Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июль 2019, 15:05

Инвестицияләр аша – югары күрсәткечләргә

Авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап соңгы елларда республика авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны төзекләндерү киң колач алды. Бу җәһәттән хуҗалыкларга ярдәм итүнең гамәлдәге программалардан тыш, инвестицияләр кертү дә зур роль уйный.

Авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап соңгы елларда республика авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны төзекләндерү киң колач алды. Бу җәһәттән хуҗалыкларга ярдәм итүнең гамәлдәге программалардан тыш, инвестицияләр кертү дә зур роль уйный.
«Маяк» кооперативында бу җәһәттән терлекчелек объектларын үзгәртеп кору, ремонтлау буенча күләмле эшләр җәелдерелгән. Атап әйткәндә, Дөмәй авылындагы фермада 270 баш савым сыерына исәпләнгән яңа япма һәм 170 башка исәпләнгән элекке торак заман таләпләренә ярашлы реконструкцияләнә. Төзелеш һәм реконструкцияләр нәтиҗәсендә, зур комплекс сафка басачак. Эш барышы һәм средстволар җәлеп ителүе турында кооператив рәисе Җәмигънур Мөхтәров: «Әлеге эшләрне башлар алдыннан барысын да төптән анализладык. Башка хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнү, чагыштыру нәтиҗәсендә яңа ферма төзергә ниятләдек, - дип бүлеште ул. - Янында урнашкан элекке торакны тулысынча реконструкцияләп, анда сыерлар бәйсез асралачак. Проект буенча алар икесе сыер саву залы белән кушылып, зур комплексны хәтерләтәчәк. Средстволарга килгәндә, быел кооперативка субсидияләр, кредитлар, кооперативның үз средстволары исәбенә 40 миллион сум күләмендә инвестицияләр кертеләчәк. Шул рәвешле, аның яртысы – терлекчелеккә, калганнары техника яңартуга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтеләчәк.
-Кооператив буенча елына 450 сыердан, нигездә, 1400 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу һәр башка 5200 килограмм туры килә, - дип дәвам итте ул. Әлбәттә, торакларны яңартып, продукция җитештерү кинәт үсеш алачак дип, көтәсе түгел. Реконструкция һәм төзелешкә инвестицияләгәндә һәм технологияне үзгәрткәндә, көтү әйләнешенә, шул ук вакытта генетикага да игътибар итәргә кирәк. Бу җәһәттән бездә токымлы кара-чуар маллар асралып, алар Америка һәм Канададан кайтарылган орлыклар белән ясалма орлыкландырыла. Бәйсез асрауга күчкәндә күп кенә мәьәләләр килеп чыга. Моның өстендә белгечләр белән җитди шөгыльләнәбез, - диде рәис эш барышын анализлап.
Фермаларда эшләрнең күпчелеге, ягъни 60 проценты башкарылган да инде. Аны эксплуатациягә сентябрь башына тапшыру планлаштырыла.
Төзелешләрне Әнис Кәлимуллинның шәхси предприятиесе башкара. Яңа япмага барлык җиһазлар, каркаслар мондый корылмалар төзү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия булган, тиз төзелә торган складлар, уңайлы ангарлар тәкъдим итүче «Илеш РТП» җәмгыятеннән алынган. Мастер Олег Гобәйдуллин җитәкчелегендәге бригада эшләрне тиз һәм сыйфатлы башкара.
Икенче торакның элеккедән, нигездә, бетон каркаслары һәм стенасы гына калган. Өр-яңадан түбәсе ябыла, бетоннан идәне җәелә, азык өстәле урнаштырыла, тирес чыгару юлы булдырыла, вентиляция каналлары эшләнә, пластик тәрәзәләр куела. Түбәнең поликарбонаттан эшләнгән өлешенннән торакның эченә яктылык бөркелеп торачак.
Шартлар тудырылганда, хезмәт хаклары вакытында түләнгәндә, авыл кешесенең тырышуына шик юк. Барысын да барлап, кайгыртып йөрүче җитәкчелек тә хезмәткәрләрнең һәр тәкъдимен исәпкә алып эшли. Уртак максат һәм теләк булганда барлык киртәләрне дә җиңәргә була. Үз һөнәрләренең осталары булган белгечләр, тырыш хезмәткәрләр авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча киләчәктә дә үсештә булырлар, дип ышанасы килә.
Читайте нас: