Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
1 гыйнвар 2021, 02:00

Башкалага - онытылмас сәяхәт

Каникулда «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзаларының балалары Уфа шәһәренә барды

Кышкы каникул вакытында балаларның ялын тагы дә истә калырлык һәм мавыктыргыч итү максатында «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы инициативасы белән Уфа шәһәренә сәяхәт оештырылды. Әлеге оешма әгъзаларының сабыйлары башкалага бару бәхетенә иреште. Экскурсиячеләр Республика Хәрби дан музейына, Ләлә-Тюльпан мәчетенә, Планетарийга барды. Балалар иртәнге һәм төшке ашны «Лидо» ресторанында ашады.
Күпме хатирәләргә һәм күңелле мизгелләргә бай сәяхәт һәркемгә шатлыклы һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Әлеге чараны оештыручыларга һәм алып баручыларга («Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаяновка, Русия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе рәисе Рәзиф Шәйхәйдәровка, рәис урынбасары Айгөл Казыйхановага) балалар һәм аларның ата-аналары зур рәхмәтлеләр.
Читайте нас