртәнге юл турында искәртеп куйды.

...Уфа урамнарында инде карның әсәре дә калмаган. Алай гына да түгел, берничә тапкыр үткәрелгән шимбә өмәләреннән соң шәһәр урамнары, торатуарлар, пали садниклар тап-таза итеп себерелгән. Бер җирдә бер чүп күрмәссең. Чистартылган урыннарның кояшка караган якларында хәтта үлән дә яшелләнеп борын төртә башлаган иде. Озакламый җитәчәк май бәйрәмнәренә шәһәрне ничек матур лаганнар, дип машина тәрәзәсеннән манзара кылып барган Фәйрүзә килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Ул ял гышмаган икән, чакыртучы чыннан да Ишманов Урал Хәмитович дигән кеше булып чыкты. Ул Фәйрүзәгә кыскача гына аңлатма бирде:

 - Магнитогорский шәһәреннән товар поезды юлга чыга. Шул составның ике вагоны минздравка кайта. Төрле швиллер, торба, арматура кебек тимер-томыр һәм яңача, чит илләрдәге кебек эшләнгән буяу лы түбә калае икән ул вагоннарда. Килгән йөкне тиз арада бушатып, тиешле урын нарга ташып куярга кирәк була, ә моның өчен машиналар кирәк. Сарьянов белән барысы да килешенгән. Хәзер бишенче автотранспорт предприятиесенә барабыз, генераль директорга приемга, ул безне көтә,- дип, сүзем бетте дигәндәй, кулы белән ишарә ясап, Ишманов Фәйрүзәне ияртеп тышка юнәлде. Автотранспорт предприятиесенә бик тиз килеп җиттеләр. Каударланып атлаган Ишманов артыннан чак җитешеп атлаган хатын кая барып кергәнен дә аңгармый калды. Кабинет алдындагы сәркәтип кыз:

- Из минздрава пришли,- дигәч, аларга селектор аша кабинетка керергә фәрман бирелде.

- Исәнмесез, әйдә утырыгыз, иптәшләр! Кинәт эченнән генә “дертләп” киткән Фәйрүзә, әлбәттә, бу тавышны йөз тавыш арасыннан да таныр иде. Алар каршын да ак күлмәккә алтын бизәкле галстук таккан, чалара башлаган кара чәчләрен артка тараган шушы затлы кабинетның хуҗасы Хәйдәр Мансурович Зарипов ба сып тора. Ничек! Ничек, Фәйрүзәнең үз башына барып җитмәде аларның шушын да киләчәкләре. Машина сорарга дигәч, ул бит үзе дә аңларга тиеш иде ләбаса! Сарьянов бит, югыйсә, тел төбе белән аңлатып куйган иде аңа кемнән машина сораячакларын...

Менә Хәйдәр кунакларны утыртып, үзе дә кәнәфиенә килеп урын алды һәм җиңелчә генә ниндидер төймәгә кагыл ды. Шунда ук ачылып киткән кабинет ишегендә поднос тоткан сәркәтип кыз пәйда булды.

-Әңгәмәбезне чәй артында алып ба рыйк, рәхим итегез кунаклар,- дип, Хәй дәр Мансурович үзе беренче булып зәң гәр чәчкәләр төшкән чынаякка үрелде. Башкалар да аннан калышмады. Иртәнге хуш исле чәй арадагы киеренкелекне киметсә дә, Фәйрүзәнең башындагы уй лар өермәсеннән зиһене томаланган иде. Нишләргә? Мондый халәттә үз-үзеңне ничек тотарга? Эчтәге дулкынлануны ничекләр сиздермәскә? Йә, Ходаем, са бырлыклар бир, дип уйланган Фәйрүзә Хәйдәрнең тынычлыгына шаккатты. Ни чек шулай сап-салкын булып, ниндидер машиналар турында тыныч кыяфәттә сөйләшеп утырып буладыр ул? Эчендә җаны юктыр моның! Әллә соң ул “теге” чакларны бөтенләй дә онытты микән? Юктыр, мондый зур начальник, гади генә әйткәндә, үзен-үзе тота беләдер! Корычтай нык ихтыярлы булмаса, ул гади шофердан шулай меңәрләгән хемәткәре булган кол лектив белән идарә итәрдәй зур кеше була алыр идеме?

- Фәйрүзә Сәлимовна!?

- ?...

-Фәйрүзә Сәлимовна, сез килешәсезме шушы сөйләшенгәннәр белән? Колонна белән килгән ун машинаны берьюлы ка бул итә алырсызмы?... Стройматериалны урнаштырырга урыныгыз бармы?

Сорауларга җавап бирми утырган Фәйрүзәгә Урал Хәмитович аптыраулы да, шелтәле дә караш ташлап алды.

- Ә... Гафу итегез, мин бераз игътиба рымны читкә юнәлттем шикелле. Сез, олы кешеләр, ничек уйлашсагыз, без шуңа риза инде.

Хәйдәр исә, Фәйрүзәнең үз уйларына чумып утырганын аңласа да, киресенчә, аның югалып калуын күрмәмешкә са лышып читкә карады. Гомумән шушы мизгелдә Хәйдәрнең Фәйрүзәгә чит ке шедәй карап, үз-үзен табигый тотуы, каушатып әрсез күзләр белән аны “ашап” утырмавы, хатынны бермә-бер тыныч ландырып җибәрде. Хәзер инде ул үзен профессорлар каршына имтихан бирергә кергән студент кыз кебек итеп түгел, ә район-ара үзәк хастаханәнең баш таби бы итеп хис итте. Әйе, Хәйдәрнең үтә дә тынычлыгы, ипле һәм әдәпле сөйләшүе Фәйрүзәне дә үз асылына кайтарган иде.

Сезнең белән әңгәмә тәмам, дигәндәй, генераль директор Зарипов, кунаклар га сиздермәскә тырышып, кулындагы сәгатенә күз төшереп алды. Хәйдәрнең Фәйрүзәгә төбәп:

- Фәйрүзә Сәлимовна, берничә секундка тоткарлансагыз иде,- дигән соравы Ишма нов артыннан ук торып баскан Фәйрүзәне кире урынына утырырга мәҗбүр итте. Ишманов кабинеттан чыгу белән Хәйдәр Мансурович ни өчендер көрсенеп алды. Каршында утырган чибәр хатынга һаман да туры карамаска тырышып:

- Минем бабушка ничек анда, бик теңкәгезгә тимиме? – дип сорап куйды. Хәйдәрдән бөтенләй икенче сүзләр көтеп утырган хатын тиз генә аңышмыйча:

- Нинди бабушка әле? Ә-ә-ә, Шәм сениса апаны әйтәсездер. Ул бөтен хас таханә буйлап йөгереп йөри. Барлык медперсоналның, авыруларның уртак дусларына әйләнде ул. Мин дә аның под ружкасына әверелеп киттем бугай инде. Эшкә вакытында килеп өлгермәсәм, ишек төбендә көтеп тора. Үзенең эчке кичерешләрен тирән яшерә белсә дә, Шәмсениса әби турында сөйләгәндә Фәйрүзәнең йөзләре нурланып, яктырып китүе, Хәйдәрнең игътибарыннан читтә калмады.

–  Кайтам ди торгандыр инде, казлар, тавыклар ди бит инде ул. Нәрсәгә кирәктер аңа ул мәшәкатьләр?... Мин аңа бит теләгән нәрсәсен кайтарып бирәм. Бер Иҗат мохтаҗлык кичерми генә, просто минем хакка яшә генә димен. Юк, үзенекен сөйли, мин карамасам, сиңа кем каз үстереп бирә, ди.

Фәйрүзә Хәйдәр әйткәннәр белән киле шеп бетмәвен сиздереп:

- Ә сез беләсезме, аларны бит шушы вак-төяк мәшәкать яшәтә. Аларның шулай үзләренең кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк булуларын тоеп яшәүләре турыдан-туры сәламәтлекләренә, гомер иминлекләренә уңай йогынты ясый. Минем әни дә шу лай, хас та Шәмсениса апа кебек инде, кыланышларына хәтлем охшаган. Менә сез Шәмсениса апаны авылыннан, туган нигезеннән, казлары-тавыкларыннан ае рып, шәһәргә күчерегез. Ул шунда ук суга интегеп сулган чәчкә кебек булачак. Бу адым белән сез аның гомерен кыскартучы булачаксыз...

- Ә бит, Фәйрүзә Сәлимовна, сез нәкъ өстенә бастыгыз. Мин дөрестән дә әнине ничә тапкыр шәһәргә күчерергә тырышып карадым. Әмма барысы да напрасно бул ды. Аннан кире сезнең кебек медиклар белән бәхәсләшеп тә булмый, шул тиклем ышандырырлык итеп сөйлисез. Ярар, мин әнине шушы көннәрдә алып кайтып китәрмен. Сезгә артык кыенлыклар, про блемалар тудырып ятмасын. Казлары да сагынгандыр үзләре белән көн озынына сөйләшеп йөри торган әбиләрен.

- Ашыкмасагыз иде, билгеләнгән про цедураларны алып бетсә, яхшы булыр.

- Мин әнине беләм инде, ул җәяүләп чыгып китәргә дә мөмкин.

- Юк чыкмас, мин аның белән сөйләштем.

- Фәйрүзә Сәлимовна, мин сезнең ялгыз икәнегезне беләм.- Информация тупладыгызмы?! Фәйрү зәнең ирне дорфа гына ярты сүзеннән бүлдерүе Хәйдәргә охшамады булса кирәк, аның йөзенә сизелер-сизелмәс кырыслык йөгерде. - Фәйрүзә Сәлимовна, мин үзем дә бүгенге көндә...

- Кирәкми, Хәйдәр Мансурович, мин барысын да беләм. Фаҗигале югалтула рыгызны да. Гафу итегез...

- Их, әни, әни! Барысын да сөйләп бетердеме?

- Әйтәм бит, без подружкаларга әйләнеп беттек, ә ахирәтләр арасында сер булмый.

- Фәйрүзә, әйдә официаль сөйләшүне калдырыйк әле? Үзебезнең арада Фәйрүзә белән Хәйдәр генә булып калыйк. Бу бер, икенчедән, неформальный обстановкада очрашыйк әле бер. Мин ресторан заказать итәм. Водителеңне җибәр дә, бүгенгә кал. Курыкма, минем белән димим, квартира бар. Мин үзем шәһәр читендә үз өемдә то рам. Өченчедән, мин сине иртән таң белән эш урыныңа илттереп куйдырыр идем.

Фәйрүзә үзе дә Хәйдәр кебек, бармак бөкләп дигәндәй, сөйләп китте:

 - Минем Уфада үземнең квартирам бар, бу - бер. Икенчедән, бер кичкә “нефор малкалар”га чакыручы ирләргә үз гомеремдә ризалык биргәнем юк. Гафу итегез, бу минем яшәү рәвеше. Өченчедән, без озакладык. Башка гозерләрегез булма са, мин китим. Урал Хәмитович көтәдер. Дүртенчедән, Шәмсениса апаны алырга килсәгез, мине күрми китмәгез. Алып килгән аракы - виноларыгызны кире биреп җибәрермен. Бездә бит эчкелек заведениесе түгел. Сау булыгыз, эшлекле очрашуларга кадәр. Хәйдәр Мансурович бер җавапсыз то рып калды. Кабинетта ниндидер авыр бушлык калдырып ишек ябылды. (Дәвамы бар).

Автор: Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас