Куйбышев ис. кооператив икътисади-тотрыклы үсеш юлында, һәр елны табыш белән төгәлләп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында район күләмендә генә түгел, республика буенча да алдынгы позицияне били.
Хуҗалыкның отчет җыелышында кооператив рәисе Вадим Авзалов төп докладта коллективның эшчәнлегенә анализ ясады, эш күләмен арттыру өчен күп кенә чаралар күрелүен билгеләде, һәр механизаторның, водительнең, терлекченең һ.б хезмәтенә бәһа бирде.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов катнашып, алдынгыларга муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырды.