Маяк
+13 °С
Ясно
Иҗат
23 Августа , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Фәйрүзә кайтканчы уйланып кайтты. Ә бетмәс-төкәнмәс уйлары әлеге дә баягы шул үзенең ялгыз тормышына һәм Хәйдәргә барып тоташа иде.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Гомерем шулай үтәр инде, әле дә ярый әни бар. ул да китеп барса, бөтенләй ялгыз калам. Ә бит уйлап карасаң, миңа әле кырык та тулмаган. Әллә нишләп ялгызлыкка омтылдым бит. Күпме ир-егетләр арттан йөреп карады. берәрсе белән кушылырга булмый идеме? уйланып барган хатынның шунда ук йөзенә ризасызлык билгеләре чыкты: “уф-ф, шул кайсылары бер, кайсы икешәр хатын аерган, йә бөтенләй гомер буе пар табалмый йөргән бозау кебек ирләр белән ничек бер түбә астында яшәмәк кирәк?башка сыйдырып булмый ич! Мин үзем дә бу бәләкәй генә җитәкчелек эшендә кыргыйланып беттем, бугай инде. Ә Хәйдәр чыннан да матур ир булып киткән. Ничек, гомер буе шәһәрдә яшәсә дә, саф татар телендә матур сөйләшә, ничек зәвыклы киенә. ул әдәплелек, урысча әйткәндә, интеллигентность аңардан бәреп тора. олы кайгы кичерсә дә, кеше булып кала алган ул. Кызык, ул ялгыз микән? Әллә инде берәр яшь домработницасы бармы? Алай булса, яшь чибәр кызлар - алар инде өй җыештырып, күлмәк кенә үтекләмидер... башка ихтыяҗларын да
канәгатьләндерә торганнардыр. бу уйдан хатынның күңеле төшеп китте. ул үзенең Хәйдәрне үзе дә күрмәгән ниндидер яшь кызларга көнли башлаганын тоемлады. Әстәгъфирулла, әллә яңадан гашыйк була башладым инде. Кит, карт сантый, кая буең җитмәстәйгә үреләсең? Аңа бер көнлек хатын кирәк, бары шул гына. ул яшь чагында мине бер утларга салып китте бит инде. Оныттыңмыни, Сарьянов әйтмешли, иптәш Кәримова!

Җиденче бүлек Хастаханәдә сирәк була торган авыр көннәрнең берсе бүген. барлык тиешле медперсонал иртә таңнан эш урынарына чакырылды. Коридорда шәфкать туташлары, санитарлар йөгереште, ашыгыч ярдәм бүлмәләрендә исә хирурглар баш күтәрми кеше гомере өчен көрәште. Төн таңга авышкан мәлдә генә Мәскәү белән Уфа арасын тоташтырган автотрассада транспорт һәлакәте булган икән. Машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләрне, иң якын хастаханә булу сәбәпле, монда китерделәр. берничә авыр хәлдәгене беренче ярдәм күрсәтеп, Уфага озатырга туры килде. урында гына медицина ярдәме күрсәтердәй пациентларны интенсив терапия палатасына урнаштырдылар. бу йөгерешү бары төш вакытына гына тынып калды. Кызганычка каршы, урта яшьләрдәге бер хатынны коткарып кала алмадылар. Аның авариядә
алган тән җәрәхәтләре яшәү мөмкинлеге бирерлек түгел иде шул. бу чиктән тыш хәл баш табиб Фәйрүзә Сәлимовнага бик авыр тәэсир итте. ул шул мизгелдә үк юл фаҗигасендә тоташ гаиләсен югалткан Хәйдәр турында уйлады. “Аның ничек йөрәге түзде икән мондый кайгыларга? Хатының, ике балаң бер мизгелдә юкка чыксын инде. ышанырлык, башка сыйдырырлык хәл түгел бит бу! Алла ярдәм бирсен андыйларга. Хәйдәргә дә бик авыр булгандыр инде. Үз башыңа төшмәсә, барлык тулылыгы белән аңларлык та түгел шул мондый үзәк өзгеч кайгыларны... Үземә дә яңадан очрашырга туры килгәндә, алай дорфа булмаска кирәк шундый кайгылар кичергән Хәйдәргә карата. Өстәвенә, капиталь ремонт буенча да ярдәм кулы сузарга әзер тора ич кеше. Яши-яши әллә нинди каты бәгырьле, кырыс күңелле кешегә әйләнә башладыммы әллә үзем дә.Үземнең эчке дөньяма
гына бикләндем бугай шул. Эшкә барам - эштән кайтам, авылга әнигә кайтам - кире шәһәргә киләм. Шулар белән яшәү рәвешем чикләнде бугай. Кинога барган юк, театр күргән юк, рестораннарда булган юк. Танцылы - биюле кичәләрне инде әйткән дә юк. Аз булса да, шәхси тормышка да игътибар итәргә кирәк иде дә бит. Уйларыннан аптырашта калган хатын сумкасыннан бәләкәй генә көзгесен алып йөзенә бакты. бу килештән бернинди картлык билгеләре дә күрми ул үзендә. Соңгы вакыттагы мәшәкатьләрдән азрак
йончып кына киткән. Менә алдагы яллар да Кызылъярга - әнисе янына кайтып ял итеп килсә, барлык арулары юкка чыгар әле. Киредән яшь кызлар кыяфәте керер үзенә. Ә Хәйдәр Мансурович нәрсә уйлый икән минем турыда? беркөн Уфада мин аңа ничек күрендем икән? “Фәйрүзә картайган, теге вакыт яшь иде.”- дип уйлады микән? Теге вакыт миңа бит унсигез яшь кенә тула иде шул. ул чакта чын мәхәббәт булдымы соң? Әллә инде вакытлы мавыгу гына дип атаргамы аны? барысы да шул Фәйрүзәнең яшьлек дуамаллыгыннан, җиңмешлегеннән башланды түгелме ул хәлләр? Ахирәт кызлары алдында үз-үзен күрсәтергә теләүдән генә килеп чыккан “уеннан уймак” кебек кенә булмадымы ул “мәхәббәт” дигәннәре? Кызык инде бу хатын-кыз күңеле, ул чакларны хәтеренә алган Фәйрүзә аны алдап киткән шофер егет Хәйдәрне һаман да күралмый
бугай. Ә әлеге Хәйдәр Мансуровичка исә мөнәсәбәте бөтенләй икенче аның. Югыйсә, икесе дә бер кеше бит инде алар. яшь чагын яратмыйм, карт чагын яратам дип булмый бит инде. уф-ф-ф, хыяллана башладым бугай мин, нинди ярату инде, нинди ярату, шушылай карт кыз булып йөргән көндә?! Акылыңа кил, иптәш Кәримова! Фәйрүзәне уйларыннан
арындырып урындагы телефонда секретарь кыз зөлфиянең ярты тавыш белән генә җиткерергә тырышкан хәбәре килде:

- Фәйрүзә Сәлимовна, теге матур абый монда. Әле ул әнисе янына палатага китте.

- Эшеңдә бул, зөлфия, алай чирлеләр янына килгән һәрбер посетительне миңа хәбәр итеп тору кирәкми. Кыз белән тыныч сөйләшергә тырышса да, Фәйрүзә үзенең сәер халәтен сизми калмады. Нәрсә булды миңа? йөрәк тә икенче төрле типкән кебек,башым да әйләнгәндәй. Әллә яшь кызлар кебек дулкынлана башладым инде? ул арада Шәмсениса әбине хастаханәдән чыгару мәсьәләсен хәл итәргә дип, шәфкать туташы килеп керде:

- Малае килде, мөмкин булса алып китәр идем ди, нәрсә эшлибез, Фәйрүзә Сәлимовна?

- Дәвалау курсы беттеме?

- Юк әле бетмәгән, биш көне бар.

- Малаен монда дәшегез әле.

Менә бераздан ишектә Хәйдәр Мансурович үзе күренде. ул һәрвакыттагыча зәвык белән киенгән, үз дәрәҗәсен үзе яхшы белгән ниндидер кино артистлары кебек иде. Фәйрүзә эчендәге кичерешләрен яшерергә тырышып, йөзенә җитди эшлекле кыяфәт чыгарды:-Исәнмесез, Хәйдәр Мансурович, әйдә узыгыз.

- Исәнме Фәйрүзә. Гафу итегез, Исәнмесез, Фәйрүзә Сәлимовна! Минем әнинең “чемоданный настроение” инде, төенчекләрен төйнәгән, кайтып китәргә әзерләнеп көтеп утыра.

- Шулайдыр, ул миңа да берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Тик, менә безнең эшнең бит шундый нечкәлекләре бар, Хәйдәр Мансурович. Сез үзегез җитәкче кеше булгач, аңларга тиешсез. безнең өстән дә җитәкчелек бар. Министрлыктан шалтыратып хәлен белешеп, дәвалау курсы чбелән кызыксынып торылган пациентны мин бүген биш көнлек лечениесен алып бетермәгән көйгә чыгарып җибәрсәм ул ничек була? Күз алдына китерегез, мин үземнең начальство алдында нинди хәлдә күренәчәкмен? Әле бу гади итеп кенә әйткәндә шулай. Ә Шәмсениса әби өенә кайтып, өзлегеп куйса? Китәчәк тикшерү, дәвалау курсы бетмәгән авыруны кем имзасы белән чыгарганнар? Һәм башкалар,
һәм башкалар. Сез мине эштән кудырсагыз, мин нишлим, кая барам?

Күңелендә кайнаган башка хисләрен яшерергә тырышып, йөрәксенеп сөйләнгән Фәйрүзәне тынычландырырга теләпме, Хәйдәр шаяру катыш җавап бирде:

- Безгә килерсез, миңа сезнең кебек кеше нык кирәк...

- Әйдә, көлегез, кем сыйфатында кирәк инде мин сезгә?

- Ялгыз ирнең буйдак тормышына ямь өстәрдәй чибәр хатын-кызның барлык сыйфатында да.

Хәйдәрнең үзе дә сизмәстән йөрәгеннән ургылып чыккан бу көтелмәгән сүзләренә алар икесе дә аптырашып телсез калдылар.Тик, әйтелгән сүз - очар кош, очып чыктымы, тотармын димә. бу сүзләрдән шушы икәү генә түгел, хәтта бүлмә стеналары да өнсез калгандай тоелды. Озакка рак сузыла башлаган бу серле тынлыкны беренче булып Фәйрүзә бозды:

- Әгәр дә бу шаяру булса, бик урынлы шаяру түгел...

Хәйдәр әзерләнеп торгандай шунда ук җавап бирде:

- Юк, шаяру түгел, һәм бүген кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертмичә, мин уфага кайтып китмәячәкмен...

Һәрвакыттагыча, Хәйдәрдән үзен каушата торган ниндидер көчле энергия бөркелгәнен аңлаган Фәйрүзә чак телен әйләндереп әйтә алды:

- Нинди мәсьәлә тагын, Хәйдәр. Хәйдәр Мансурович?

- Бар инде, мәсәлән, безнең куәтле вертлюга “КамАз”ларны, “урал”ларны кабул итәрдәй мәйданнарыгызны, йөк бушату урыннарын карарга кирәк булыр. Минем белгечләр тышта көтеп утыралар. Икенчедән, мин әнине үземнең җаваплылыкта алып китсәм, ничек булыр? Сезгә бер авырлык та төшмәс дип уйлыйм. Хәйдәрнең кинәт кенә эшлеклелек
юнәлешен алган бу сүзләре Фәйрүзәне күктән җиргә төшерде. Алай гына да түгел, кичерешләреннән дулкынланып утырган хатын каршындагы ирнең үз әңгәмәдәшен
курчак урынына бер күккә күтәрә, бер җиргә төшерә алырдай магик сәләте барлыгына тәмам ышана башлады.

- Фәйрүзә Сәлимовна, мин үз машинамда әниемне кайтарып килим. Ә сез минем специалистлар белән тиздән кайтачак төзелеш материалларына урын карап, машиналарга керү-чыгу юлларын билгеләсәгез яхшы булыр иде. Алар барысын да фоторәсемгә төшереп документларга теркәп куярлар. Сезнең эшегез ничәдә төгәлләнә?

- Анысы нәрсәгә, Хәйдәр Мансурович? Хәйдәрнең исә, Фәйрүзәгә биргән җавабында кире каккысыз катылык чагылып китте:

- Мин әйттем бит, сөйләшмичә кайтып китмим. Сездә очрашырдай урын бармы?- Әлләче, нишләргә икән, зәңгәр күлдә күрешсәк инде.-зәңгәр күлдә? Сезнең авылга барабыз
мы? Мин бик шат булыр идем. Бу сүзләрдән коты очкан Фәйрүзә урыныннан сикереп үк торды:

- Уф-ф, һич аңлый алмыйм сезне, Хәйдәр Мансурович, кайчан җитди сез, кайчан шаярасыз? Нинди авыл тагын? Сез үз акылыгыздамы? Ресторан бар бугай шулай атала торган.    Бездә шул бер приличный җир бар инде ул. Минем анда булганым да юк. Алтыларда күрешсәк, берәр сәгать сөйләшеп утырырга була.

Шулай килештеләр, Шәмсениса әбине озатырга Фәйрүзә үзе чыкты. Баш табибны ихластан кочаклап алган әби аны бераз җибәрмичә, ихлас сөйләнүендә булды:

- И-и-и-и, Аллаһының рәхмәтләре яусын сиңа, балакаем. Бигрәкләр дә итагатьле, миһербанлы бала булып чыктың әле син. брачларың да бик әйбәт, сестра дигәннәрең дә йөгереп кенә торалар инде, мин сиңайтим. Инде Аллаһы Тәгалә үзеңне бәхеттән мәхрүм итмәсен берүк. Яхшы кияүләр бирсен. Әниеңә сәламәтлек насыйп әйләсен. Бер миңа кунакка килеп чык әле, Фәйрүзәкәем. Үзем җыйган җир җиләге кайнатмалары белән чәйләр эчеп бер туйганчы сөйләшеп утырырбыз. Әтү, монда бигрәкләр дә эшең тыгын, бер
иркенләп сөйләшеп утырырга форсат бирмиләр. Әйтер идем бер сүз, әйтмим инде.

Әллә инде Шәмсениса әбинең шулай җылы саубуллашуыннан күңеле тула башлап, әллә читтән генә аларга елмаеп карап торган Хәйдәрдән уңайсызланып, Фәйрүзә тизрәк саубуллашып кире кереп китү ягын карады. елкылдап торган чем кара машина әбине утыртып, казлары, тавыклары көтеп торган туган авылына алып китте.

Билгеләнгән вакыт җиткәндә Фәйрүзәне Хәйдәрнең кара машинасы килеп алды. Әмма машина эчендә водительдән башка беркемне дә күрмәгән хатын аптырап китте:

- Ә Хәйдәр Мансурович кайда? - дигән сорауга ул водительдән урысча җавап ишетте:

- Он на селекторе, селекторное совещание проводит, у нас здесь передвижная связь, может уже закончили. Как раз и подъедем.

Бернәрсә дә аңламаган Фәйрүзә башка эндәшмәде. бик тиз генә килеп җитсәләр дә, ул машинадан төшүдән баш тартты. “Ничек, ни йөзем белән мин шунда керим, мәңге кермәгән җиргә? Минем монда очрашу билгеләнгән дип әйтсенме? Шулай дип, кеше көлдереп йөрмәсәм ярар иде”- дип, уйланып утырган хатын талгын гына музыка ишетелгән ресторанга күз ташлап алды. Аның алгы күтәрмәсендә кып-кызыл иренле кыска итәкле ике яшь кыз белән бер чәчби егет ишарәте тәмәке көйрәтәләр иде. Кычкырып сөйләшкән
яшьләр ара-тирә үзара кычкырып көлешеп тә җибәрәләр. Күренеп тора, алар инде ресторанда булып, “җылынып” чыгарга өлгергәннәрдер. Үзе дә аңламаган билгесез сәбәптән пошаманга төшә башлаган Фәйрүзә “Монда очрашырга сүз куешу дөрес булмагандыр, ахрысы. Шофер егеткә әйтергә кирәк, кайтарып куйсын мине”- дип уйласа да ниятен әйтергә өлгермәде. Аларның нәкъ каршысына икенче шундый ук кара джип килеп туктады. Машинадан төшкән Хәйдәр Мансурович җитез генә килеп Фәйрүзә утырган машинаның ишеген ачты. Хәйдәрнең:

- Гафу итегез, көттердем сезне,- дип сузган кулына таянырга базнат итмичә, үзәгенә сикереп төшмәкче булган хатын чак тәгәрәп китмәде һәм яза басып туп-туры Хәйдәрнең кочагына капланды. “Менә, кулына таянырга теләмәгәч, кочагына килеп кердеңме”,- дип, үзен битәрләп уйланган хатын:

- Ай, Аллам, машинагыз биек икән, мин үземнекенә өйрәнгәч,- дигән булып, әллә нинди баш әйләндергеч хуш исләр килеп торган ир кочагыннан тизрәк ычкынырга ашыкты.

(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас