Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Татыш ял базасында күңелле

Татыш ял итү базасында һәркем ял итә ала!

Татыш ял базасында күңелле
Татыш ял базасында күңелле

Башкортстан республикасы – туризм өлкәсе буенча зур үсеш алган төбәкләр санына керә. Иң мөһиме, туристик инфраструктураның үсеше нәтиҗәсендә киләчәктә позитив динамиканы саклап калу. 2023 елда федераль бюджеттан бу максатка 1,5 млрд.сум акча җәлеп ителгән.

Безнең районда ял итәр өчен елдан ел уңайлы шартлар тудырыла. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” проекты кысаларында грантлар алучылар шактый, андый бәхеткә ирешүчеләр арасында илешлеләр дә бар. Туризм буенча бизнес ачар өчен дәүләт ярдәменнән 6 млн. сум субсидия бирелә. Түбән Яркәйдә яшәуче Резеда һәм Алмаз Габдрахмановлар әлеге субсидия ярдәме белән “Татыш” Ял итү базасын булдырды.

Күптән түгел без гаилә белән әлеге базада булып кайттык. Ул Татыш авылы янында бер ягыннан Агыйдел икенче ягыннан Сөн елгасы агып яткан урында урнашкан.

Барып җитүгә безне анда җылы каршы алдылар. Беренче санлы йорт безнеке иде. Ул 12 урынга тәгаенләнгән, биредә мунча, душ һәм бассейн, бильярд уйный торган бүлмә, караоке залы булдырылган. Бу йортта бөтен уңайлыклар тудырылган, урыслар эйтмэшли “Заезжай и живи!». Мебель, телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, барсыда бар. Тышка чыксан, мангаллы беседка тора, балалар өчен бассейн да бар, Сөн елгасында су керергә, балык тотарга да була. Базаның территориясе иркен, тирә-якта тагын 2 йорт бар, килэчэктэ базаны үстерү һәм киңәйтү планлаштырыла.

Ял итү базасының хуҗалары ачык һәм кунакчыл кешеләр. Бөтен сорауларга җавап кайтаралар, барысын да тиешлечә аңлатып бирәләр. Безгә анда ял итеп кайту бик ошады. Табигать куенында урнашкан база, ял иту, процессына уңай тәэсир калдыра, күңелне күтәрә.

Районда андый базалар булуы халык очен бик эйбэт һәм кирәк дип уйлыйм, чөнки биредә төрле бәйрәм, кичә, юбилей, туй үткәрергә мөмкин. Туризмы үстеру чаралары безнең як өчен уңай әлбәттә, Башкортстан республикасынын табигате үзеннән-үзе искиткеч һәм үзенә тартып тора.

Татыш ял базасында күңелле
Татыш ял базасында күңелле
Татыш ял базасында күңелле
Татыш ял базасында күңелле
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: