Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт һәм икътисад
28 гыйнвар 2021, 13:44

Биш меңлекләрдә Путин портреты чыгармы?

Сенатор Сергей Калашников 5 меңлек купюрада Владимир Путин рәсемен төшерергә тәкъдим иткән.

Дөрес булса, Калашников АКШның 20 долларлык купюрада кара тәнле Гарриет Табменның йөзен пичәтләүгә җавап итеп, шундый гамәл кылырга тәкъдим иткән. Долларда мондый рәсем төшерү инициативасы Барак Обама президент булганнан соң яңгыраган булган. Әмма хакимияткә Дональд Трамп килгәч, планнарны читкә куеп торырга туры килгән. Әгәр дә долларда дөрестән дә Гарриет рәсеме төшерелсә, бу тарихта хатын-кыз сурәте бастырылган беренче акча булачак. Сергей Калашников фикеренчә, илнең рәсми валютасындагы рәсемнәр дәүләтнең сәясәтен күрсәтә. “Купюрада шәһәрләр рәсемнәреннән кала, портретларны урнаштыруны мин күз алдына да китерә алмыйм. Ленинны куйсак — бер төрле символ, башка кешене куйсак— икенче. Миңа калса, закон проекты тәкъдим итәргә һәм 5 меңлек купюраларда Владимир Владимирович Путин рәсемен чыгарырга”, - ди сенатор. Хәзерге вакытта Россия купюраларында Красноярск, Хабаровск шәһәрләре төшерелгән. Кеше рәсеме бастырылган бердәнбер купюраны 2018 елда, Футбол буенча Дөнья чемпионаты уңаеннан чыгарганнар иде. Истәлек банкнотында ул вакытта Лев Яшин рәсеме басылып чыкты.
Фото: ТАСС --- Шәһри Казан № --- | 27.01.2021
Читайте нас: