Татлы ризыкны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
Башкортстан – бал иле. Бу сүзләрне ишетүгә минем күңелдә горурлык хисе уяна, чөнки дөньяның төрле тарафларында умартачылык белән шөгыльләнсәләр дә, нәкъ Башкортстанны “Бал иле” дип атыйлар. Башкорт балы шифасы һәм тәм сыйфаты, шулай ук микроэлементлар составы буенча дөньяда бердәнбер. Ул бөтен дөньяда иң файдалы һәм шифалы булып санала. Чит илләрдә башкорт балы кыйммәтле элита рестораннарда гына бирелә. Безнең балның үзенчәлеген Башкортстанның табигать-климат торышы, аның бай һәм башкалардан үзгә үсемлекләре билгели. Шуннан чыгып, аны ботаник сортларга аерып, “юкә балы”, “карабодай балы”, “чәчәк балы”, “ак акация балы” дип йөртәләр. Башкорт балының төп үзенчәлеге — шифасының төрлелегендә. Аның составында 320дән артык микроэлемент бар.
Хәзер бал ярминкәләре даими үткәрелеп тора. Базарга барсаң, балның алтмыштан артык төре белән дә танышып, тәмләп карау мөмкинлеге бар. Күңелеңә хуш килгәнен сайлап ал гына. Менә шушындый муллык арасында ничек алданмаска, саф балны ничек табарга өйрәнү теләгем белән таныш умартачыга мөрәҗагать иттем. Николай Саханьков Нуриман районында яши, ике дистә елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.
— Николай, Сезнеңчә, бүгенге базарда чын бал күбрәкме, әллә инде ялганымы?
— Дөресен генә әйткәндә, чын бал да бар, ялганы да җитәрлек.
— Үз товарының сыйфаты турында уйламыйча, табыш артыннан гына куучы намуссыз умартачылар да очрый. Алыпсатарлар да бал базарының ышанычын югалтуга үз өлешен кертә. Алар түбән сыйфатлы балга бераз яхшы сыйфатлысын куша да шуны сатуга чыгара.
Халыкта моны белү өчен һәркемнең үз алымы бар. Кемдер тәмләп, иснәп карый, куелыгы, төсе буенча да балның сыйфатын белеп була. Чынында исә балның составын лаборатор алым белән генә ачыклап була.
— Димәк, сатып алучыга сатучының сүзенә ышанырга гына кала?
— Шулай булып чыга. Һәр умартачының даими сатып алучысы бар. Тик моның өчен гадел эш итәргә, умартачылыкны баю өчен түгел, ә халыкны яхшы сыйфатлы бал белән тәэмин итүне максат итеп куярга кирәк.
— Белүебезчә, чолык балы иң шифалы һәм кыйммәтлесе. Гади балдан аның нинди аермасы бар?
— Моны мин гап-гади мисалда аңлата алам: мәсәлән, бер хуҗабикә ашны чуен казанда мич эшендә томалап пешерә, ә икенчесе газ плитәсендә әзерли. Бер үк ингредиентларны куллансалар да, кайсы аш тәмлерәк булачак? Әл-бәттә, мичтә пешкәне. Бал белән дә шулай ук: чолык балы табигый рәвештә ясала. Ул куыш ясалган агач тәмен үзенә сеңдерә. Аны җәй буена ачып карамыйлар, чөнки балы көз көнендә генә алына, шунлыктан һава керми һәм бу да балның сыйфатына йогынты ясый.
— Чолык балын да ялганга алыштырып сатып буламы?
— Әйтүемчә, барысы да кешенең үзеннән тора. Базарда берничә ел сату итәм. Данлыклы Бөрҗән балы дип, гадәти балны сатучыларны да күргәнем булды.
— Базарда балның хакы уртача булса да, кемдер үз продукциясен кыйммәтрәк сата, кемдер арзанрак хак куя. Моны ничек аңлата аласыз?
— Яхшы, чын бал бервакытта да арзан була алмый. Тик безнең халык моны бик аңлап җиткерми. “Балның кайсысы да бал инде ул. Шул бер бал корты җыйган”, дигән фикер белән арзанлысын сатып алырга тырыша һәм ялгыша. Безгә чит төбәкләрдән килеп тә бал сатучылар бар. Әлбәттә, аларның балы безнекеннән сыйфаты ягыннан түбәнрәк һәм арзанрак. Сатып алучы аның кайдан килгәнен төпченеп тә тормый, шул арзан балны сатып ала.
Бер елны Уфага ярминкәгә килдем. Барлык умартачылар да үз продукциясен киштәләргә тезү белән мәшгуль. Минем янга Ырынбур номерлары белән машина килеп туктады да сатучысы, бал мичкәлә-рен бушатып, машинасын читкә илтеп куйды. Ярмин-кәнең нәкъ кызган чорында ирле-хатынлы икәү бал сайлап йөри. Күренеп тора, акчага интегүче кешеләр түгел. “Без Ырынбурдан махсус башкорт балын сатып алырга килдек”, — ди үзләре. Барлык умартачылар яныннан йөреп, бал тәмләп чыгудан соң минем күршедән — Ырынбурдан килүчедән күпләп бал сатып алдылар. Без — моны искә алып торган умартачылар — Ырынбурдан килеп, шул Ырынбур балын саранлык аркасында сатып ал инде, дип көлеп тә, аптырап та калдык.