Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июль 2019, 11:35

“Урожай” – авылның тоткасы

“Урожай” җәмгыяте җитәкчесе Айдар Мөхәрләмов белән очрашырга килгәндә аның бүлмәсендә урта мәктәп вәкилләре иде, ремонт белән ярдәм итүне сорап кергәннәр.

Алдынгы хуҗалык социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә зур өлеш кертә


“Урожай” җәмгыяте җитәкчесе Айдар Мөхәрләмов белән очрашырга килгәндә аның бүлмәсендә урта мәктәп вәкилләре иде, ремонт белән ярдәм итүне сорап кергәннәр. Сүзне озакка сузмыйча башкарыласы эшләр турында фикер алыштылар да алар чыгып китте. Без Айдар Җиһанша улы белән авылда хуҗалык итү, көндәлек мәшәкатьләр хакында сөйләшеп утырганда янә берәү, кыяр-кыймас кына ишекне ачып: “Гафу итегез, кеше бар икән, көтеп торыйм”, дигән иде: “Алай ярамас, үтегез әйдә, көттерә торган кеше түгелсез бит”, диде җитәкче авыл мәчете имамына. Аның йомышы көнкүреш белән бәйле иде...


Бүген авылларда проблемалар ифрат күп бит. Урындагы үзидарә турында менә дигән закон бар, әлбәттә. Әмма ул законны тиешенчә эшли дип булмый, чөнки урындагы влас­ть таянырдай икътисади база формалашып бетмәгән. Соңгы чорда авылларга көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен бераз акча бирә башладылар башлавын. Әмма ул гына аз. Социаль ихтыяҗларга акча җитми. Биредә исә халык, күбесенчә, проблемаларны хәл итүне сорап, шушы ху­җалыкка мөрәҗәгать итә. “Авыл ул, икътисади булудан бигрәк, социаль-психологик төшенчә, — дигән иде гәзи-тебездә басылган бер мәка-ләсендә икътисад фәннәре докторы Зифкать ага Сәетга­лиев. – Мәсәлән, мәктәп бетә икән, авылның да киләчәге юк. Баласын укытырлык мөмкинлек булмаган җиргә кешене бәйләп тота алмый­сың. Шуңа күрә авылның социаль-икътисади үсешен тәэмин итәрдәй хуҗалык итү формасы – күмәк хуҗалык кына аяныч хәлдән коткара ала. Бу форманың аталышы төрле­чә булырга мөмкин. Әмма хуҗалык итү күмәк эшләүгә нигезләнергә тиеш”.

“Урожай” җәмгыяте — нәкъ менә авылларның (әйтергә кирәк, аның эш итү даирәсе берничә авылны үз эченә ала) социаль-икътисади үсешен тәэмин итә торган хуҗалык.

Иске Күктау — Илеш райо­нында иң төзек авыл­ларның берсе. Халыкның көнкүреше шәһәрнекеннән аерылмый диярлек. Бу, билгеле, монда яшәүчеләрнең, нинди тармакта хезмәт салуына карамастан, һәрдаим тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылуына, “Урожай” җәмгыятенең тотрыклы эш­ләвенә бәйле.

Хезмәтчәннәр даими рәвештә хезмәт хакын акчалата алып бара. Хуҗалыкта эшләүче авыл кешесенең иртәгәсе көнгә ышанычы бар. Эшче кулларга да кытлык кичермиләр, тәҗрибәле җитәкче һәрчак юлын таба.

Биредә сөренте җирләр 9820 гектарны били. 1500 гектарда күпьеллык үләннәр, 800ендә кукуруз чәчелгән. 2017 елда “Урожай” 14916 тонна тулай ашлык җыеп алуга ирешсә, былтыр – 16831 тонна. Терлекчелеккә килгәндә, биредә 2880 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 750 савым сыеры, 125 ат асрыйлар. Көн саен 20 тоннадан артык сөт саталар. Алдынгы савучы Зилә Шакирҗанова төркемендә, мәсәлән, көндәлек савым бер тоннадан артып китә.

— Терлекчелек тармагындагы нәтиҗәлелек, беренче чиратта, эшне дөрес оештыруга һәм компетентлы белгечләргә бәйле. Һәркем үз җаваплы­лыгындагы учас­токта эшне даими контроль-дә тотса гына гомум уңышка ирешеп була. Шөкер, бел­гечләргә зарланырлык тү-гел. Менә терлекчелекне янә үстерү планы белән яшибез. Ә бу эш токымлы маллар һәм заманча биналар гына түгел, шул ук компетентлы белгечләр дә. Аларның һәр-кайсы турында мактау сүз-ләре генә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, бүгенге шартларда башка мөһим эшләр белән бергә ясалма орлыкландыру нәтиҗәле­лектә мөһим роль уйный. Бу уңайдан үзебез-нең тәҗрибәле белгечебез Радик Харисовның тырышлыгын билгеләр идем, — ди Айдар Җиһанша улы.

Хуҗалыкта әлеге вакытта күләмле төзелеш җәел­дерелгән. Проект сметасы 450 миллион сум тәшкил иткән яңа ферманы “Илешметаллпрофиль” һәм “Илеш РТП”сы предприя­тиеләре күтәрә. Озакламый объект сафка кертелергә тиеш. Монда шунысы үзенчәлек­ле: бүгенге шартларда средстволарны район оешмалары үзләштерү, предприя-тиеләрне эш белән тәэмин итү өстенә, урындагы казнага шактый салым керү дигән сүз. Бу уңайдан Айдар Мөхәрләмовның район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның көндәлек хәстәрлеге һәм һәрьяклы ярдәмен ассызыклавы игътибарга лаек.

Зур хуҗалык, бигрәк тә авыл хуҗалыгыдай авыр тармак белән җитәкчелек иткән кешенең шәхси проблемалары хакында уйланырга вакыты да калмый торгандыр, дигән беркатлырак уй да баштан үтте. Ник дисәң, кичке савымнан соң Айдар Җиһанша улы белән ремонт, реконструкция ясалучы фермаларга сугылдык, яңа объект белән таныштык, буа буен, төзекләндерелүче авыл урамнарын да карап үттек. Шул арада ул телефон аша хуҗалык белгеч-ләре белән дә, сөт заводы вәкилләре белән дә сөйлә-шеп алды. Кичке сигездә аңа яңа төзелештә хакимият башлыгы катнашлыгындагы оперативкада буласы...

Әйе, иртәдән кичкә кадәр берсе артыннан икенчесе килеп чыга торган проблемалар, көнне төнгә ялгап басуларны иңләү, кояштан да иртә уянып, фермаларга, кырларга юл тоту, хуҗалык мәнфәгатьләре, авыл их-тыяҗлары белән мәш килү — тамыры җиргә берек­кән, олы җаваплылык тоючы чын хуҗалар гына булдыра торган саваплы һәм изге гамәлләр ул.


Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: