Кыш җитүен барыбыз да зарыгып көтеп ала. Күмәкләшеп чаңгыда, чанада шуу, кар атышлы, уйнау... Болар барысы да - балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы, кызыклы шөгыльләр. Әйтергә кирәк, балалар аеруча тимераякта шуарга, хоккей уйнарга ярата. Моның өчен ел сан Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте инициативасы белән авылыбыз үзәгендә боз мәйданчыгы эшләнә. Шома боз өстендә җилдәй җитез тимераякларда шуып, бала-чага гына түгел, яшьләр, өлкәннәр дә куана. Районның күрше авыл советы авыл биләмәләре командалары хоккейчылары биредә даими рәвештә уеннар оештыра. Кышкы каникул чорында Кужбахты, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәләренең хоккей командалары арасында уздырылган уен берәүне дә битараф калдырмады.
Боз мәйданы 50x20 квадрат метрны били. Аны эшләүдә Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимият эшчеләре, Базытамак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Мосабировның, укучыларның өлеше зур булды. Шулай ук кызлар, малайлар һәрвакыт кардан тазартып тора. Көндез «боз патшалыгында» бала-чага вакытын уздырса, кичләрен ата-аналар, авыл яшьләре күңел ачарга ашыга.