Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2019, 17:00

Маллар өчен тораклар әзер

Район хуҗалыкларында фермалар ремонтлана

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгару өчен фермалардагы мал торакларына тиешле ремонт эшләре башкару - бүген көнүзәк бурычлардан. Шуңа күрә «Илеш МТС» җәмгыятендә ирешелгәннәрне ныгыта барып, алдагы кышлатуга әзерлек хәстәре күрелә. Мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, фермалар ремонтына да ныклы игътибар бирелә.
Теләкәй фермасында барлыгы 500гә якын баш мөгезле эре терлек тәрбияләнеп, аларның 265е - савым сыеры. Аларны уңышлы кышлату өчен алдан хәстәрлек күрелә. Әлеге ферма буенча 145 тонна печән, 3100 т сенаж хәзерләнгән. Әле, тупас һәм сусыл азыклар исәбенә, һәр шартлы баш малга 35 центнер азык берәмлеге туры килә.
Малларны уңайлы шартларда асрау - терлекчелектә мул продукция алуга булышлык итүдә мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә җәйге чорда торакларны чистарту, ремонт эшләре киң җәелдерелә. Өстәвенә, мал торакларына дезинфекция үткәрү төрле авыруларны кисәтүдә хәлиткеч роль уйнап, Теләкәй ферамсында бу юнәлештә дә эш башкарылган. Тирес түгү механизмнары, сөтүткәргечләр ремонтланган, стеналар буялган, утарлар ныгытылган, сыер бәйли торган автобәйләүгеч каралган. Әлеге торакларда идәннәрдәге искергән полимер (җилем җәймә) яңага алыштырылган. Прозводство-көнкүреш участокларын – сөт блогын, көнкүреш кирәк-яраклар, малларны ясалма орлыкландыру технигы, ял итү бүлмәләре дә тәртипкә китерелә, җыештырыла. Бу җәһәттән ремонт эшен Фәнүр Хәертдинов, Фәвис Әмирҗанов, Әнгам Фәррахов, Айрат Маннанов, Финат Ганиуллин, Илфат Минһаҗев, Нурулла Сабиров башкарган. Әлеге көндә түшәмнәр агартылып, тәртипкә китерелә.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Тәнзил Сабиров сүзләренә караганда, ремонт эшен бер атна эчендә тәмамлау көтелә. Димәк, җәйге лагерьдан кайткан малларны тазартылган, реконструкцияләнгән санитар таләпләргә җавап бирерлек биналар каршы алачак.
Әйе, кооператив җитәкчелеге тарафыннан терлекчеләргә ит, сөт җитештерү өчен тиешле мөмкинлекләр булдыру хәстәрлеге күрелә. Моңа җавап итеп, алар алдагы кышлатуны тупланганлык белән уздырырлар, дип ышанасы килә.
Читайте нас: