Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
24 декабрь 2021, 19:00

Халык күңелен яулаган фельдшер

Фәнә Галиеваның шифалы куллары аша 34 ел эшләү дәверендә күпме авырулар узган, күпме кешегә тән сихәте биргән ул

Халык күңелен яулаган фельдшер
Халык күңелен яулаган фельдшер

Сайлаган һөнәренә, яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Фәнә Әүбәкер кызы тәжрибәле белгеч буларак кына түгел, ягымлылыгы, йомшак мөгамәләсе, сабыр холкы белән халык күңе-лен яулаган фельдшер ул. Шушы ап-ак карлы кыш көннәрендә Рсай авылында гомер кичерүче абруйлы медицина хезмәткәре Фәнә Галиевага 85 яшь тула.
1937 елның 1 гыйнва-рында Рсай авылында Әү-бәкер Галиев гаиләсендә дөньяга килә. Әйткәндәй, Фәнә апа авылга җиде мулла биргән затлы Нигъман нәселеннән. Әнисе Зәйнәп абыстай биш вакыт намазын калдырмаган, чисталыкны, пөхтәлекне бик яраткан. Өстәвенә, авылдашларын өс киемнәре тегеп шатландырган.
Туган авылында - җидеелык, Югары Манчарда урта белем алган кыз Уфа шәһәрендәге 1нче санлы медицина училищесына юллана. 1958 елда аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алып, туган авылы Рсайда хезмәт юлын башлап җибәрә.
Алтмышынчы еллар... Дифтерия, трахома кебек авыруларның котырган чагы. Чир таралуга юл куярга ярамый. Бик күп прививкалар ясарга туры килә яшь белгечкә ул елларда. Җитмәсә, 3-4 чакрым ераклыкта урнашкан, ул чорда Рсай авыл советына караган 17 хуҗалыгы булган Нәҗәде халкын хезмәтләндерү дә төшә кыз өлешенә. Әлбәттә, күп очракта җәяү йөрергә туры килә. Кечкенәдән әнисенең кул астында эшләп үскән, сугыш чоры михнәтләрен күргән кыз, авырлыклар алдында каушап калмый. Киресенчә, бар белемен, тырышлыгын салып, эшкә керешә.
һөнәреннән тыш, җәмәгать эшләре дә санап бетергесез. Берничә чакырылыш авыл советы депутаты, агитатор вазифаларын да намус белән, җиренә җиткереп башкара ул. Урындагы радиодан медицина яңалыклары белән таныштыру да аңа йөкләтелә.
Яшь чак-дәртле чак, диләр бит. Кыз кичләрен авыл клубына чыгарга да вакыт таба. Нәкъ шул чорда авыл яшьләре спектакль әзерли, Фәнәгә дә роль бүленә. Ә колхозда бригадир булып эшләп йөрүче Тимершәех Мирһади улы да- үзешчән түгәрәкнең актив әгъзасы- кызга күптән күз салып йөргән икән . Шулай итеп, алар арасында мәхәббәт уты кабына. Ә инде җәйнең матур бер көнендә гөрләтеп туй ясыйлар.
Кыскасы, бернинди уңайлыклары булмаган медпунктта эшләү белән бергә, гаилә тормышы мәшәкатьләре дә өстәлә.
Яшь гаиләне тагын да бәхетлерәк итеп, бер-бер артлы сабыйлар: Ира, Эльвира һәм Илдар дөньяга килә. Балалар җитеш, мул тормышта, пар канатлар ышыгында үсә. Тырыш, максатчан гаилә өч балага югары белем алырга ярдәм итә. Бүген инде Фәнә апа: «Гомер узган да киткән, ләкин юкка түгел. Яныбызда безнең өчен өзелеп торучы сау-сәламәт балаларыбыз, 5 оныгыбыз, 7 оныкачыбыз бар. Шушы бәхет түгел мени?!» - ди, ихлас елмаеп.
Тәҗрибәле, тырыш һәм эш урынында күпләргә үрнәк булган Фәнә Әүбәкер кызы күпме авыруларга сәламәтләнүгә өмет биреп, аякка басарга булыша. Кешелекле,тыйнак, шифалы куллы медицина хезмәткәрен һәркем хөрмәт итә. Хезмәт ветераны Фәнә Әүбәкер кызының тырыш хезмәте бик күп санлы Мактау грамоталары, медальләр белән билгеләнә.
Ә иң кадерлесе -авылдашларымның «Безнең доктор», «Безнең Фәнә» дип зурлап эндәшүләре, ди юбиляр.
Мөгаен, еллар ялгышкандыр, әле җете җәйләр төсе анда: бит очларын чокырайтып, күзләреннән нур чәчеп елмайганда, яшәү дәрте бөркелеп-ташып тора үзеннән.
Туган авылының хозур табигатенә гашыйк ул, үзе дә ихата тутырып гөлләр үстерә, якыннарын яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлый, телеңне йотарлык камыр ашлары пешерә.
Ихлас, гади, гадел булгангамы, күңеле дә, үзе дә яшь әле! Шундый күркәм сыйфатлар тагын да күркәмрәк итә, яшәртә аны.
Хөрмәтле Фәнә Әүбәкер кызы! Сезгә барлык Рсай авылы халкы исеменнән сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле, озын гомер телибез.

Вәҗидә Габдуллина.
Рсай авылы.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: