Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
19 июль 2022, 12:00

Эшчәнлегебез халык өчен

"Заготпищепром" кулланучылар җәмгыяте коллективы һәрвакыт хуҗалык эшчәнлеге планнарын үтәү, товар әйләнешен арттыру, финанс хәлен ныгыту буенча актив эш алып бара

Эшчәнлегебез халык өчен
Эшчәнлегебез халык өчен

Безнең төп эшчәнлегебез - ваклап сату, җәмәгать туклануы, әзерләү. Җәмгыятьнең район үзәгендә - “Яркәй” гомум туклану ноктасы, район үзәк дәваханәсендә - буфет, Аккүз авылында көнкүреш товарлары белән сәүдә итү магазины бар. Моннан тыш, сәүдә нокталары булмаган Кыпчак, Кенәз-Елга, Шәммәт авылларына аена өч-дүрт тапкыр барып, сату оештырабыз. Отчет чорына беренче кирәкле продукция сатудан 1 млн. сумнан артык акча керде.

2021 елда эш күләме 8340 мең сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда 876 мең сумга артык. Халыктан ит, сөт, йон, йомырка, тире, дару изделиеләре, яшелчә, макулатура, бөртекле культуралар һ.б. сатып алабыз. Хәзерләү әйләнеше 1469 мең сум тәшкил итте.

Производство ихтыяҗлары өчен халыктан балан алабыз. 2021 елда барлыгы 350 кг балан җыелды. Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучылары һәм шәхси кешеләр ярдәме белән барлыгы 350 тонна миләш тупланды.

Соңгы вакытта халыктан ит, йомырка сатып алганда кыенлыклар туа. Продукция, һичшиксез, ветеринария лабораториясе аша тикшерү узарга тиеш. Тапшыручылар мондый шартларга риза түгел, үз продукцияләрен үз көчләре белән сатарга тырыша. Тирегә бәяләр кискен кимеде.

Аккүз авылындагы магазин аша 3061 мең сумлык товар сатылды, үсеш темпы – 106,5 процент. Җәмәгать туклануы әйләнеше узган елда 3431 мең сум тәшкил итеп, 2020 ел белән чагыштырганда 511 мең сумга артык.

Бүген финанс тотрыксызлыгы һәм конкуренция көчәя барган чорда көчләрне өстенлекләргә юнәлдерү мөһим. Ә кооператорларның бу, һичшиксез, үзебездә җитештерелгән продукциясе. Шуңа күрә бүген без үзебезнең продукция күләмен арттыру бурычын куябыз, аның ассортиментын киңәйтергә тырышабыз. Пешерелә торган блюдоларның һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә эшлибез. Шунысы шатлыклы, икмәк, үзебез әзерләгән пилмән, манты, токмач районда зур сорау белән кулланыла. Бездә җитештерелгән ризыклар башка җәмәгать туклану предприятиеләре белән чагыштырганда, күпкә очсыз, шуңа да халык яратып, теләп сатып ала.

Җәмгыятьнең салым, хезмәткә түләү буенча бурычлары юк. Уртача хезмәт хакы – 17 мең сум булып, ул вактытында түләнә. Шулай ук ветераннарыбызны һәм пенсионерларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Өлкәннәр көне уңаеннан һәрберсенә күчтәнәч пакетлары таратыла.

Соңгы вакытта илдә барган эпидемиологик хәл аркасында, авыр шартларда эшләргә мәҗбүрбез. Шуңа карамастан, коллектив бирешми, авырлыкларны җиңә килә. Шул рәвешле план-график нигезендә авылларга күчмә сәүдә белән чыктык. Ассортиментта - төрле икмәк-булка изделиеләре һәм сөт продуктлары.

Коллектив 6 хезмәткәрне берләштерә. Үз һәнәрен яратып башкаручы өлкән повар Резидә Хәбибуллинаны мактап телгә аласы килә.

Шәхси эшкуарлык ничек кенә киңәймәсен, авыл халкы безнең хезмәтләргә мохтаҗ. Алар безгә мөрәҗәгать итәләр, продукциябезнең сыйфаты белән канәгать булуларын белдереп, рәхмәтләрен җиткерәләр.

Без катлаулы заманнар кичерәбез, әмма безнең кулланучылар кооперациясе авыр вакытларда мобилизацияләнә белүе белән аерылып торды. Бу әлеге авыр чорны югалтулар белән, әмма яңа позицияләр яулап узу өчен кирәк. Моның өчен без барлык резервларны да, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен тырышып эшләргә һәм кулланырга тиешбез.

Коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан котлап, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар, имин тормыш телим.

 

 

Зинира Ямалова,

«Заготпищепром» кулланучылар җәмгыяте рәисе.

Буфетчы Альмира Габдраупова

Эшчәнлегебез халык өчен
Эшчәнлегебез халык өчен
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: