Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2019, 10:58

“Бал кортлары безгә ярдәм итә”

Мәгълүм булуынча, күптән түгел республиканың берничә районында умартачылар зур бәлагә тарыды. Бал кортларының күпләп үлүе аграр җитештерүчеләр белән умарта хуҗалары арасында зур киеренкелек тудырды.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел республиканың берничә районында умартачылар зур бәлагә тарыды. Бал кортларының күпләп үлүе аграр җитештерүчеләр белән умарта хуҗалары арасында зур киеренкелек тудырды. “Нәзек бил”ләрнең аеруча рапс басуларына якын булган төбәкләрдә әрәм булуы үзара дәгъваларны көчәйтеп тә җибәрде. Хәлне өйрәнү һәм җайга салу өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы компетентлы органнар белән берлектә комиссия оештырды һәм белгечләр дистәгә якын районда булып та өлгерде. Әлегә тәгаен нәтиҗә ясарга ашыкмыйлар. Шулай да аерым экспертлар, кайбер фермерларның күзәтчелек органнары рөхсәтеннән башка шикле пестицидлар белән эш итүен бал кортлары үлемендә төп сәбәп, дигән фикер белдерә. Шул ук вакытта пестицид кулланучылар белән умарталык хуҗалары арасында үзара хезмәттәшлек, хәбәрдарлык булмавы да хәлне катлауландырды.
Бал кортлары зыян күргән төбәкләр арасында Илеш районы да бар. Биредә рапс мәйданнары елдан-ел арта. Районда әлеге басу культурасын иң зур мәйданда үстерүче “Илеш МТСы” җәмгыятендә ул, мәсәлән, барлык сөрентенең 21 процентын били. Республиканың умартачылык тармагында бәхәсләрнең иң кызу мәлендә без, әлеге хуҗалыкка барып, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләргә уйладык.
“Илеш МТСы” җәмгыяте — районда бөлгенлеккә якынайган берничә хуҗалыкны берләштереп оештырылган аграр предприятие. Бүген аның икътисади хәле ак көнләшү дә уята торгандыр. Һәр тармак рентабельле эшли. Җәм-гыять­кә Башкортстан Республика-сының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зарипов җитәк-че­лек итә.
“Рапс плантацияләрегез зур. Бал кортларының күпләп үлүе умартачылар белән каршылык тудырамы?” — дигән сорауны да бер борчылусыз кабул итте җи­тәкче.
Белешмә. Хуҗалыктагы алты мең гектар чәчүлекнең 1300 гектарын рапс культурасы били. Узган елда ул 1170 гектарда чәчелгән. Үсемлек­челек тармагыннан алынган 60 миллион сум тулай керем­нең 40 миллион сумын рапс биргән.
— Әлбәттә, республиканың аерым районнарында булган күңел­сез хәбәр борчуга салды, — ди Рәвис Газизҗан улы. — Чөнки ул — рапсны күпләп үстерүчеләрнең абруена кара тап, ә умартачылар өчен — зур югалту һәм җир хуҗа­лары белән өстәмә проблема дигән сүз. Шикаять булгач, безнең районда, хуҗалыкта да булды министрлык комиссиясе. Әмма ниндидер җитешсезлек яисә умартачылар тарафыннан дәгъва булмады. Мин моны басу технологиясен, планта­цияләрне эшкәртү тәртибен төгәл үтәү һәм авыл умартачылары бе­лән даими элемтәдә булуыбыз белән бәйлим.
Күрше авылда Игорь Тебень­ковның шәхси ихатасында булдык. Ул 46 баш умарта тота. Андреевкадагы рапс басуларыннан 800 метр читтә урнашкан аның умарталыгы. Министрлыктан килгән комиссия әгъзаларының: “Нишләп синдәге бал кортлары зыян күр­мәде?” — дигән соравына ул: “Рапс басуларының химик эшкәртелә­чәге турында берничә көн алдан кисәтелде, шуңа күрә күчләрнең барысы да исән”, — дип җавап бирде.
— Ә, бәлки, сездә кулланылган пестицидлар бал кортлары өчен артык куркыныч түгелдер? — дигән сорау бирәм җитәкчегә.
— Аларның барысы да турыдан-туры тәэсир иткәндә, бал кортлары өчен зыянлы. Әмма эш шуңарда: без аны тик бары төнге сәгатьләрдә яисә иртә таңнан гына кулланабыз. Эш барышын навигация системасы контрольдә тота. Иң мөһиме плантациядә үткә­реләчәк чаралар турында халыкка вакытында хәбәр итәргә кирәк. Беренче чиратта умарталык хуҗа-лары хәбәрдар булырга тиеш. “Маяк” район гәзитендә бу турыда мәгълүмат бастырдык. Урындагы муниципаль хакимият һәр авылда, урамнарда басуларның кайчан һәм ничек химик ашланасы турында мәгълүмат урнаштырды. Хуҗа­лык үзәге Теләкәйдә берничә һә-вәс­кәр умартачы бар. Белүемчә, быел алар да мондый зыян күр­мәде.
Рапсны “Илеш МТСы”ның горурлыгы дип әйтергә дә ярый торгандыр. Орлыкчылыкка махсуслашкан хуҗалык буларак, рапс куль­турасын район хуҗалык­ла-рына, башка төбәкләргә дә күпләп озаталар. Рапс игү технологияләре белән бәйле институтлар белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Илешлеләр яңа сортларны сынау белән уңышлы шөгыльләнә. Краснодар крае, Липецк өлкәсендәге институтлар, мәсәлән, Илеш районындагы хезмәттәшләренә зур ышаныч белән карый. Быел биредә яңа дүрт сорт та сыныйлар. Гибридлар саны да шуңа якын. Әлегә “Юбилейный” сорты игелә. Гому­мән, МТС плантацияләрендә быел сыналучы сигез төрле сортның язмышы хәл ителәчәк.
Рәвис Зарипов ерак булмаган калкулык артындагы рапс басуына алып килде. Сары төскә ябынган киң басуның быел да яхшы керем бирәчәгенә ышана. Ничә еллар дәвамында үстерелгән рапсның үз көйсезлекләре дә аз түгел.
— Әгәр без бет кебек шушы җан ияләренә каршы вакытында көрәшмәсәк, бу басуда ике-өч көндә бер үсенте дә калмаячак, — ди Рәвис Газизҗан улы, зур борчылу белдереп. — Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый һәм бары тик “Россельхознадзор” рөхсәте белән алынган препаратларны гына кулланырга кирәк. Ул чагында бер проблема да булмаячак.
Яздан алып рапс басулары өч тапкыр химик эшкәртелде. Бөҗәк­ләргә каршы көрәшү авыр һәм ул бик күп чыгымнар таләп итә. Уңы­шын җыеп алганчы мондый чара тагын үткәреләчәк. Бал кортларын агуланып үлүдән саклау өчен генә рапс үстерүдән баш тартырга ярамый. Умартачыла­рның активлыгы, эшчәнлеге турында мәгълүмат юк. Без хәтта аларның күчләрен кайда күчереп йөртүләрен дә белми калуыбыз ихтимал. Иң мөһиме — бал кортларының күп булуы аграр җитештерүчеләр файдасына. Алар безнең үсемлек­ләрне серкәлән­дерә, уңыш артуга булышлык итә.
“Илеш МТСы” җәмгыяте эшчән-леге белән танышканда, билгеле, биредә рапс мәйданнары кимер, дигән борчылу тумады. Киресенчә, сөренте мәйданнары күбрәк булса, чәчү әйләнешендә “сары алтын” культурасы җирләрен тагын да арттырмакчы алар. Теләкәй авылында тиздән рапс мае сыгу цехы эшли башлаячак. Корылмалар кайтарылган. Көзгә монтаж эшенә тотыначаклар. Цех әлегә районда иң зуры буларак кабул ителә. Көненә 10 тоннага кадәр рапс мае алу куәтенә ия булачак.
МТСның цех куәте ихтыяҗына җитәрлек чимал юк. Шуңа күрә төбәктәге аграр хуҗалыклар белән кооперациягә керү мәсьәләсе тора. Сыгынты калдыгы (түбе) менә дигән туклыклы мал азыгы булачак.
— Рапс мае сыгу хыялы күптән бар иде. Корылма алып кайтырга вакыт кына җитмәде, — ди Рәвис Газизҗан улы. — Берничә кеше берләшеп, авыл хуҗалыгы кооперативы оештырды да әлеге шө-гыльгә бик җитди тотынды. 3,5 миллион сумлык грантка ия булдык. Авыл өчен дә бик кирәкле җитеш­терү цехы булачак ул. Яңа эш урыннары, продукция һәм чимал дигән сүз. Ышанам, якын киләчәктә рапс культурасының никадәр керемле булуын башкалар да аңлаячак. Орлыгына да, маена да ихтыяҗ зур. Маржиналь культуралар арасында без рапска өстенлек бирәбез.
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: