Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль 2019, 13:30

Басу уңганнары ял белми

Район хуҗалыкларында мөһим кампания - «яшел урак» дәвам итә.

Район хуҗалыкларында мөһим кампания - «яшел урак» дәвам итә. «Мир» җәмгыяте уңганнары да вакыттан дөрес файдаланып, мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч сала. Малларны азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар сенаж сала, печән запасы туплый.
Хуҗалыкта мал азыгы культуралары 1393 гектарны биләп, шуның 633 га – күпьеллык, 380 га – берьеллык, 380 га кукуруз тәшкил итә. Мирлылар агымдагы елда һәр шартлы баш малга 42,5 ц азык берәмлеге әзерләүне бурыч итеп куйган. Шуңа ярашлы, кооператив эшчәннәре сенаж салуны оешканлык белән башкара. Алар тәүдә Карабаш фермасы өчен сусыл азык туплаган, хәзер «яшел урак»чылар Яңа Күктау бригадасына күчкән.
Читайте нас: