Маяк
+10 °С
Облачно
Иҗат
30 Августа , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). - Миңа бернәрсә дә кирәкми, сөйләшеп кенә утырыйк та,- дип сөйләнә-сөйләнә Хәйдәр ачкан ишектән эчкә үткән Фәйрүзә бермәлгә югалып калгандай булды. Әллә нинди төрле төстәге бер янып, бер сүнеп торган утлар яктысында өстәл артларында кешеләр утырганы шәйләнә, күңелләрне җилкендереп моңлы музыка уйный.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

“Монда ничек сөйләшеп утырмак кирәк?” дип уйлаган Фәйрүзә таләпчән хатын-кыз күзе белән ресторан дигәннәрен бер мизгелдә байкап алды. Бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә, тәрәзләрдә түшәмнән идәнгә кадәр ламбрикенлы тюльләр, шторалар эленгән. Алар каршына шунда ук кыска итәкле махсус ресторан киемендә чибәр яшь кыз килеп чыкты. Әкиятләрдәге тылсымлы фея кебек өстәлләр арасыннан очып кына йөргән бу кыз:

- Хәйдәр Мансурович, сезгә монда,- дип, аларны гомум залдан үткәреп, түрдәге бер ишекне ачты. Ишек ябылуга тирә якта үзеннән - үзе тонык кына утлар кабынып, алардан бүлмә эченә күзләрне иркәләп торган зәңгәрсу яктылык сирпелде. Кеше яши торган фатир кебек булган бу бүлмә зәвык белән җиһазландырылган иде. Түрдәрәк күн белән тышланган кәнәфиләр һәм журнал өстәле, бер читтәрәк шундый ук диван урнашкан. Ә уң яктарак торган аш-су өстәлендә төрле затлы ризыклардан табын корылган. Иң
мөһиме һәм Фәйрүзәне шактый аптырашта калдырганы әле болар түгел иде, әлбәттә. Бу бүлмәдә гомум залдагы бер музыка тавышы да, посетительләрнең сөйләшүе дә ишетелми, ә ничектер ышанып та булмаган, илаһи бер тынлык иде. Фәйрүзә шәһәрдә беренче көн яшәми. Шәһәр тормышының кырыслыгына, шаушулы ыгы-зыгысына күптән күнеккән ул. Тик үзе ничәмә еллар яшәгән шушы район билгеләмәсендәге зур булмаган шәһәрдә, мондый киноларда гына күргән рестораннар кебек, югары культуралы
хезмәтләндерүгә ия булган ял итү урынын беренче күрә иде. Һәм, әлбәттә, бүген үзе килеп күрмәсә хәтта ышанмас та иде, мөгаен.

- Сезне монда беләләр бугай, Хәйдәр Мансурович, яшь кызлар исемнәрегез белән генә дәшәләр? Хәйдәр кәнәфигә утырып журнал актара башлаган Фәйрүзәгә карамый гына шаярып җавап бирде:

- Беләләр, мин монда атна саен сезнең кебек чибәр хатыннарны алып килеп күңел ачам.

- Шулайдыр шул. Мин менә ничә еллар яшәп, шушы ресторанның ишеге кайсы якка ачылганын да белми идем.- Хәзер белдегез инде, ешрак та килергә мөмкин.

- Аллам сакласын, үземнең квартирамда исән-сау яшәргә язсын әле.

- Ә син беләсеңме, Фәйрүзә, мин дә бит монда беренче тапкыр кердем. Әгәр дә син бүген квартираңа чакырган булсаң, ихтимал мин монда бүген килмәгән дә булыр идем. Фәйрүзә Хәйдәрнең кинәт “син”гә күчүенә эченнән бераз аптыраса да, ирнең “минем дә монда беренче килүем”
дигәненә сөенеп куйды:

- Әй, минем ялгыз хатын фатирының нәрсәсе бар инде?!

- Килешәм синең белән, бернәрсәсе дә юктыр. Тик анда меңләгән фатирларда да булмаган бер әйбер бар. Анда Фәйрүзә дигән фәрештә яши.

- Кит инде, нинди фәрештә тагын?

- Фәрештә инде, фәрештә, сез табибларны “ак халатлы фәрештәләр” диләр бит. Мин, безгә комачауламасыннар өчен, ашсуны монда китерткән идем. Хәзер кичке аш вакыты бит, мине ашатмыйсызмы?

- Пожалуйста, әйдәгез соң, утырышыйк,- дип, Фәйрүзә хуҗабикә ролен үз өстенә алып табын янында кайнаша башлады. Бер сәгать сөйләшеп утырыйк, дип килгән Фәйрүзә дә, Хәйдәр Мансурович та инде берничә сәгать вакыт үткәнен сизми дә калдылар. Күзләр - күзгә бакты, куллар кулга кагылды, сөйләмдәге “сез”ләр “син”гә әйләнделәр. Шушы сихри бүлмәдә өч-дүрт сәгать икәүдән - икәү генә сөйләшеп утыра торгач, Фәйрүзә тулысынча аңлады.Тормышта коточкыч фаҗига кичереп тә, үзен югалтмаган Хәйдәр. Киресенчә, катмарлы тормыш юллары яшьлектәге теге шофер егет Хәйдәрдән бөтенләй икенче олпат ир ясаган иде. Үз тырышлыгы белән ил күләмендәге олы предприятиенең генераль директоры дәрәҗәсенә ирешкән Хәйдәр Мансуровичның кешелекле, кечелекле булуы, сөйләшкәндәге самимилеге, һәр темадан хәбәрдар булуы, сөйләм әдәплелеге исә хатынны бөтенләй әсир итте. Ерак яшьлектәге шофер егет Хәйдәрнең Фәйрүзә күңелендә калдырган бозлы нәфрәт киртәләрен бүген килеп Хәйдәр Мансурович тулысынча
җимерде һәм мәхәббәткә сусаган хатын күңеленә бөтенләй икенче орлыклар чәчте. Фәйрүзәнең йөрәгендә бөтенләй башка хисләр чәчкә атты. Ничәмә еллар саф мәхәббәткә, якты һәм кайнар йөрәк хисләренең чын булуына ышанмый башлаган хатынның бикле күңел ишекләре кинәт ачылып китте. Йә, Ходай, гашыйк булган хатын -кыздан да гүзәлрәк зат юктыр бу якты дөньяларда. Менә бит, бар икән ул чын мәхәббәт. Ул барыбер бер киләчәк икән. Инде соң, бик соң дисәләр дә, ялгызлыкта янып еллар үтсәләр дә, ул килә
икән. Бары тик ышанырга һәм көтәргә генә кирәк икән!..

Эчләре тулы утлы ялкын булса да, хис - кичерешләрен тирән яшерә белгән Хәйдәр гаҗәеп бер тынычлык белән йөрәгеннән чыккан сүзләрен тезде:

- Фәйрүзә, мин синең алда гаепле. Булдыралсаң, кичер мине. Әгәр дә миңа мөмкинлек бирсәң, мин калган гомеремне синең алдагы шушы гаебемне төзәтер өчен яшәр идем. Мин сине бәхетле итәргә тырышыр идем, чөнки син хатын-кыз бәхетенә тулысынча лаек. Тулысынча лаек, тулысынча лаек...

Хәйдәрнең бу соңгы сүзләре Фәйрүзәне хәтер томаннары артындагы ерак яшьлегенә ташлады. Менә ул утын сараенда утыра. Үксеп елаган кызның кулларындагы кәгазь кисәгендә шундый сүзләр язылган: “Гафу ит, без бәхетле була алмабыз. Минем гаиләм бар, мин алар белән бәхетле. Син үз парыңны табарга тырыш. Син бәхеткә тулысынча лаек.

Хәйдәр Мансуровичның күкрәгенә башын салган Фәйрүзә елады да елады. Ерактагы бәхетсез яшьлеген уйлап еладымы ул? Әллә инде бүгенге бәхетенә куанып шатлык яшьләре түктеме? Хатын-кызның серле күңелен аңламассың. Тик әлеге илаһи мизгелдә Фәйрүзәгә Хәйдәренең кочагында шундый рәхәт иде...

Сигезенче бүлек


Шәһәр предприятиеләрендә көндезге сменалар бетеп, урамда эштән кайтучыларның машиналарыннан “бөке”ләр оеша башлаганчы, Уфаны чыгып китим,- дип җилдергән Айдар юл чатында торган кызга туктамый булдыра алмады. “Машинада ялгыз барган егет - егет буламы соң, әгәрюл чатындагы кул изәгән ялгыз кызга туктамаса?”- дип, тормозга баскан водитель ачык тәрәзә аша кызга кычкырды:

- Кая барасыз?

- Ә сез кая барасыз?...

- Туп-турыга барам...

- О-о-о, яхшы, мин дә турыга барам...

Айдар әрсезләшеп машинаның алгы утыргычына ук кереп утырган кызга сәер сенеп карап алды да:

- Ә конкретрак әйтеп булмыймы,- дип, төпченүен дәвам итте. Сизелер-сизелмәс акцент белән сөйләшкән кыз:

-Юлда аңлатырмын, айда кузгалыгыз,- дип кулындагы рюкзак - сумкасын арткы утыргычка ташлады. Ялгыз водительләргә ерак юлда юлдашың булу, әлбәттә, бик яхшы. Беренчедән, сөйләшеп барып, озын юл тиз кыскара. Аннан соң юлдашыңның шушындый матур кыз да булуы күңелне рәхәт җилкендерә. Иртә таңнан руль артында йөргән водительгә йокымсырап игътибарны югалтмаска да бер файда. Ә кыз чыннан да чибәр иде. Саф татар телендә сөйләшсә дә, ул ничектер безнең як кызларына охшамаган үзе. Кара -кучкылрак йөзе дә аның көньяк чибәре булуына шик калдырмый иде. Айдарның болай башкалага эш буенча ялгыз баруы сирәк мирәк булып тора. Йә Уфадан катлаулы
операциягә килгән табибларны илтеп куярга кирәк шунда, йә документация эшләре буенча курьер булып чаба. Шофер кешенең ни эше шул, кая кушалар - шунда йөгерәсең. Шушылай авылга кайтучы ялгыз юлчылар да очрап тора анысы. Тик машинада “апа” булса, болай бик туктап йөри алмыйсың инде ул.

Менә кызык, дип уйланды Айдар, гадәттә кызлар беркайчан да алга утырмыйлар, ә тизрәк арткы утыргычка чумалар иде. Бу “пассажирка”ның кыю-үткер кыз икәне әллә каян күренеп тора. Кайда бара икән? Юл бит әле ул кайта-кайта әллә ничә тармакка аерыла. Алай безнең якларга ук түгел микән? Йөзе никтер таныш та сыман булып китте үзенең. Бигрәк матур кыз, тик менә кемгә охшатам әле мин аны? Айдар таныш-белешләрен, күреп йөргәннәрне исенә төшереп карады. Юк, күз алдында гына тора менә, тик үтерсәң
дә искә төшми шул. Тигез асфальт юлдан алга чапкан машинадагы водитель белән юлчы кыз үз уйларына чумды. Өйләнмәгән яшь егетнең уйлары, әлбәттә, янында гына
утырган чибәр кыз тирәсендә уралды. Кая бара бу матуркай? Бик яшь тә күренә үзе, мәктәптә генә укымый микән әле? Алай булса, “автостоп” белән ерак юлга чыгар идеме? Үзе бик чая кызга охшаган, ерак юлда йөреп өйрәнгән, ахрысы. Айдарны күңеленә кереп оялаган корт һаман котыртуында булды: Ярар инде, шундый чибәркәй яныңда утырганда мәмәйләнеп барма. Таныш соң, таныш, син бит егет кеше, ишшу җитмәсә, машина хуҗасы да.

Ахыр чиктә Айдар озак түзеп баралмады һәм юлдашына сораулар бирә башлады:

- Син кайдан һәм кая барасың? Исемең ничек була? Мәктәптә укыйсыңмы?

Кыз да егетнең сорауларын көтеп кенә торгандай, шунда ук телгә килде:

- Нәрсә? Не смешите мои уши! Нинди мәктәп? Минем мәктәпне бетергәнгә инде, беләсеңме күпме булды? Бер ел да биш ай булды инде. Үзең башлап әйт исемеңне.

- Мин - Айдар, хастаханәдә эшлим, менә әле срочный эш буенча Уфага бардым...

- Сез доктормыни? - Айдар “шаярта ахрысы кызый” дип, кызга карап алды:

- Нинди доктор инде? Мин докторга охшаганмыни? Минем эшем менә, ул кулы белән машина руленә сугып алды, баранка әйләндерү. Миңа егерме дүрт яшь. Тула быел.

- О-о-о, сез карт икән, миңа әле унсигез генә. Исемем минем Светлана була, болай мине Света дип кенә йөртәләр. Ә әни мине Светик дип йөртә иде... - Шул мизгелдә кызның йөзенә хәсрәтләнү билгеләре ятты: - Кызганычка каршы, әнием үлде шул. Узган елда, онкологиядән.

- Гафу ит, хәзер төп сорауга да җавап тапсак, барысы да афәрин була. Кая китеп барабыз инде без?- Әллә... Мин үзем дә белмим әле... Кая барырга икән? - Кыз җиңелчә көрсенеп куйгандай, уйчанланып машинаның ян тәрәзәсенә карап алды. Юлдашыннан мондый җавап көтмәгән Айдар кинәт кенә үзе дә сизмәстән машина тормозына басып
алды. Бер мизгелгә тизлеген югалткан машинада кыз чак маңгае белән тәрәзәгә бәрелмәде.

- Ипләбрәк, не дрова везешь,- дип, ваемсыз гына кисәтү ясап алган юлдаш кызыкай тәмам аптыратты егетне. Ул машинаны әкрен генә юл читенә чыгарып туктатты. Көтелмәгән тукталышка аптыранган кыз сораулы карашын егеткә төбәде.

- Хәзер, хәзер китәбез, моторда ниндидер тавыш бар, карап алыйм әле,- дигән булып, машинадан чыккан Айдар капотын ачып куйды. Светлана да машинадан төшеп тирә-якны караштыра башлады.

- Монда кая карама тигезлек икән. Тауар да бәләкәй генә.

Моторын караштырган Айдар да сүзгә килде:

- Ә кайда таулар биек?

- О-о-о, мин яшәгән якта таулар болытларга тиеп тора!

- Ә син кайда яшисең? - Кыз каядыр билгесезлеккә табан кулын селтәп алды.

- Еракта, моннан күренми. Краснодар краен ишеткәнең бармы? Шул яктан мин. Бер Татар бистәсе дигән станицада яшим. Анда төрле халык җыелган. Урыслар да, грузине - әрмәне дә, чегәннәр дә, шул исәптән татарлар да күп анда. Кара диңгез, Сочи курортлары, алтын пляжлар һәм башкалар безгә якын инде болай. Моторны сәбәп итеп юрамал туктаган егет кызны сөйләндерүне һаман дәвам итте:

- Дөрестән дә ерактан киләсең икән, ә монда нинди җилләр ташлады? Күзләрен кулы белән кояш нурыннан каплап һаман тирә-якны күзәткән кызның борылып карамый гына әйткән сүзләреннән Айдарның ике күзенә дә сорау билгеләре эленде...

- Әйтми торам әле, ул минем би-и-к зур секрет.

- Бәй, әйтмәсәң әйтмисең инде, синең кебек матур кызларның серләре буладыр инде ул. Егет кызга тагы да сәерсенебрәк караш ташлады. Шул вакыт аның башыннан “Әллә соң акылга җиңелме бу кыз?” дигәнрәк уйлар йөгереште. Юктыр. Бердә андыйга охшамаган бит үзе.

- Уф-ф, әйдә инде китик, буламы шул, машинаң? - Кызның “Уф-ф”дигән авазы Айдарга шул мизгелдә үк түрәсе Фәйрүзә Сәлимовнаны исенә төшерде. Менә бит кемгә охшаган бу кыз! Копия Фәйрүзә апа бит бу! Айдар кинәт башына килгән чагыштырудан арынырга теләгәндәй кулы белән селтәнеп алды да шап итеп капотын япты:

- Әйе, кайтыйк әле, начальствога отчет бирәсе бар. Машина елдам гына кузгалып китте. Берара сүзсез генә бара торгач, Светлана үзе телгә килде:

- Айдар абый, сезгә Айдар дип кенә дәшсәм ярыймы, үпкәләмисезме?

- Набарут миңа приятны, ату абый дигән дәрәҗәләргә өйрәнмәгәнмен мин.

-Айдар, миңа Зәңгәр күл дигән авылмы, поселокмы кирәк иде? Сезнең якта бармы шундый авыл?- Юк, авылы юк. Ә менә күле бар.

Күзен дә алмый юлга текәлеп барган кыз, сискәнеп киткәндәй, кинәт кенә егеткә борылды:

-Нәрсә бар дисең?

- Күл, күл, озеро, Зәңгәр күл дип атала. Большое озеро, как море.

-Ә авыл юкмы, шәһәр дә юкмы?

Егет бераз уйланып торды: - Ну... Авыллар бар инде анда, шәһәр дә бар. Менә әле мин кайтып барам шунда. Тик алар Зәңгәр күл дип аталмыйлар. Ә күл чыннан да шулай дип атала.

(Дәвамы бар).
Мөнәвис Низами, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас