Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
28 гыйнвар 2022, 16:00

Рәхмәтем зур

Өлкән яшьтәге кешегә хуҗалык эшләре авырлаша, шул исәптән, кышын ихата-кураны кардан тазарту өчен дә көч кирәк.

Рәхмәтем зур
Рәхмәтем зур

Үзем 83 яшьтәмен, шуңа күрә әлеге проблема яхшы таныш.
Йортыбыз янында дистә ел элек “Коника” кибете төзелде. Халык өчен бик кирәкле, әлбәттә. Әмма кибет булуы куанычлы булса да, кышын түбәсенә җыелган карның ихатабызга төшүе уңайсызлык тудырды. Яшем барган, өлкәнәйгән саен һәр ел ишелеп төшкән карны тазартуы көннән-көн авырлашты. Әлеге мәсьәләне хәл итүне үтенеп, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга мөрәҗәгать иттем. Бүгенге көндә минем үтенечем хәл ителде-ике арага кар тоту өчен сетка куелды. Бу җәһәттән хакимият башлыгына гади халыкка якын булганы, игътибары, безнең өчен мөһим булган мәсьәләләргә уңай чишелеш табуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Мәрьям Гарифуллина.
Югары Яркәй авылы.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: