Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июль 2019, 12:29

«Маяк»та – эшләр гөрли

Районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү дәвам итеп, авыл эшчәннәре көйсез торган һава торышына карамастан, кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыга..

Районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү дәвам итеп, авыл эшчәннәре көйсез торган һава торышына карамастан, кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыга.. Яшел тугайларда, болыннарда көне буе печән, сенаж чабучы, ташучы техника гөрелтесе яңгырый. «Маяк» кооперативы уңганнары да барлык көчен салып, малларга кышка азык туплый.
Биредә кышкылыкка җитәрлек сыйфатлы азык туплау тиешенчә оештырылган. Бар эшне куәтле техника башкара, басуларда кызу хезмәт шавы иртәдән кичкә кадәр дәвам итә.
Кооперативта 150 т печән хәзерләнеп, Дөмәй сөтчелек фермасы янына өелеп куелган. Бу планга карата 30 процент тәшкил итә. Үләнне уңган механизаторлар Глүс Җиһануров, Гайсин Дамир. Наил Шаһалиев, Венер тезмәләргә салган. Дамир Гайсин белән Наил Шаһалиев «МТЗ-82» тракторына тагылган пресс-җыйгыч белән рулоннарга төргән. Фәнил Гыйлемдаров төяп торгса, яшел төргәкләрне водитель Фирдәвис Газетдинов «КамАЗ» автомашинасы белән ташып торган.
Биредә бер баз (3500т) сенаж тупланып, ул барлык технологияләргә ярашлы, капланып куелган. Әлеге вакытта да сусыл азыкны хәзерләү дәвам итеп, 185 гектар мәйдандагы борчак сенажга салына. Уңган механизаторлар Венер Дәүләтов («Нива» комбайны) һәм Глүс Җиһануров (үз йөрешле «Чулпан»“ чапкычы) үләннәрне чаба. Рәвил Баянов (Палессе КСК-600”) белән Рафаэль Җиһануров, Илфир Сираев («ДОН-680») аны туратып, төяп җибәрә. Өлгер водительләр Азамат Латыйпов, Рафыйк Шәрәфетдинов, Вилдан Сабиров, Газинур Җиһануров, Мөхәммәт Сабиров, Фирдәвис Газетдинов («КамАЗ») өзеклекләргә юл куймыйча, яшел массаны ташый. Ферма янындагы сенаж базында тәҗрибәле механизаторлар Альберт Мостафин һәм Дамир Нәбиуллин - «К-700», Наил Шаһалиев «Т-170» тракторларында технологияне төгәл үтәп, сенажны тыгызлап тора. Альмир Насыпов кайткан массаның исәбен алып бара. Һәркем үз эшенә җаваплы карап, аны намус белән башкара. Кыскасы, уңган хезмәт кешеләре вакыт белән исәпләшми. Нәтиҗәсе буларак, базда 1500 т сенаж тупланган да инде. Әйтергә кирәк, баланслау нигезендә, яшел массага узган елгы салам туратып кушыла. Бу эшне механизаторлар Дамир Гайсин белән Булат Әхмәтшин башкара.
-Начар эшләгән кеше юк бездә, һәрберебезнең хезмәте - мактауга лаек. Эш хакы вакытында түләнә, планнарны арттырып үтәсәк, премияләр каралган, техника - төзек, ягулыкка кытлык юк. Ике тапкыр тукландыру оештырылып, поварлар Әлфия Сөләймәнова белән Лилия Тимерханова тәмле ашлар белән сыйлый. Гомумән, хезмәт кешесе өчен бар шартлар да тудырылган, «яшел урак»ны тизрәк тәмамларга гына кирәк, - ди механизаторлар, үзләренең канәгать булуларын белдереп.
Күренүенчә «Маяк» кооперативында эшләр тиешенчә оештырылып, гөрләп бара. Дөмәй ындыр табагында «ЗАВ-20», «ЗАВ-40» ремонтланган, складлары тазартылып, дезинфекцияләнгән гомумән, яңа уңышны кабул итергә әзер маяклылар. Шулай ук хуҗалык уңганнары шушы көннәрдә уракка төшергә дә җыена, һава шартлары гына уңай булсын.
Читайте нас: