Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
28 декабрь 2022, 10:18

Илебез күге тыныч булсын!

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән

Илебез күге тыныч булсын!
Илебез күге тыныч булсын!

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, аның күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия булуы ачык күренде. Илнең төрле почмакларында яшәүче Русия халкының кечесе һәм олысы, мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатында, тагын да ныграк берләште. Билгеле, матур киләчәк өчен көрәш барганда,
тылдагылар да кул кушырып утыра алмый. Бу җәһәттән Кужбахты авыл мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп, иҗат
иткән, тамашачы күңелен яулаган «Актирәк» халык фольклор коллективы да бердәм булып акциягә кушылды һәм Украинада
б а р га н м а х сус х ә р б и операциядә катнашучы мобилизацияләнгән якташларыбызга бүләк-күчтәнәчләрен әзерләде.
Кужбахты авыл советы авыл биләмәсеннән биредә дүрт егет катнаша. Күчтәнәчләр белән бергә догалыклар, йөрәктән чыккан сүзләр белән сугарылган хатлар язылды. Рәфит хәзрәт Шәрифуллин догалар укыгач, бүләкләр тартмаларга салынды.
«Актирәк»леләрнең күбесе - күп балалы аналар, күпләренең оныклары буй җиткергән, хөрмәтле апалар. Аларның теләге бер-махсус хәрби
операциядә катнашкан райондашларыбыз, газиз улларыбыз иленә лаеклы хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын.

 

Рәмилә Нургалиева

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: