Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2019, 15:13

Һәр эштә өлешләрен кертәләр

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. «Илеш МТС» җәмгыяте эшчәннәре дә вакыттан дөрес файдаланып мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч сала. Терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар сенаж сала, печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтаруны хәстәрли.
Җәмгыяте эшчәннәре сенаж салу эшен кызу тоткан. Планда аны 5 мең тонна туплау тора. Бу һәр баш малга 35 кг исәбеннән билгеләнгән.
Анач фермасындагы баз 2150 тонна яшел масса (кәҗә үләне, люцерна) белән тулып өлгергән дә инде. Басуда һәм ферма яны базында эш иртәнге 8дән кичке 9га кадәр дәвам итә.
Үләнне «ДОН-680» мал азыгы уру комбайнында Рәгыйн Васюков чабып, машиналарга төйи. Көненә 10-11 рейс ясаган уңган водительләр - «ЗИЛ»да Анатолий Васильев, прицеплары белән «КамАЗ»ларда Рәвис Тимерханов, Илдар Әхмәтов, «МТЗ-12.21» тракторында Айнур Нурисламов аны базларга ташый. Ферма янындагы базда «К-700А» тракторын хезмәтләндерүче җәмгыять алдынгысы Флорис Шәйбаков яшел массаны сыйфатлы итеп тыгызлап тора.
-Безнең бурыч - мал азыгын сыйфатлы хәзерләп, саклау, - ди җәмгыятьнең Андреевка бүлеге җитәкчесе Рәфис Зарипов. - Сенаж базын, технологияләргә ярашлы, башта тоз сибеп, полиэтилен белән каплыйбыз. Өстеннән бер кат салам салабыз. Кышын витаминлы азык малларның продуктлылыгын арттыруга файдага булсын, - диде ул.
Печән хәзерләү дә кызу темпта бара.
-Тезмәләр калын, зарланырга урын юк. Биредә печән аеруча уңган. Техника ватылып йөдәткәне юк, - ди 30 ел тракторчы стажына ия Альберт Сәетгәрәев. Ул «МТЗ-12.21» тракторына «ПРФ-180» пресс-җыйгычын көйләп, печәнне рулоннарга төрә.
Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, бу эшләрне бердәмлек белән генә башкарып чыгарга мөмкин. «MagDon” комбайнында Сергей Лебедев печәнне тезмәләргә салса, Эдуард Сәлемгәрәев төргәкләрне тракторларга төяп озата, прицебы белән «МТЗ-12.21» тракторында Айнур Нурисламов ташый.
-Бу егетләребез, алыштыргысыз һөнәрманнар, һәр эштә алар үз өлешләрен кертә, — ди җәмгыять җитәкчелеге алар хакында.
Мондый уңганнар булганда маллар азыксыз калмас, ә бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне арттыруга өмет һәм ышаныч бирә.
Читайте нас: