Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июнь 2019, 10:10

«Хәвефсезлек көннәре» үтте

«Хәвефсезлек көннәре» үтте

Авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш машиналарын һәм аларның прицепларын эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү, шулай ук эксплуатацияләү иминлеген тәэмин итү максатларында 17-28 июньдә Башкортстан Республикасында «Хәвефсезлек көннәре» профилактик декадник үтте.
Профилактик рейдлар барышында агымдагы елда үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәве үтмичә эксплуатацияләүнең - ике, теркәү документларыннан башка эксплуатацияләүнең - бер, көпчәкле тракторларны ОСАГО полисыннан башка эксплуатацияләүнең - өч һәм төзек булмаган төяүгечне техник эксплуатацияләүнең бер очрагы ачыкланды. Аларга карата РФ КОАП нигезендә административ йогынты чаралары кулланылды.
Мал азыгы хәзерләү сезоны башлану белән юридик һәм физик затларга караган техникалар кулланылуы күзәтелә.
15 үзйөрешле чапкычтан - 13е (86,7 проц.), 29 мал азыгы уру комбайнының 20се (69 проц.) техник карау узды. Графикка ярашлы, районның АПК предприятиеләрендә мал азыгы хәзерләү техникасын карауларны тәмамларга кирәк. Чөнки ашлык сугу комбайннарына техник тикшерүләр вакыты җитә.
Билгеле булуынча, ашлык сугу комбайны янгын куркынычсызлыгының югары чыганагы булып тора. Аларны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә мотлак. Көн дәвамында мотор отсекын, шулай ук әйләнүче детальләрне һәм узелларны салам массасыннан вакытында чистартуны тәэмин итәргә кирәк. Май һәм ягулык агуга юл куймаска. Басуда учак яндыру, шулай ук тәмәке тарту тыела.
Район буенча шәхси секторда техник караулар 58 процент тәшкил итә. Йонны авыл советы авыл биләмәсендә 13 проц. кына үзйөрешле машиналар техник тикшерү үтте. Яркәй, Яңа Аю, Игмәт авыл советы авыл биләмәләрендә техникаларның печән чабуга әзерлеге түбән дәрәҗәдә булып кала.
Профилактик рейдлар барышында башка ведомстволар хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның техник торышына аларны куллану вакытында тикшерүләр оештырылачак.
Читайте нас: