Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 июль 2019, 15:22

Уракка әзерлекне тизләтергә!

Басуларда уңыш өлгерә. 2019 елның урып-җыю эшләре якынлаша. Шуңа ярашлы, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында аңа әзерлек чаралары алып барыла - техникалар, ындыр табаклары, ашлык чистарту һәм киптерү агрегатлары ремонтлана.

Басуларда уңыш өлгерә. 2019 елның урып-җыю эшләре якынлаша. Шуңа ярашлы, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында аңа әзерлек чаралары алып барыла - техникалар, ындыр табаклары, ашлык чистарту һәм киптерү агрегатлары ремонтлана. Бу җәһәттән ашлык уру комбайннары һәм җир эшкәртү техникаларының әзерлеге буенча М.Горький ис. кооператив базасында чираттагы оператив киңәшмә үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Азамат Тимуршин, белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары, баш агрономнары катнашты.
Районда тотрыклы, җитештерүчәнле эшләүче хуҗалыкларның берсе – М.Горький ис кооператив ел саен урып-җыюга җаваплы караш булдырып, зур әзерлек белән килә. Агымдагы елда да сынатырга исәпләре юк. Әйтергә кирәк, уракта катнашачак барлык техникалар ике бригаданыкы да Кадер машина-трактор мастерскоена җыелып, бер сафка тезелгән иде. Аларның барысы да вакытында ремонтланып, механизаторлар белән комплектланган.
Читайте нас: