Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 июль 2019, 16:48

Урак башланды. Хәерле сәгатьтә!

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре урып-җыю кампаниясен башлады.

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре урып-җыю кампаниясен башлады. Бүгенге көндә «Маяк» кооперативында – борчак, И.Ихсанов, А.Рамазанов, «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыкларында горчица культуралары тезмәләргә салына. Авыл уңганнарына чәмле хезмәтләрендә уңышлар, игеннәрне югалтуларсыз ашлык келәтләренә туплауны телибез.
А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре басучылык тармагында һәрвакыт алдынгылар сафында булып, табигать шартлары төрле сынаулар куйса да, кәефләрен төшермичә, чәмләнеп хезмәт сала. Әйткәндәй, хуҗалык эшчәннәре районда горчицаның Рапсодия сортын тезмәләргә салуны да беренче булып башлап җибәрде.
Читайте нас: