Кавый Хәтмуллин 1928 елда Тәҗәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1930 елда әти-әнисе атларын, иген игү коралларын биреп колхозга керә. Әмма 1933 елда кулаклаштыру башлангач, әтиләрен сөргенгә җибәрәләр, ә әниләрен балалары белән иске мунчада яшәргә калдыралар.
1940 елда Хәтмулла абый вафат була, әнисе Өфәйдә апа дүрт бала белән ялгызы торып кала. Дөнья көтү авырлыгы иң өлкән бала – 12 яшьлек Кавыйга төшә. Малай әнисенә ярдәмләшергә тырышып, җәйге көннәрендә басу эшеннән кайтып керми. Бөек Ватан сугышы башланып, язмышларын тагы да катлауландыра. Мәктәпне тик яхшы билгеләренә, Почет грамотасы белән тәмамласа да, укуын дәвам итү мөмкинчелеге булмый. Җиде сыйныфны тәмамлагач, ул туган колхозында ат караучы булып эшли башлый.
1943 елда ВЛКСМ сафларына баса. 1945 елдан армиягә алынганчы, колхозның Комсомол оешмасы секретаре була. Тырыш егет кайда да сынатмый, һәр бурычны төгәллек белән башкара. Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда басу эшләренең күпчелеге үгез яки ат җигеп башкарыла. Кавый Хәтмуллин 1948 елда язгы сөрү, пар каплату, туңга сөрү дә өлгерлек күрсәтеп, барлыгы 102 гектар җир эшкәртә һәм колхоз буенча оештырылган социалистик ярышта беренче урын ала.
1948-1952 е л л а р д а Төркмәнстан чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Ү р н ә к л е хезмәт иткән өчен сержант дәрәҗәсен ала, заставаның к о м с о м о л о е ш м а с ы н җ и т ә к л и . Чик буе отряды нач а л ь н и г ы , округ командующиеның Почет грамотасы, рәхмәтләренә лаек була.
Армиядан кайту белән аны Кужбахты авыл клубына мөдир итеп тәгаенлиләр, бер үк вакытта колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Ул еллардагы комсомол яшьләренең һәм клуб советы әгъзаларының эшчәнлеген, активлыгын берчә сагынып, горурланып, берчә хәзерге хәлләргә уфтанып искә ала ветеран. Өс киемнәре ярлы, тамаклары туяр туймас булса да, төннәр буе репетицияләр үткәреп, күрше авылларга җәяүләп барып, спектакль, концертлар кую, кергән акчага клуб өчен кирәк-яраклар сатып алу, комсомол яшьләре көче белән кыш көннәрендә атна саен басуларга бәләкәй чана белән черемә чыгару, кар тоту, утын көле җыю буенча өмәләр үткәрү, кышкылыкта төнлә малчылык фермаларына җаваплы дежурлар итеп беркетүләр һәм башка күп чаралар Кавый абый җитәкчелегендә оештырыла.
елегендә оештырыла. 1957 елда ул вакытта «Буденый» исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән Нурмөхәммәт Нуретдиновка ярдәмче итеп тәгаенлиләр. 1958 елдан колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Н.Нуретдинов кебек гадел, эчкерсез таләпчән җитәкче белән бергә эшләп, ул үзенә зур тормыш тәрбиясе туплый. Сугыштан соңгы авырлыкларны акрынлап җинеп, халыкның тамагы икмәккә туя башлый. 1962 елда колхоз күрше «Фрунзе» исемендәге колхоз белән берләшеп, XXII партсъезд исемен алгач, тынгысыз таләпчән рәис Үзбәк Зәйнәшев белән эшләү бәхете тия. Бу чорда ул бригадир була. Колхоз күтәрелә, 10-12 центнер уныш биргән басулар куәте 23-25 центнерга җитә. Читән, тактадан эшләнгән мал тораклары кирпечкә а л ы ш т ы р ы л а , а ш л ы к складлары төзелә. «Халык күнеленә иң кереп калганы – Кужбахты авылында тузган, йортсыз ялгыз карчыкларга колхоз көче белән ел саен ике-өч йорт салынды» - дип хәтерли ул чорны хезмәт ветераны.
1969 елда Тәжәй, Кужбахты, Гремучий Ключ, Восток авыллары XXII партсъезд исемендәге к о л х о з д а н а е р ы л ы п « И г е н ч е » х у җ а л ы г ы булып оеша. Аңа рәис итеп 26 яшьлек Фәйләс Муллагалиев сайлана. Колхозның партком секретаре вазифасын тагын Кавый Хатмуллинга йөкләтәләр. Ул еллардагы һәр яклы үсеш хуҗалык тарихына иң якты битләрне яза. Басуларның гектар көче 30-35 центнер, аерым елларда 40 центнердан да артып китә. Ашлыкның тулай җыемы 84 мең центнерга җитеп, 40 меңнән артыгын дәүләткә саталар. Мал саны кискен ишәя, дәүләткә 12-13 мең центнер сөт, 3000-3200 центнер ит, 45-50 центнер йон, 200-250 мең данә йомырка тапшырыла. Әйтергә кирәк, республикадан алынган йөкләмәләрне үтәүгә халыкны туплауда партия оешмасы секретаре әйдәүче була. Өстәвенә, аңа малчылык һәм төзелеш эшләренә дә җитәкчелек итү йөкләтелә. Сабыр холыклы, уйлап эш итүче җитәкче буларак, халык арасында ышаныч һәм ихтирам яулый.
Кавый Хәтмуллинның фидакарь хезмәте төрле инстанцияләрнең күп санлы Почет грамоталары, ВДНХның алтын, көмеш, ике бронза медальләре, Почет билгесе ордены, «Социалистик ярышта җиңгән өчен» билгеләре, «В.И.Ленинның тууына 100 ел» медальләре, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Гомер буе түккән хезмәтләрен, кылган изгелекләрен бергә эшләгән иптәшләре, авыл халкы бүген дә онытмый. Пенсиягә чыкканчы колхозда ревком рәисе, авыл Советы депутаты янындагы иптәшләр суды рәисе, авыл һәм район Советы депутаты булып сайланулар Кавый аганың гомер буе тынгысыз, җаваплы хезмәттә булуы турында сөйли.
“Тормышымда иң олы сөенеч – минем шәхси бәхетем, миңа Ходай Тәгалә бик акыллы, эшчән, сабыр, басынкы холыклы тормыш иптәшем Әлфияне бирде”,- ди хезмәт ветераны. Алар тормыш иптәше Әлфия Хәсәнҗан кызы белән 55 ел гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, гомерлек юлдашы моннан 15 ел элек мәрхүм була. Бер-берсенә булган ихтирамнарына сокланмаган кеше юк иде. Әлфия апа гомер буе сәүдә системасында тир түкте. Үзенең дә эше тынгысыз җаваплы булуына карамастан, тормыш иптәшенең авыр хезмәтен уртаклашып, балаларына яхшы тәрбия биреп үстерүгә бар көчен салды. Ә балалар гаиләдә дүртәү. Өстәвенә, Кавый аганың яшьли мәрхүм булган энесе белән килененең өч баласын да үз канатлары астына алдылар. Хәзер балалар барысы да диярлек югары белемгә ия булып, төрле җитәкче вазыйфаларда эшләп, гаилә корып, үзләре оныклар үстерә
Кавый ага пенсиягә чыккач та актив тормыш алып бара, дөньядагы булган яңалыклар белән кызыксынып бүгенге көндә дә 2-3 данә гәзиткә язылып, аның килгәнен көтеп ала, 8 буынны эченә алган шәҗәрә агачы төзи, шигырьләр яза, «Яшьнәп яшәлгән гомер» дигән китап чыгарып, анда авыл тарихы, Бөек Ватан сугышы чорында авыл тормышы, аннан соңгы күтәрелеш елларын һәм башка материалларны эченә алган. Муллалык гыйлемен дә үзләштереп мәчеткә йөри, дини гамәлләрне башкара. “ Шаригатьнең изге кануннарына буйсынып яшәргә, бигерәк тә ата-ана хакын хакларга, кеше рәнҗетүдән, харамнан сакланырга тырыштым”, - ди Кавый абый үзенең дингә килүе турында.
Дөньяның ачысын-төчесен татыган, сабыр холыклы, зур акыл туплаган, хезмәттә яшәү ямен тапкан Кавый Хәтмуллин кебек ветераннарыбыз белән тормышыбыз матур.