Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
1 гыйнвар 2021, 02:00

Депутатыбызга рәхмәт

Анач авыл клубы каршында эшләп килүче «Ош Виче сем» фольклор коллективы республикада, районда узган чараларда актив катнаша.

Анач авыл клубы каршында эшләп килүче «Ош Виче сем» фольклор коллективы республикада, районда узган чараларда актив катнаша. Агымдагы елда фин-угор халыкларының милли мәдәни фестивалендә, район мдәният сараенда узган концертларда уңышлы чыгыш ясадык. Өстәвенә, Уфа шәһәрендәге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарих битләре. Халыклар дуслыгы һәм килешүе белән яши бер гасырлык Башкортстан!” дип исемләнгән фестиваль-марафонда катнашып, халык сөюен яуладык. Әлбәттә, һәр чарага лаеклы әзерләнергә кирәк, костюмнар да матур булырга тиеш. Бу җәһәттән, зур рәхмәтебезне спонсорыбыз - «Илеш МТС» җәмгыяте директоры, район Советы депутаты Рәвис Газизҗан улы Зариповка барлык коллектив исеменнән рәхмәт юллыйм. Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итмә, игътибар белән тыңлый һәм, мөмкинлегеннән чыгып һәрвакыт ярдәм кулы суза. Агымдагы елда безнең коллективка яңа сәхнә костюмнары тегүдә булышлык итте. Һәрвакыт халыкны ишетә, тыңлый белгән депутатыбызга сәламәтлек, эшендә уңышлар телим.
Читайте нас