Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәтебез - сезгә!
20 октябрь 2023, 12:00

Укучылар рәхмәте – иң мөһиме

Укытучыларга мин һәрчак хөрмәт белән карыйм. Аларның тырыш һәм сабыр, кечелекле һәм кешелекле, игелекле һәм изгелекле булулары сокландыра. Бу мәхәббәт беренче укытучымнан ук киләдер, мөгаен. Сүзем- Раушания Кәрәми кызы Әхмәтҗәнова турында.

Укучылар рәхмәте – иң мөһиме
Укучылар рәхмәте – иң мөһиме

Кечкенә кулларыбыздан җитәкләп, мәктәп бусагасыннан белем иленә алып кергән хөрмәтле кешем ул минем. Бәлки, шуңадыр да, кайсы гына мәктәптә укысам да, беренче укытучымның йөзенә кызыллык китермәдем.

Раушания Кәрәми кызы - Аккүз авылыннан. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, һөнәр сайлау авырлык тудырмагандыр да, чөнки ул киләчәк тормышын балаларга белем бирүдән башканы күз алдына да китерми. Бу хыялы Бәләбәй педагогия училищесына алып килә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Кыпчак башлангыч мәктәбенә эшкә кайта. Тырышып, балаларны яратып эшли тынгысыз шәхес. Раушания Әхмәтҗанованың эш алымнары да башкаларныкыннан аерылып тора. Үзенең белемен арттыру өстендә эшләргә дә җитешә педагог. Читтән торып, Бөре шәһәренең педагогия институтында филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Аккүз урта мәктәбендә кызларга һәм малайларга урыс теле һәм әдәбияты дөньясының серләрен ача. Укучылары да сынатмый - төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар, бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшыралар. Гади мөгаллимәгә әллә нинди мактау кәгазьләре дә кирәкмидер, мөгаен. Һәрбер укучысынын рәхмәте барып ирешсен, хөрмәтле укытучыма.

Фәнилә НУРЕТДИНОВА. Кыпчак авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: