Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
18 апрель 2023, 19:00

Мәгариф өлкәсенең сүнмәс йолдызы

Һәр заманның үз герое булган кебек, һәрбер өлкәнең якты йолдызы була

Мәгариф өлкәсенең сүнмәс йолдызы
Мәгариф өлкәсенең сүнмәс йолдызы

Һәр заманның үз герое булган кебек, һәрбер өлкәнең якты йолдызы була. Район мәгарифе өлкәсендә үзенең онытылмас эзен калдырган, күпләргә якты маяк, остаз булган Рәис Әхмәдуллин хакында белмәгән кеше сирәктер,мөгаен. Бәлки күпләр хәтер йомгагын яңартыр, кемдер җитди йөзле абзыйны күз алдына бастырыр...

 Рәис Әхмәдуллин үзенең хезмәт юлын Дәүләкән районында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Тормыш сукмаклары туган якларга алып кайткач, Илеш районының берничә мәктәбендә директор вазыйфасын башкарырга туры килә. Әлбәттә, тырыш, хезмәт сөйгән, яңалыкка омтылган белгечне 1975 елда район мәгариф бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр. Рәис Әхмәдулла улына бу катлаулы эштә 1987 елга кадәр эшләргә туры килә. Хезмәттәшләре җитәкчене һәрвакыт яхшы яктан гына искә алалар.

 Мәсәлән, озак еллар мәгариф министрлыгында милли мәгариф бүлегенең баш белгече булып эшләгән «Русия Федерациясенең гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», хезмәт ветераны Тәнзилә Зәки кызы Закирова-Гәрәева: «Рәис Әхмәдулла улы югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика педагогик җәмәгатьчелегендә киң танылу яулаган хезмәт ветераны. Ул бөтен тырышлыгын, бай тәҗрибәсен, белемен мәгариф системасын күтәрүгә юнәлтте. Без аның белән Базытамак урта мәктәбендә эшләдек. Рәис Әхмәдулла улы безне үз канаты астына алып, киңәшләр биреп, зур педагогик коллективка кереп китәргә ярдәм итте. Аны үз әтиебез кебек хөрмәт иттек, шул ук вакытта, үз атадан курыккан кебек «курка да» идек. Хезмәт юлы икенче якка алып киткәч тә, кайда гына эшләсәм дә, һәрвакыт тыгыз элемтәдә тордык».

Ә күп еллар Илеш районында урыс теле укытучысы булып эшләгән абруйлы педагог Флидә Рәис кызы кадерле кешесе турында дулкынланмый гына сөйли алмады, берчә күз яшьләренә ирек бирде, берчә шундый әтинең кызы булуы белән горурлык хисе дә кичергәндәй тоелды. «Безнең әти табигате белән коры кеше иде. Шуның өчен үзенең әйтергә теләгән фикерен һәрвакыт әйтте, туры сүзле булды, дөреслекне яратты. Әни белән бергә безне дә шулай тәрбияләделәр. Гаиләдә алдашу, дөреслекне яшереп калу, яраклашырга тырышу кебек төшенчәләр юк иде. Әти-әнинең ни әйтергә теләгәнен күз карашыннан аңлый идек. Китапка сөю, белем алырга омтылыш кебек төшенчәләр бала чактан тәрбияләнде. Мәктәптә тырыштык, начар уку безгә килешмәгәндер инде, чөнки әти дә, әни дә икесе дә укытучылар. Мәктәпне дә, югары уку йортын да әйбәт тәмамладык. Мин урыс теле укытучысына укыдым, ә сеңлем Гүзәл, әнием, Мәүлидә Хәлиулла кызы юлыннан китте, химия укытучысы һөнәрен сайлады.

Институтта укыганда сессия вакытында имтиханнан соң өйгә шылтыратып хәбәр бирү ташка басылган иде. Әнием «Балам, имтиханыңны «5» кә биргәнеңә шигем юк, тик һаман синең шылтыратуыңны күңел көтә»,- диде. Ә әтием горурлана иде»-, дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем. Әйе, ата-ана өчен балаларыңның уңышын күрүдән дә сөенечлесе юк. Чөнки кызлары да, онык-оныкачларының күпләре югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, педагогик хезмәт юлларында уңышларга ирешә, абруй казана. Әгәр оныгың (Флидә кызының улы Азамат) «Русиянең сәләтле балалар медале» белән бүләкләнсә, аның турында мәкалә Русиянең сәләтле балалар энциклопедиясендә дөнья күрсә, шул ук вакытта Русия Президенты стипендиясен алу бәхетенә ирешсә - кем куанмас та, кем горурланмас. Чөнки Рәис Әхмәдулла улы чәчкән орлыклар шытып кына калмаган, ә үз җимешләрен биргән. Әйе, Азамат бүген дә картәтисе юлын дәвам итеп, Кытайда белем бирә.

Бу елларда мәгариф системасында бергә эшләгән, «Русия Федерациясенең гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», педагогик хезмәт ветераны, өч китап авторы, Т.Рахманов ис. мәктәптә озак еллар директор урынбасары булып эшләгән Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗева да үз истәлекләре белән бүлеште: “ Рәис Әхмәдулла улы көчле җитәкче булды. Ул үз эшендә кадрлар әзерләүгә басым ясады. Илешләргә хас булганча, хезмәтне яратты. Шул елларда Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәп базасында «Икмәк» музеен булдыру өчен күп көч салды. Мәктәп директоры Руфа Әхиярова җитәкчелеге белән төзелгән музей бик уңышлы килеп чыкты. Чөнки, икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләүне әлеге музей аша балаларга җиткерергә тырышуның бер мисалы булып торды. Ул республикада бердәнбер музей булгандыр да. Рәис Әхмәдулла улы үзе эшләгән чорда район мәктәпләрендә башкорт теле укытуны оештыру өчен дә аз тырышмады. Әлбәттә, бу башлангыч бик җиңел генә бирелмәсә дә, нәтиҗәле булды. Районга ул вакытта бик күп башкорт кызлары килде, мәктәпләрдә башкорт телен укып, телгә сөю тәрбияләү өчен тырышып эшләделәр, зур уңышларга ирештеләр. Бу Әхмәдуллинның оста җитәкче булуына ачык дәлил».

Рәис Әхмәдулла улының абруйлы булуында аның тормыш иптәше Мәүлидә Хәлиулла кызының өлеше зур, чөнки ул үзе педагог буларак, гаилә башлыгының эшен аңлап, һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Аларның нәсел агачына күз салсаң, педагогик һөнәрне үз итүчеләрнең күп булуы күзгә ташлана. Мөгаен, үзенең тәрбиясе, күпләргә остаз булуы белән, шул ук вакытта киңәшләре белән укытучы һөнәрен сайларга булышлык иткәндер. Чөнки кызлары Флидә һәм Гүзәл укытучы һөнәрен сайлаган, озак еллар хезмәт салып, бүгенге көндә хаклы ялдалар. Аларның балалары да гаилә тра-дициясенә тугры калып, әлеге һөнәргә өстенлек биргән, өстәвенә, әти-әнисе укыган югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә балаларга белем бирү өлкәсендә уңышлы эшләп киләләр. Әлеге вакытта анда Рәис Әхмәдулла улының оныкачы белем ала. Киләчәктә ул да укытучы, дигән мактаулы һәм абруйлы һөнәргә тугры калыр, дип ышанам.

Әхмәдуллиннарның педагогик нәсел агачы күп тармаклы. Алар билгеле шәхесләр, күпләре җитәкче вазифаларда эшләгән. Әйтик, Илеш районының төрле мәктәпләрендә директор булып эшләгән уннан артык педагог бар. Мәсәлән, Илфир Миңнехан улы Галиев (Кадер урта мәктәбе директоры), бүгенге көндә әтисенең юлыннан ышанычлы адымнар белән алга атлаучы кызы – Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп директоры Гөлнара Илфир кызы Шафыйкова (Галиева) да бу нәселнең вәкиле. Нәзир Наҗар улы Әхмәдуллин (Рсай), Рәзил Наҗар улы Әхмәдуллин (Иске Татыш) һ.б. «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы», «Русиянең мәгариф отличнигы», «Хезмәт Кызыл байрак» ордены, «Фидакарь эшчәнлеге өчен» медале һәм бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, халык арасында абруй казанган, үзенең кешелекле, ипле булуы белән халык күңелендә сакланган укытучы-остаз Рәис Әхмәдулла улы турында бик күп язарга мөмкин булыр иде. Чөнки ул -мәгариф күгендә йолдыз булып балкып кына калмый, ә үзе артыннан бик күп йолдызлар кабызып, талмас канатлар куючы остаз да. Район мәгариф системасын алгы сызыкка чыгару өчен салган тырышлыгы юкка чыкмаган. Бүгенге көндә дә аның укучылары педагогик хезмәт юлыннан алга бара, илешлеләр Русиянең төрле төбәкләрендә уңышларга ирешә, монда Рәис Әхмәдулла улының да өлеше бар, дисәк тә ялгыш булмас. Шундый кешеләр булганда мәгариф системасы һәрвакыт алда булыр,ә укытучыостазларның исеме бервакытта да онытылмас, дигән өметтә калам.

 

 

Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек начальнигы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: