Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 август 2019, 23:40

Чакмагышта Радий Хәбиров урак барышы белән танышты

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Чакмагыш районының "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында урып-җыю барышы белән танышты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Чакмагыш районының "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында урып-җыю барышы белән танышты.
Предприятиенең генеральный директоры Вадим Соколов республика җитәкчесенә хәзер биредә арыш уңышы җыю эшләре баруы турында сөйләде.
Урып-җыюның актив фазасына һава шартлары комачаулый. Әмма шуңа да карамастан, аграрийлар бөртекле культуралардан яхшы уңыш алырга өметләнә.
Радий Хәбиров алдагы уңыш бәяләре, комбайнчылар һәм механизаторларның хезмәт хакы белән кызыксынды. Вадим Соколов сүзләренә караганда, комбайнчылар уртача 30-35 мең сум хезмәт хакы ала, хуҗалык кыр эшләрен үзләренең ашлык җыю техникасы белән тулысынча башкара, ә яңа уңышны әлегә сатарга ашыкмыйлар.
Радий Хәбиров шулай ук кара-чуар токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермада да булды. Вадим Соколов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта һәр сыердан тәүлеклек уртача савым 27 килограмм тәшкил итә, күләмне арттыру өчен мөмкинлекләр бар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: