Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 июнь 2019, 13:08

Алдынгылар үзләрен аклады

Районыбызда савучылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекчеләр XXII партсъезд ис. кооперативның Мари-Мәнәвез җәйләвенә үз эше осталары – 40лап терлекчелек тармагы уңганнары җыйналды.

Районыбызда савучылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекчеләр XXII партсъезд ис. кооперативның Мари-Мәнәвез җәйләвенә үз эше осталары – 40лап терлекчелек тармагы уңганнары җыйналды.
Жюри рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев бәйгене ачып, анда катнашучыларга уңышлар теләде, район буенча алдынгы хезмәткәрләрне мактап телгә алды.
Ярыш флагын күтәрү хокукы узган ел чемпионнары XXII партсъезд ис. коопертив савучысы Оксана Тимербаевага, «Урожай» токымчылык заводы» жәмгыятенең ясалма орлыкландыру технигы Радик Харисовка бирелде.
Тармакта эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы төрле яклап тикшерелде. Бәйгечеләр теорияне дә яхшы белергә һәм белемнәрен практикада да сынап карарга тиеш иделәр. Ярышлар киеренке шартларда барды. Конкурсантлар район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әзерләгән тестта бирелгән җавапларны сайлап, белемнәрен күрсәтте. Жюри бәйгедә катнашучыларның һәммәсен энә күзлегеннән үткәрде.
Икенче - практик бәйгегә килгәндә, һәр конкурсант билгеле вакыт эчендә сөт саву аппаратын сүтергә һәм жыерга, санитар яктан әзерләнергә, сыер савырга, арытаба корылмаларны юып, дезинфекцияләп куерга тиеш иде. Монда сыер жиленнәренең, саву аппаратының, сөтнең тазалыгына игътибар бирелде.
Малларны ясалма орлыкландыру техниклары савучылар белән параллель рәвештә сыналды, учет һәм отчет алып бару үрнәкләрен күрсәтте, малларны әзерләп, качыру процедурасын үткәрде, лаборатор күнекмәләр эшләде, төп эшләрен - малларны ясалма качыруны башкарды.
Ниһаять, жиңүчеләрне билгеләр чак житте. Машина белән сыер саву операторлары арасында Куйбышев ис. кооперативтан Рәсимә Латыпова жиңүче дип танылды. Ул августта үтәчәк республика ярышында район исемен яклау хокукына ия булды. XXII партсъезд ис. коопертив уңганы Оксана Тимербаева - икенче, «Урал» жәмгыятеннән Гөлсинә Мәсәгутова өченче урынны яулады.
Ясалма орлыкландыру техниклары арасыннан беренче урынга күп тапкыр чемпион исемен яулаган «Урожай» токымчылык заводы» жәмгыяте технигы Радик Харисов жиңүче дип билгеләнде. Икенче урынны М.Гәрәев ис. кооперативтан Илсур Гомәров, өченче урынны «Урал» жәмгыятеннән Ринат Сәетов алды.
Яшьләр арасыннан «Иң яшь савучы» исеменә «Агыйдел» жәмгыяте уңганы Лилия Абдуллина лаек булды. Иң өлкән катнашучы булып «Мир» жәмгыятеннән Рима Хамидуллина танылды. Шулай ук югары производство курсәткечләргә ирешкәне өчен «Урожай» токымчылык заводы» жәмгыяте технигы Радим Сәлимов Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бәйгедә җиңүчеләр акчалата премиягә лаек булды.
Чара ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев авыл уңганнарының тырыш хезмәтләре өчен изге теләкләрен җиткерде һәм республика ярышларында да зур ышаныч белдерелүен билгеләде.
Чарада Свердловск өлкәсенең «Ураплемцентр» җәмгыяте һәм Уфадан «Племцентр» җәмгыяте вәкилләре катнашып, бәйгедә катнашучыларны бүләкләде.
 Эйе, терлекчелек тармагында вакыт белән исәпләшмичә, тырышып эшләп продукция житештергән, шул рәвешле илдә азык муллыгын тәэмин итүче тынгысыз хезмәт ияләре зур хөрмәткә лаек. Һөнәри бәйрәмнәр, осталык дәресләре  һәрчак шулай үтеп торсын, авыл уңганнарына камиллеккә омтылып, эшләрендә һәрчак яхшы нәтижәләргә ирешүләрен телибез.
Читайте нас: