Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2019, 13:13

Уракка әзерләрме?

Хуҗалыкара тишерүләр вакытында урак кампаниясенә әзерлек тикшерелде

Авыл хуҗалыгының мөһим кампанияләренең берсе булган – урак вакыты да җитеп килә. Шул рәвешле, традиция нигезендә, ел саен урып-җыюга әзерлекне барлау максатында хуҗалыкларда техника тикшерүләре үткәрелә. Әлеге мөһим чара И.Ялалов, И.Ихсанов, Д.Хәсәнов, А.Рамазанов, Г.Гайнетдинов, А.Ким, «Игенче» КФХларында, «Илеш МТС» җәмгыятендә, Куйбышев ис., XXII партсъезд ис., «Илеш» кооперативларында, «Урожай токымчылык заводы» җәмгыятендә узды.
Анда район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин, Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең әйдәүче белгеч-өлкән дәүләт инженер-инспекторы Ирек Нуртдинов, хуҗалык инженерлары катнашты. Тикшерү барышында кимчелекләр билгеләнеп, аларны тиз көннәрдә бетерү бурычы куелды.
Читайте нас: