Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июнь 2019, 16:49

Вакыт белән исәпләшмичә

Вакыты-вакыты белән явып үткән яңгырлар печән әзерләү, сенаж салу эшләренә комачаулап, аларны бераз туктатып торса да, авыл уңганнары һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдаланып, мөһим кампанияләрне дәррәү алып бара. Бу җәһәттән XXII партсъезд ис. кооператив эшчәннәре дә бар көчләрен «яшел урак»ка юнәлткән. Шул рәвешле, мал азыгы хәзерләүгә тәгаенләнгән техникалар ремонтына тиешле игътибар бирелеп, алар кирәкле кадрлар белән комплектланган.

Бүгенге көндә хуҗалыкта сенаж салу оешкан төстә бара. Әйткәндәй, быел мал азыгы культуралары 1087 гектарны били. Аның 184 га – кукуруз, 261 га - берьеллык, калганы күпьеллык үлән чәчүлекләре булып, люцерна, кышкы бодай сенажга салына. Әлеге вакытта сусыл азык 1152 тонна тупланып, аны 3200 тоннага җиткерүне планлаштыралар. Гомумән, һәр шартлы баш малга 41 ц азык хәзерләүне максат итеп куйган алар. Механизатор Илдар Камалов «МТЗ-82» тракторына тагылган «ЖВЗ-7» чапкычы белән тезмәләргә салса, “ДОН-680»” комбайнында Азамат Йосыпов туратып, машиналарга төйи. Яшел массаны тәҗрибәле шоферлар Илгиз Гарипов, Илфат Абдуллин, Илгиз Баязитов “КамАЗ” автомашинасында өзеклекләргә юл куймыйча, ташып тора. Алар көненә 15-20 рейс ясарга өлгерә. Сусыл азык Мари-Мәнәвез товарлыклы-сөтчелек фермасы янындагы базда туплана. Массаны “К-701” тракторында механизатор Наил Габдуллин технологияне дөрес үтәп, тыгызлап тора. Учетны Олег Гайнуллин, Рәсим Гарипов төгәл алып барып, шулай ук водительләргә бушатканда ярдәм итәләр. Эшнең бар җаваплылыгын тоеп башкарган бу уңган хезмәт кешеләре вакыт белән исәпләшми, югары җитештерүчәнлеккә ирешә.
Кооперативта печән хәзерләү дә үз югарылыгында оештырылып, 160 рулон яшел төргәк Мари-Мәнәвез фермасы ихатасына ташылып, өелеп куелган. Монда уңган механизаторлар Илдар Камалов, Рәүфәл Әхмәдуллин, Илгиз Баязитов, Фәндил Габдуллин көнне-төнгә ялгап тир түккән.
-Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте - мактауга лаек. Эш хакы вакытында түләнә, планнарын арттырып үтәсәләр, дәртләндерү премияләре каралган, техника - төзек, ягулыкка кытлык юк. Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылып, поварлар Эльвира Сәһабиева белән Лилия Гыйлемханова тәмле ашлар белән сыйлый. Безнең төп бурыч булып, «яшел урак»ны тизрәк тәмамлау тора, - ди бригадир Илнур Хәмидуллин.
Хуҗалыкта ферма ремонты да бара. Әлеге вакытта Яңа Нәдер һәм Мари Мәнәвез сөтчелек фермаларында сыер тораклары тазартылып, территорияләре тирестән эттерелә. Шулай ук тирес чыгару механизмнарын, сыер саву корылмаларын, утарларны ремонтлау, агарту, дезинфекцияләү эшләре планлаштырыла.
Күренүенчә, биредә кышлату чорына хәзерләнү буенча бар шартлар да тудырылган һәм парсъездлылар сынатмас, бар тырышлыкларын салыр, дип ышанасы килә. Хуҗалык уңганнары алда торган мөһим кампанияга – уракка датулы әзерлек алып бара.
Читайте нас: