Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
1 октябрь 2023, 11:00

Сокланып туя алмассың үзләренә

Яшьлек - матурлык дисәләр дә, картлыкта – кеше гомеренең үзенә генә хас күркәм чоры. Берберсенә сыенып басып торган рәсемдәге бу икәү шуны расламый мени: өлкәннәргә хас сабырлык, маңгайларына үткән гомер юлы салган, әмма үзләренә килешеп торган буразналар, олыларча акыллы караш. Тормышта да нәкъ шундый Кызыл Байракта яшәүче, ике балага гомер биргән Лиза һәм Әнфәс Гатауллиннар.

Сокланып туя алмассың үзләренә
Сокланып туя алмассың үзләренә

Ишкар авылының уңган, сылу Лиза Сәлихҗан кызына Энфәс Галимәрдан улы бер күрүдә гашыйк була һәм күп вакыттта үтми үзенеке итә. Ул дәвердән соң 62 ел гомер үткән, әмма аларның мәхәббәтләре һаман шул килеш сакланган – берберсенә карата ягымлылар, игътибарлылар. Дөньялары җитеш, төзек, чиста, пөхтә, матур, бер сүз белән әйткәндә, яшьләрнекенә биргесез. Аларны һич кенә дә сигез дистәне түгәрәкләгән димәссең. Сокланып туя алмассың үзләренә!

Аларның яшьлек еллары, барлык замандашларыныкы кебек үк, сугыш чорына туры килә. Авылда хезмәткә сәләтле барлык ир-егет фронтка озатыла. Әтиләрен, абыйларын һәм гомер юлдашларын үсмер балалар һәм хатын-кызлар алыштыра. Әнфәс абыйга да тормыш дилбегәсенә кечкенәдән җигелеп, ачлытуклы үсәргә, кәлҗәмә, үлән җыеп ашап, көн күрергә, өлкәннәр белән беррәттән, басуда эшләргә туры килә. Әйе, бар нәрсә күкрәк көче салып, кул белән башкарыла ул чорда.

Арытаба МТСта өч айлык тракторчылар курсында укып кайта һәм җиң сызганып М.Гафури ис колхозның Лаяшты бригадасында эш башлый. Шул чорга хас булганча, хезмәткә бар күңелен сала, яхшы күрсәткечләргә омтыла. Биредә ике ел тир түккәч, армия сафларына алына һәм Мурманскийда ир-егетлек бурычын үти. Монда да сынатмый авылның чая егете, часть командирлары да, иптәшләре дә зур хөрмәт белән карый.

Армиядән кайткач хезмәт юлын М.Гафури ис. хуҗалыкның Ишкар бригадасында дәвам итә. Эшләү дәверендә “ДТ-54”, “МТЗ- 80”, “Т-38”, “ДТ-74”, лаеклы ялга чыкканчы “ДТ-75” тракторларын иярли ул.

Бүген дә сагынып искә ала хезмәт ветераны җиң сызганып эшләгән чакларын. Сагынмаслык мени, лаеклы ялга чыкканчы күпме басуларны иңләде ул. Шушы гомер эчендә Ишкар бригадасы басуларында күпме иген үстерде, күпме җир сөрде икән? Моны әйтүе кыен. Аның каравы тракторы һәрвакыт төзек була. Язгы-көзге басу эшләрен вакытында башкарып, елның-елына яхшы күрсәткечләргә ирешә. Кайда гына хезмәт салса да тырышлыгы, төгәллеге, өлгерлеге белән аерылып тора. Һәрвакыт мактаулылар сафында булып, хуҗалыкның отчет җыелышларында бүләкләнә. Моңа һич кенә дә аптырыйсы юк, чөнки әлеге буын кешеләре туган якка – авылга, колхозга хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен күрде.

Лиза Ишкар авылында Мәрьям һәм Сәлихҗанның гаиләсендә дөньяга килә. 7 сыйныфны тәмамлагач, М.Гафури ис. колхозның Ишкар сөтчелек фермасына сыер савучы булып урнаша. Ул чорда фермада барлык эшләр дә кулдан башкарыла. 30ар сыерны иртә-кич кул белән савалар, терлек ашату, тәрбияләү, механикалаштыру да акрын бара. Шулай да, Лиза бик тиз алдынгылар сафына чыга. Арытаба, лаеклы ялга чыкканчы, Кызыл Байрак сарыклар фермасында эшли. Кайда гына тир түксә дә, сынатмый ул, алны-ялны белми көч сала.

Лиза Сәлихҗан кызы белән Әнфәс Галимәрдан улы 1961 елның 7 февралендә язмышларын бергә бәйләп, дөнья тергезәләр, күркәм йорт салып чыгалар. Яшәү ямен, тормыш кадерен тырыш хезмәттә тапкан Гатауллиннар үз балаларында да – улларында һәм кызларында яхшы сыйфатлар тәрбияли. Марсель - ТРның Яр Чаллы, Әнфисә Дүртөйле шәһәрләрендә гаиләләре белән яши, балалар үстерә.

Мөлаем, йөзләреннән олпатлык сирпелгән ветераннарның бүген дә күзләрендә яшәүгә дәрт чагыла – икесе дә тынгысызлар һәм өлкән яшьтә булуларына карамастан, кош-корт үстерәләр. Ишек аллары, өй эче – һәрвакыт тәртиптә. Авыл кешесенә хас булганча, җәй – бакчаларында яшелчә-җимеш, чәчәкләр, тәрәзә төпләрендә - гөлләр. Гаиләдә бер-берсенә карата ихтирам булганга, бар эшне бергәләп башкарганга, Гатауллиннарның дөньясы балкып тора. Бик бәхетле алар. Бүген Лиза Сәлихҗан кызы һәм Әнфәс Галимәрдан кызы балаларының уңышларына сөенеп, 5 онык һәм 5 оныкачын иркәләп, назлап гомер кичерә.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: